Теләнче Тамак авылы мәчетләре язмышы

Теләнче Тамак авылы мәчетләре язмышы 13 Февраля 2011

Теләнче Тамак авылы шикелле бай тарихлы, йөрәкләрне өзгәләрдәй әче язмышлы тагын берәр авыл бар микән! Үзенең 400 еллап яшәү дәверендә ул ниләр генә күрмәгән дә, ниләр геннә кичермәгән.

19 нчы гасыр урталарыннан Октябрь революциясенә кадәр чорда бу авылның иң чәчәк аткан, гөрләгән еллары булгандыр. Бигрәк тә Хәлфиннәр яшәгән вакытта авыл тамырдан үзгәрә. Акылга сыйдыра алмаслык зур-зур таш пулатлар, йортлар калкып чыгалар. Алар авыл халкы өчен агачтан һәм таштан бик зур ике мәчет, ике катлы итеп кызыл кирпечтән ир балалар мәдрәсәсе һәм кыз балалар өчен дә агач мәдрәсә салдырганнар.

Кемнәр алар Хәлфиннәр? Бу атаклы нәселнең чылбыры кемнән башлана? Бу якларга ничек килеп чыкканнар? Нәсел башында Сәгыйть Хәлфин торган. Ул Казанның Иске татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 нче елда туган. Аның гомере мөгаллимлектә үтә. Сәгыйть Хәлфин 1785 нче елда вафат була.

Улы Исхак Хәлфин дә әтисе эшен дәвам итә. Ул тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Ул чакта татар теле бик күп дәүләтләр белән халыкара аралашу теле булып исәпләнә.

Исхак Хәлфиннең икенче улы Садыйк Хәлфин. Башка туганнарыннан аермалы буларак, үзен хуҗалык өлкәсендә зур оештыручы итеп таныта. Хәзерге телдә без аны эшмәкәр дияр идек. Ул берничә мәртәбә Минзәлә ярминкәләрен күреп кайта. Аңарда шул якларда үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрү хыялы кузгала. Ул Чаллы шәһәреннән ерак түгел Теләнче Тамак авылында җир сатып ала.

Садыйк, Габдрахман Хәлфиннәрнең Теләнче Тамакка килгәндә артык зур байлыклары булмаган. Алар Биклән сәүдәгәре Хаматшаның кызларына өйләнгәннәр. Сәүдәгәр Хаматшаның ир балалары булмаган. Әтиләренең кызларына 33 әр мең сумлык мирасы калган. Шул акчага Хәлфиннәр сәүдә эшен башлап җибәргәннәр. Шул вакыттан башлап бу авылда Хәлфиннәр нәселе дәвам итә башлый. Хәлфиннәр чорында Теләнче Тамак мәдрәсәсенең чәчәк аткан чоры була. Малайлар өчен кызыл кирпечтән ике катлы, ә кызлар өчен агачтан мәдрәсәләр төзелә. Таш мәктәп карабодай кибәге ягып җылытылган. Мәктәпнең подвалына урнашкан мичнең төтене стена эчендәге юллардан узган һәм мәктәп стена аша җылынган.

Мәдрәсәгә якын-тирә авыллардан да балалар җыйнала. Дини укулардан тыш математика, тарих, география, табигать белеме, гарәп теле укытыла. Мәдрәсәнең беренче мөдәррисе – Әгерҗе районының Балтач авылы алпавыты Зөбәер улы Габделҗаббар була.

1910-1912нче елларда мәдрәсәдә 500 шәкерт, кызлар мәдрәсәсендә 300 кеше укыган.

Ике мәчете һәм аларда ике мәхәлләсе булган Теләнче Тамак авылы үзенең бай тарихы белән хәзерге буын кешеләрендә горурлык хисе уята. Бу язмабызда сүз, даны ерак чорларга таралган мәдрәсә һәм таш мәчет, хәзерге “Фәйзрахман” мәчете турында барыр.

Теләнче Тамакның беркатлы таш мәчете һәм мәдрәсәсе 19 гасырның икенче яртысында сәүдәгәр Зариф Хәлфин ярдәмендә төзелгән дип күрсәтелә. Ә авылның агач мәчете 1878 нчы елда шул ук Зариф тарафыннар төзелеп, мәчет искерү сәбәпле, 1913 елда Хәлфиннәр тарафыннан яңартылып салынган.

Ислам тарихында яңа этап 1917 нче елдан соң башланды. 1918 нче елның март аенда В. И. Ленин фәрманы белән “Дәүләт һәм мәктәпләрне диннән аеру” дигән указ игълан ителде.

1927-1957 елларда, ягъни 30 ел дәвамында дин “халыкларның опиумы” дип игълан ителде дәүләт һәм мәктәпләр диннән аерыла.. Шуның ачык нәтиҗәсе буларак 14 мең мәчет җимерелә һәм эшчәнлегеннән туктатыла. Атеизмның салкын сулышыннан Теләнче Тамак авылы да читтә кала алмый. 

“Фәйзрахман” исемен йөртүче мәчетебезнең язмышы да әлеге вәхшилеккә дучар ителә. Өлкәннәрнең сөйләве буенча мәчет манарасы таштан эшләнеп акка буялган, ә манараның конус өлеше тактадан ясалган була. Мәчетләрдә гыйбадәт кылулар бетерелгәч, аның бинасын нинди максатларда файдалану мәсьәләсә килеп чыга. Авылга ямь өстәүче гыйбадәт йорты агач мәчет клубка әйләндерелә. 1930нчы елда манарасы аударылган таш мәчет, 1970нче елга кадәр укыту-спорт вазыйфаларын башкара.

Шул чордан башлап таш мәчет өчен тагын да караңгы чорлар башланды.  Башында Теләнче Тамак җирле үзидарәсе торган хәлдә мәчетнең таш һәм металл коймалары авылның балалар бакчасын әйләндереп алуга тотыла. Морҗалары сүтелеп кирпечләре аерым кешеләргә бирелә.

Инде чират мәчет стенасын җимерүгә килеп җитә. Барокко стилендә төзелгән 20нче гасырның тарихи истәлекләренә керүче бина әнә шулай мәсхәрәләнүгә дучар ителә. Сарык-кәҗәләрен көтүгә куа белмәүче бу чор кешеләренең мал-туарлары мәчет эче даими яшәү урынына әйләнә. 

1930 елларда агач мәчеттә мулла булып Гайфулла Калимуллин тора һәм бу эшне мәчет манарасын кискәнче башкара. Ак мәчеттә мулла вазыйфасын Димулла хәзрәт  башкара.

1935 елны район оешкач авылда гыйбадәт кылулар туктатыла, җыйналышып Аллага табынулар тыела.

Шулай булса да, ничек кенә кысырыкласалар да, халык барыбер ислам дине кануннарын үтәргә тырыша, ничек кенә куркыныч булса да, элеккеге традицияләрне өзеп ташламый. Дини бәйрәмнәр, мәет озатулар дин таләпләренә туры китереп үтәлә. 

Әнә шундый буталчык чорларда да авыл халкы аерым йортларга яшерен генә җыелып булса да динне саклыйлар. Тырыс Гыйлметдине ачыктан булмаса да халыкта мулла булып исәпләнә. Бөтен мәет юу, ислам буенча соңгы юлга озатуларны, багышлау йолаларын да ул үти. Хуҗасыз калган бик күп биналар  язмышы да аянычлы тәмамлана, күбесе җимерелә, сүтелә. Таш мәктәп озак еллар башлангыч мәктәп булып торса, агач мәчет клуб ролен үти. 1990нчы елда гына агач мәчетнең язмышы  уңай  якка үзгәрә. Район җитәкчелеге мәчетне торгызуга акча бүлеп бирә.

1990нчы елның май аендан типтәр мәчетенең кабат үз тормышына әйләнеп кайткан көне дип исәпләргә була. Яңа ачылган агач мәчетнең имамы итеп Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ветераны Нуриәхмәтов Муллаәхмәт билгеләнә һәм ул шушы вазыйфаны 2004 нче елга кадәр башкарды. Хәзерге вакытта имам вазыйфаларын Җәүдәт Габитов башкара. Бүгенге көндә “Типтәр” мәчете икенче мәхәлләгә карый.

Таш мәчет тә озак еллар ташландык хәлдә була. Мәчетне торгызуга шушы авыл кешесе Закиров Рөстәм Фәйзрахман улы алына һәм ул яңа баштан торгызыла. 1998 нче елда бу мәчет тә тантаналы төстә ачыла, шул көннән башлап халыкка хезмәт итә. Халык тарафыннан яратып кабул ителгән Салават хәзрәт Ясәви улы авылда гына түгел, “Фәйзрахман” мәчетенең дини эшчәнлегендә тирән эз калдырды. Ул Чаллы шәһәренең “Йолдыз” мәдрәсәсендә ислам белеме ала. Вафат булганчы “Фәйзрахман” мәчетендә имам-хатыйб булып торды. Хәзерге вакытта имам-хатыйб вазыйфасын Фалих Миңневәли улы Арсланов башкара.

“Фәйзрахман” мәчете каршында Коръәнгә, ислам дөньясына багышланган күп кенә әдәбият тупланган. Бүгенге көндә нәшер ителә торган гәҗит һәм өстәмә кулланмаларның җыентыклары бик кадерләп аерым-аерым беркетелеп сакланалар.

Ураза вакытларында, Корбан һәм башка бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә авылыбыз мәчетләреннән эфирга чыккан азан авазлары күңелләрне сафландыра.

Кайчандыр язмышлары читкә алып киткән авылдашларыбыз кунакка кайткач иң беренче изге эш итеп авыл мәчетләренә килеп хәер-дога кылуларын изгелек итеп саныйлар, намазларда катнашалар. Туганнары рухына багышланган хәер-садакаларын калдыралар.

Авылыбызда мәчетләребез торгызылгач бик күп кешеләр яшәү рәвешләрен үзгәрттеләр, күпләп мәчеткә җомга намазларына йөри башладылар. Халкыбыз дингә тартыла, монда, һичшиксез, мәчетләребезнең роле бәяләп бетермәслек зур. 

 

Әнисә СӘХӘБИЕВА,

Түбән Кама

Фотода: "Типтәр" мәчете  


Количество показов: 6366

Возврат к списку