Год выпуска: 1915


Тәүһит. 

          16нчы санда “Аллаһның берлегенә игтикадь – Исламны вәҗиб итәдер” дигән идем: хәзрәти Мөхәммәднең китергән нәрсәләре арасында иң мөһим нәрсә “мәгъбүд”нең берлеген аңлату иде. Бөтен исламның асасы шул “Тәүһит”тер. Шул игтикатадан туадыр берлек, шундан туа мәхәббәт, шундан туа саулык, шундан туа тынычлык, шундан туадыр аның бөтен динләргә галибәсе вә бөтен дөньяга астеләсы. Чөнки тәүхид, бөтен инсанларның, хайванларның, небәту мәгъдәнеләрнең, безгә беленгән вә беленмәгән һәр нәрсәнең мәгбуде “бер зат” дию игтикад итмәк вә бар нәрсәләрдә аның гыйбады = коллары, вә бу җөмләдән садыр булган җәмигъ эшләрдә анларның мәгбудләренә гыйбадәтләре дип белмәктер. Коръәннең иң күп аятьләре шул тәүхидне аңлату өчен бәян ителгән . Хәзрәти Мөхәммәднең мөшрикләрдән вә әхле китаптан бөтен дошманлары да шул тәүхидне аңламаган яки аңлыйсы килмәгәндән килеп чыккандыр. Аның ата-бабалары дине рәхбән вә хебәрга булган игтикадларына тыюы да шул аларның тәүхид белән оешмаганлыгыннандыр. 

Бер көн кураишның олуглары Абу Талибта араларында булып Мөхәммәд г.с.гә әйттеләр: Син ни эшлисең бөтен сынымларыбызны юкка чыгарасың, аларны юкка чыгарсаң бөтен кабиләләрнең безгә амәнәтләре бетә, ул тәкъдирдә безнең бөтен сигаттемезнең сәбәбе, гарәбстанның бер башындан икенче башына мал күчерүдән гыйбарәт булган тиҗарәтемез бөтенле бербад булачак. (тулысынча юкка чыгачак) Кил зинһар син безнең шул хәерле ашымызны бозмас өчен генә булса да бу догаңны куй дип үтенделәр. Ул аларның сүзләре тәмам булгач, торып әйтте: Әй җан карендәшләрем! Сезгә бундан да файдалырак ашларны сөйлимме? Диде. Сөйлә бәкалем диделәр. Ул “Лә Иләһе иләллах” җөмләнең мәгбуде бер зат икәнен аңлавыгыздыр диде. Абу Ләхәб торып хаман шул бер сүзең булды, дип, мәҗлесләрен таратып чыгып киткән.

Вакыйга бөтен муҗидәт бер затның ирадәсенә хезмәт иткәнен белсәк бөтен барлыгымыз, шатлыгымыз, тормышыбыз, кайгымыз андан гына булган шул ук  затның ризасына хилаф уларак (игтикадчә) аның хезмәтләрендә булынмавымыз ,гакылның беренче нәзерендә үк һәм оят һәм гаеп һәм гонаһ буладыр.

Мәсьәлә яхшырак аңлансын өчен әйтәм: бу игтикадада булган кеше үзен бөтен инсанлар белән бергә газыйм бер бәйнең яки падишахның хезмәтчеләре кабылендән күрәдер. Нотык бәйнең хезмәтчеләре бер-беренә хадимтеләре вә вазыйфалары лазымлары никадәр төрле-төрле булса да бер-беренә бу безнең каравылчы, бу безнең йөк ташучы, бу безнең балта остасы, бу безнең катыб, бу безнең пирказщик диеп карый да, анда булган кысырларын күрсә, ояла, ислах әйтәсе килә, агыр вазыйфасын яхшы үтәгәнен күрсә,үзе эшләгән эшне шатланган кеби шатлана., вазыйфасын үтәгәндә мәнгеләргә юлыккан күрсә, аңа каршы тырыша, кадәр төссезлеген күрсә аңа, вазыйфасын үтәүдә кадеренсезлеген күрсә, ярдәм итәргә тырышадыр.

Вә әлхасил ул аның кысырлы яки үлү гаҗез булганын бер дә күрәсе килми, аның саләмәт, җитеш, камил булганын гына күрәсе вә беләсе киләдер. Чөнки аның эшен бергәлек эш, аның кимален вә кысурын бергәлек камил вә кысул дип беләдер. Шуның шикеллек җамиг инсанларның мәгъбүде, хуңасы, иясе бер зат., җәмиг инсанлар аның коллары хадымтүчеләре, җәмиг аш аның ашы икәнен белгән кеше дә, анларның авыру вә кысырлы булуларын тели алмыйдыр, бәлки аларның камил вә сәламәт булып үзләренең вазыйфаларында булуларын гына күрәсе вә ишетәсе киләдер, аларны күргәнвә ишеткән саен шатларна вә мәмнүн буладыр.

Бу игтикадтан арада дошманлыклар бетеп мәхәббәт туадыр. Мәхәбәттән ярдәмләр вә фидалыклар туадыр. Бу мәхәббәт вә ярдәм фидаялкеләрнең кот вазгыйфемез көр игтикадның тәүхиднең коты вазгыйфе микдарынча буладыр. Бу игтикадның хосулыөчен һәр нәрсә дә дөрест нәзер йөретергә кирәк: мәсәлә, мин үземне яхшы беләмен ки, мин юк идем бер зат мине анам карынында яратты, сурәт бирде, җан бирде куалар бирде, соңра тудырды, анамга биргәне фукалгада бер мәхәббәт белән тәрбияләде, үстерде, ашарга тешләр, йөрергә аяк, тотарга кул, хаҗәтләремне аңлатырга тел,  фаъидә вазыррымны аңларга гакыл биргәч, нык кодрәт ,вә кодрәтемдә булганны камил үзем теләгәнчә тысарыф итәргә камил ихтыяр бирде. Мин бу кадәр тимәдем булган нәрсәләрне тиешле рәвеште тәсриф итсәм, дөнья вә ахирәт мәсгуд бәхтияр булам, мыса хәле итсәм бәдбәхет вә явыз буламын дию белдерде. Ике тәгъдирдә дә рәхәт вә газапны үзем касыйп иткән булам “Аллах Тәгалә микә залим итте” диярлегем калмыйдыр. Бу кадәр нигмәтләрнең миңа бирелүендә башлап минем һич бер истәхкагым хәтта белүемдә юк иде.

Шулай булгач мин аның бер хикмәт вә мәслихәт өчен  яратылган бкр “колы” бындасы булам. Ул мине ни эшләтергә теләсә хаклы, минем хуҗам, минем  мәгъбъдем була. Минем эшләгән барча эшем дә аның хидәмте вә гыйбадәте буладыр.

Бер колны акча биреп алса, аңа хуҗа булып аның төрле хидамтләренә вә үзен теләсә ни эшләтергә хаклы булса баш алахалык булган зат белән мәхлукнең арасында мөнәсәбәт 100 мен мәртәбә артык буладыр. Бәс бер кол белән хуҗаның арасында булган шундый нисбәткә  “коллык” диләр. Бу мөнәсәбәт Аллаһ белән бәндә арасында булган мөнәсәбәтне аңлатырга гына ярый. Юкса араларындагы тифәвәт бер дә кыяс вә быянны кабул итмидер.

Ахмедзян Мустафа (преподаватель медресе “Мухаммадия”)

№18, 1915, журнал “Дин вэ эдэп”.

 



Назад в раздел

Guest, 02.03.2011 01:29:45
Дин вэ эдэп
моны татарча язып булмый идеме әллә?

      

Исламское искусство занимает одно из важнейших мест в истории мировой культуры, но, к большому сожалению, современному человеку она практически неизвестна.
Что знает житель современного мегаполиса о великой и уникальной культуре, зародившейся много веков назад на Ближнем Востоке? Крайне мало. Немного слышал о поэзии Омара Хайяма, чуть-чуть – о великом ученом Ибн Сине, читал о Тадж-Махале и, пожалуй, все…
Тем не менее, исламская культура оставила свои следы в истории многих народов на разных континентах.
Еще в VIII веке нашей эры, в период расцвета Арабского халифата, на Ближнем Востоке произошел расцвет эры художников, поэтов, архитекторов и философов. Благодаря этому событию, исламское искусство бессмертными произведениями и трудами великих мусульман подтолкнуло к постепенному росту и европейскую культуру, явив прекрасные образцы стихов и памятников.
Невозможно представить современную медицину, не опирающуюся на трактаты Ибн Сины, математику – без трудов ал-Хорезми, а произведения поэта-суфия Руми наложили ощутимый отпечаток на традиции стихосложения многих стран мира.
Исламская культура – огромный пласт, без которого весь современный мир имел бы совершенно иной облик – простой и не такой красочный.