16.05.2017

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының

  Диния Нәзарәте

Голәмәләр шурасы

 

Ответственный за разработку:

Сабиров Нияз-хазрат


Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә расүүлиһил кәрим үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгиин.

 

Бөтен галәмнәрнең тәрбиячесе булган Аллаһы Раббыбызга биниһая хәмед-сәнә, шөкраналарыбыз булса иде.  Безнең өчен һәр хәлебездә иң күркәм үрнәк булган нурлы пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, күңел түрләребездән  чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. Безнең эраның алтынчы гасырында, бу дөньяга бөтен кешелек өчен үрнәк камил кеше җибәрелә – соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам. Бөек Аллаһ изге Коръәндә җирдәге һәм Ахирәттәге тормыш бәхетле булсын өчен, барлык кешеләргә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә иярергә куша.

Кеше туганнан ук төрле ситуацияләрдә үрнәккә мохтаҗ. Тел, дин, гадәт, фикер, гамәл – барысы да шәхесне фомалаштыра. Кеше боларны тирә яктан үзенә сеңдереп бара. Тәрбия һәм белем алуга гаилә, мәктәп һәм, гомүмән, җәмгыятьнең уңай һәм тискәре үрнәкләре тәэсир итә.

Кешенең рухи тәрбиясенә, иң беренче чиратта, көчле рухлы шәхесләр йогынты ясый. Кешенең энергияле кешеләргә иярүе – табигый хәл, шуңа күрә, көчле шәхес уңай яки тискәре үрнәк күрсәтсә дә, янына үзенә иярүчеләрне җыя. Моңа мисал итеп, хәзерге “поп-йолдызлар индустриясе”н күрсәтергә була. Алар кешеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп итү белән шөгыльләнә, үз кесәләрен калынайту өчен, аларның аңын һәм җанын яулап ала.

Кеше тормышы үрнәк, идеал, камиллек һәм яшәеш мәгънәсе эзләүдә үтә. Кешенең җаны курку, хәвеф һәм билгесезлектән азат булырга тырыша, яктылыкка омтыла, тынычлык һәм бәхет тели. Мөстәкыйль рәвештә мәшәкатьле тормышта иярергә мөмкин булган, ышанычлы үрнәк табу – бик авыр эш, кайгылардан һәм үкенүләрдән котылу мөмкин түгел. Язучы, философ, психологлар дөньяга кеше яратырлык нинди генә фикер бүләк итсәләр дә, кешенең рухи сусавын тулысынча баса алмыйлар. Шуңа күрә, кеше нинди генә дәвердә яшәмәсен, дингә, Аллаһка мөрәҗәгать итә. Бөек Раббыбыз аны кабул итә, догаларына җавап бирә, төрле сынаулардан үткәрә. Җан Аллаһка мөрәҗагать итеп, тынычлык һәм куаныч таба.

Бөек Аллаһ кешеләргә тормышта туры юнәлеш табарга ярдәм итә. Бөек Раббыбыз кешеләргә Изге Китаплар һәм үз тормышы белән Илаһи кануннарны ачып бирүче пәйгамбәрләр җибәрде. Пәйгамбәрләр – кешеләрнең тәрбиячеләре, алар тугры, гадел, тәкъва булмаган кешеләр җәмгыятенә җибәрелделәр.

Бөек Аллаһ пәйгамбәрләренә махсус сыйфатлар бирә: “садыйк” – бирелгән сүзгә тугрылык, пәйгамбәрләр беркайчан да ялганламый; “аманәт” – ышанычлык, пәйгамбәрләргә төрле эшләрдә таянырга була, алар җаваплы һәм аларга ышаналар; “фатыйнәт” – пәйгамбәрләр иң акыллы кешеләр; “гыйсмәт” – пәйгамбәрләр кечкенә һәм зур гөнаһлар кылмый, ләкин алар кеше булганлыктан, алар тарафыннан зур булмаган хаталар эшләнә, ул гамәлләрне башка кешеләр кылмас өчен, Аллаһы Тәгалә ул хаталарны төзәтә. “Тәблигъ” – Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен кешеләргә җиткерү, алар Аллаһның сүзләрен яшермиләр һәм үзләреннән бер сүз дә өстәмиләр. Мөхәммәд пәйгамбәр һәркемгә үрнәк!

Мөхәммәд галәйһиссәлам, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин.

Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар пәйгамбәребездә иң камил дәрәҗәдә була. Коръәндә әйтелгән: “Тәхкыйк, Аллаһ Рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһтан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә, Аллаһны күп зекер итүче мөэминнәр өчен” (Әхзаб – Гаскәрләр сүрәсе, 21 аять).

Коръән Аллаһ илчесе галәйһиссәламнең әхлак чыганагы булган. Ул Коръән Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръән Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган. Ул Аллаһка ошамаган гамәл кылучыларны хөкем иткән һәм шелтәләгән. Рәсүлебез галәйһиссәлам Аллаһ риза булмаган нәрсәләр өчен генә ачуланган.

Аллаһ илчесе галәйһиссәлам югары дәрәҗәдә намуслы һәм ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә кеше булган. Ул әхлакый, саф фикер йөртергә яраткан. Аллаһ илчесенә галәйһиссәлам тупаслык, әдәпсезлек һәм оятсызлык ят булган. Ул беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әгәр кемдер аннан берәр нәрсә сораса, яки берәр нәрсә белән кызыксынса, Аллаһ илчесе галәйһиссәлам һәрвакыт йомшак һәм төпле итеп җавап биргән, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаган. Ул беркайчан да әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән. Әгәр берәрсенең сүзе чамадан чыкса, ул галәйһиссәлам аны я кире каккан, я торып киткән.

Аллаһ илчесе галәйһиссәлам күршеләрен хөрмәт иткән һәм кунакларын ихтирам белән кабул иткән. Аның Аллаһ өчен хезмәт итмәгән яки яхшы гамәл кылмаган бер генә минуты да булмаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам  киләчәккә өмет белән караган, төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Ул ике эшнең берсен башларга кирәк булганда, аларның иң файдалысын сайлаган. Ул бәлагә төшкәннәргә ярдәм итәргә һәм мәзлүмнәрне коткарырга яраткан.

Аллаһ илчесе галәйһиссәлам үзенең тарафдарларын бик яраткан, алар белән еш киңәшләшкән һәм алар турында кайгырткан. Әгәр тарафдарларыннан берәрсе авырып китсә, ул аларның хәлен белергә бара торган булган. Әгәр берәрсе югалып торса, пәйгамбәребез галәйһиссәлам аны эзләгән. Берәрсе вафат булса, аның хакына дога кылган. Ул галәйһиссәлам һәрвакыт башкаларның гафу үтенүен кабул иткән, аның өчен көчле дә, көчсез дә үз хокукларында тигез булган. Сүз остасы буларак, пәйгамбәребез галәйһиссәлам күп төрле гыйбрәтле хикәяләр һәм тарихлар сөйли торган булган. Ул һәрвакыт дөресен генә сөйләгән.

Аллаһ илчесенең тәрбиялеге һәм әдәплелегенә килгәндә, ул тарафдарларына бик мәрхәмәтле, хөрмәтле мөнәсәбәттә булган, кысан җирдә һәрвакыт башкаларга күбрәк урын калдырган. Берәрсен күрсә, ул аны һәрвакыт беренче булып сәламләгән.

Аллаһ илчесе галәйһиссәлам бик тыйнак булган. Кешеләр җыелган җиргә яки җыелышка килгәч, ул урын бар җиргә утырган һәм моның белән барысының да бертигез хокуклы икәнлеген ассызыклаган. Әңгәмәдәше белән утырганда, беркайчан да аннан алда торып басмаган. Ашыккан вакытта һәрвакыт гафу үтенгән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам беркайчан да ярлыларга фәкыйрьлекләре өчен җирәнеп карамаган, байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән. Ул һәрвакыт иминлекне югары куйган. Ашаганда, эчкәндә уң кулын файдаланган, чөнки аңа Аллаһ шулай кушкан. Ул хуш исләрне яраткан: суган, сарымсак кебек начар ис таратучы нәрсәләрне сөймәгән. Аллаһ илчесе галәйһиссәлам үзенең тарафдарларыннан киеме белән дә, җыелышларда утырган урыны белән дә аерылып тормаган. Берәрсе килсә: “Ә сезнең кайсыгыз Мөхәммәд соң?” – дип сорый торган булган.

Мөхәммәд пәйгамбәр киемнәрдән ашык сөягенә кадәр җитүче озын җилән киеп йөрергә яраткан. Кием-салымда да, ризыкта да бернинди  артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, ә уң кулының чәнчә бармагында көмеш балдагы булган.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтте: “Ий кешеләр, тәхкыйк, сезгә үз арагыздан пәйгамбәр килде, Аллаһка карышуыгыз аңар авырдыр, сезнең иманга килүегез өчен ул бик тырышучы, мөэминнәргә шәфкатьледер” (Тәүбә сүрәсе).

“Күңелебездә пәйгамбәребезгә мәхәббәт бармы?” - дигән сорау бирәсе килә.

Ни өчен без бәхетсез соң? Бездән Раббыбыз канәгатьме? Тормышыбыз кая бара? Без кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә? Без аларга ярдәм итәбезме, аларны аңлыйбызмы? Яисә без үзебез турында гына уйлыйбызмы?

Сорауларга җавап табыйк та, тормышыбызны үзгәртик, җәмәгать.



Теги: 

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.