06.08.2017 Бөтен галәмне һәм анда булган һәрнәрсәне юктан бар кылып, аларны һәр кирәк-яраклары белән тәэмин итеп, тәрбия кылучы, мәңгелек, ахирәт көненең дә хуҗасы булган Аллаһ Тәгаләнең исеме белән башлыймын.

Һәм шушы галәмнәргә рәхмәт өчен яралткан һәм бәндәләрнең дә иң хәерлесе, пәйгамбәрләрнең дә иң әфзале (бөек дәрәҗәлесе), ахырзаман Пәйгамбәре Мөхәммәд (г.с.)гә: "Без синең өммәтеңнәнбез", - дип бәгырьләребезнең түреннән салаватлар юллап, Аллаһ Раббемыз, аның рухына ирештер дә рухын шат кыл, безгә аның Шәфәгатен насыйп ит, дип догалар кылып өмет итәбез.

Шулай ук ул Пәйгамбәргә иман китереп, беренчеләрдән булып аңардан Аллаһның сүзләрен - Коръән аятьләрен ишетеп, шуның белән гамәл кылган, шуның һичбер сүзен, хөкемен Үзгәртмичә буыннан-буынга тапшырып, дәвам итүчеләр Пәйгамбәребезнең җәмәгатьләренә һәм сәхабәләренә, аларга Ияргән иман әһелләренә, сез һәм безләрне тудырып үстергән ата-аналарыбызга кадәр булган иман әһелләренә хәер-дога һәм сәламнәребезне ирештереп, аларның рухларын шат, Җаннарын рәхәттә кылса иде, дип Аллаһка тапшырам. Шулай Ук сез мөэмин-мөэминә кардәшләремне дә иң күркәм бүләк белән: «Әссәламүгәләйкүм үә рахмәтуллааһи», дип тәбрик итәм.

Мөхтәрәм кардәшләр! Сезгә күркәм холык хакында хәлемнән килгәнчә аңлатмакчы булам. Нәрсә ул күркәм холык? Коръән Кәримнең 68 нче «Каләм» сүрәсенең 3-4 нче аятьләрендә Аллап Тәгалә Үзенең сөекле хабибе Мөхәммәд (г.с.)гә әйтә:

«Вә иннә ләкә лә әҗран гаира мәъмнүүн» - Дөреслектә, сиңа һич киселми торган әҗер-саваплар буятучыдыр.

«Вә иннәкә ләталәә хулүкыйн газыыйм» - Син күркәм холыкларның иң бөек дәрәҗәсенә ирешүчесең. Син пәйгамбәрлек бурычын алын, кавемеңнең җәбер, золымнарына сабыр итеп, ул рәнҗетүләргә каршы күркәм холык белән җавап биреп, эшеңне тугрылык белән үтәүче булдың, - дип Аллап Тәгалә Мөхәммәд (г.с.)не мактап сөендерә .

3 нче «Гыймран» сүрәсенең 159 нчы аятендә әйтә: «Фәбимәә рахмәтим-минәл-лааһи лиңтә ләһүм» -Ходайның рәхмәте белән күркәм холыклы, йомшак сүзле булдың син, әй, Мөхәммәд (г.с).

«Вә ләү күңтә фәззан галиизаль-кальби ләңфәддуу мин хәүлик» - Әгәр син явыз холыклы, ачучан, каты күңелле, шәфкатьсез булсаң, әлбәттә, халыклар синең яныңнан таралырлар иде. Әле ул гына да түгел, тагын алар өчен истигъфар да кыл, ягъни Лллаһтан кимчелекләрен, хаталарын ярлыкавын сора һәм үзең аларны гафу ит, - ди.

«Фәгъфү гәнһүм вәс-тәгфиръ ләһүм», - ди. Кайбер галимнәр: иң олуг күркәм холык ул — Коръән әдәпләре, — дигәннәр. Менә шул күркәм холыкларның һәрбарчасын да безгә әйтүче-өйрәтүче һәм шуны гамәлдә күрсәтүче булып килгәнлеген бер хәдистә әйткән («Җәвамигуль-кәлим шәрхе», 112 нче сан): Мин күркәм холыкларны җиренә җиткереп, тәмамы белән өйрәтер өчен яралтылдым, - дигән. Әлбәттә, бөтен пәйгамбәрләр дә күркәм холыклы, сабыр булганнар. Әмма Мөхәммәд гәләйһиссәлләм исә башка пәйгамбәрләргә караганда да аерым бер гүзәл сыйфатта булып, ул дөньяга килгәнче, Гайсә (г.с.)нән соң 570 ел вакыт үткән. Шул арада әдәм балаларында һәртөрле бозыклыклар барлыкка килә. Аллаһ Тәгаләгә генә гыйбадәт итәсе урынына динне үзгәртеп, Аллаһтан башкага табынганнар. Хәтта Гайсә (г.с.)нең үзен дә: Аллаһ баласы, дип, анасын икенче Аллаһны тудыручы, дип танып, шундый наданлыкка кадәр җиткән мөшрикләр чорында, кем нәрсәгә теләсә, шуңа табынган һәм көтү-көтү коллар тотып, кемнең кабиләсе зур, шул халыклар өстеннән көн күргән заманда дөньяга килгән. Шуның өстенә ул туган чагында әтисе инде вафат булган. Инде ул ятимне әтисе белән бертуган абзасы Әбү Талиб тәрбиягә ала. Менә шуңа күрә аны «Әбү Талиб ятиме» дип йөрткәннәр. 6 яшькә җиткәндә бабасы Габделмоталиб вафат була. 8 яшеңдә әнисе - Әминә Вәһәб кызы да вафат булып, шыр ятим булып кала. Шунлыктан аның ата-ана ягыннан яклаучысы булмый.

40 яшендә Аллаһ Тәгаләдән аңа иң олуг бурыч, пәйгамбәрлек Вазыйфасы әмер ителә. Инде пәйгамбәр Вазыйфасының нинди хезмәт икәнлеген күз алдына китерү дә кыен һәм куркыныч. Нинди зур вазыйфа, нинди зур җаваплылык, нинди затлар белән көрәшү. Шулар белән көрәшер өчен аның ягында әле һичбер кеше дә юк, бер ялгызы. Менә шуңа күрә дә ул затта нинди сабырлык һәм нинди күркәм холык булырга да, ничек тәвәккәллек кылып эшкә керешергә кирәк. Жңтмәсә әле үзе укый-яза белмәүче бер зат. Димәк, бу вазыйфага керешер өчен иң беренче урында торган көч - ул исә Аллаһ Тәгаләгә кешенең ышануыдыр (көчле иман). Аллаһның әмерен баш тартмыйча кабул итеп, шушы зур кабиләле, бай һәм шәфкатьсез мөшрикләр белән сәяси көрәшкә, ягъни аларны хаклыкка, бер Аллаһка гына ышанырга һәм Аңа гына гыйбадәт кылырга, колларны азат итәргә, Аллаһ кушканча, маллардан зәкят бирергә һ.б. белән боерып эшкә керешә. Әлбәттә, аның бу эше, бу сүзләре әнә шул азган халыкларга, мөшрикләргә (күп алладылар) бер дә ошамый. Алар өчен бу көтелмәгән яшен сугу, яки җир тетрәүдән дә авыр хәл була. Чөнки аны бу көнгәчә "Мөхәммәдел Әмин" (ягъни бу кешенең кулыннан да, теленнән дә кешеләр имин-куркынычсыз) дип йөриләр иде. Ниһаять, шундый кеше үзләренең бу көнгә кадәр булган гореф-гадәтләренә һәм табынган потларына каршы чыга. Шуңа мөшрикләрнең бик ачулары кабара. Әнә шушы «Әбү Талиб ятиме»нең шулай каршы чыга алуы башта бер көлке кебек күренсә дә, бара-тора алар аңа каршы бик ныклап, зур җәбер, золымнар күрсәтергә тотыналар. Шушы пәйгамбәрлек Вазыйфасына (хезмәтенә) ярдәмче булып иң беренче иман китерүче — Пәйгамбәребезнең беренче хатыны, без - мөэминнәрнең анасы Хәдичә, ирләрдән Әбү Бәкер һәм балалардан Гали разый Аллаһү гәнһүм булдылар. Менә шул өч зат белән Ислам дине, чиктән тыш азган халыклардан соң яңадан Аллаһ Тәгалә Үзе риза булачак хәл һәм шуннан соң кабат пәйгамбәр килмәячәк көн башланып китә. Шунлыктан халык телендә: шул көннән Ислам дине башланды, дигән сүз йөри. Бу сүзгә дәлил итеп менә бу хәдис кулланыла. Пәйгамбәр (г.с.) әйткән: «Дин башланды гариб (кешеләргә ят-чит бер нәрсә булып) булып, тиздән ул яңадан шул гариб хәленә кайтыр. Ни сөенеч, ул гариб хәлендә дә ул динне тотучыга». Менә шул хәлендә, динчеләрдән көлгән, аларны артта калучы дип кешелектән сызып ташлаган кешеләр арасында шул динне кабул итеп, фарыз, вәҗибләрне, сөннәтләрне үтәп, хәрамнардан сакланып яшәү, әлбәттә, җиңел түгел. Шуңа күрә дә Пәйгамбәр (г.с.) менә мондый хәдис әйткән: «Мән тәмәссәкә би сөннәти гиндә фәсәди өммәти фә ләһү әҗре миәтә шәһидин» - Кем дә кем өммәтем бозылып беткән (азган, изгелекләрдән качып, явыз эшләрдән чирканмаган) вакытында минем сөннәтемә ябышып яшәсә, ул кешегә йөз шәһиднең әҗере языла». Шундый авырлыклар, мәшәкатьләрнең әле мин бик азын гына күрәм, әнә Пәйгамбәребез (г.с.) нинди авырлыклар, җәза-җәфалар күргән, дип күз алдына китереп, һәр мәшәкатькә түзеп, сабыр итеп, Аллаһтан әҗер-саваплар өмет итәргә кирәк. Расүлуллаһи кимсетүләргә карамастан сабыр була, золым итүчеләрне гафу итә. Һәркемне тигез күреп, рәхим, шәфкать күрсәтә, ятимнәргә, толларга, фәкыйрьләргә аерым да игътибарлы булган. Шуны безгә дә әйтеп калдырган. «Җәвамигуль-кәлим», 215 нче хәдис: «Лә гаклә кәттәдбири вә лә вәрагә кәлкәффи вә лә хәсәбә кәхөснил холькый» - Тәртипле булудан артык акыл юк. Усаллыктан тыелу кадәр тәкъвалык юк. Гүзәл холыклы булу кадәр тәкъвалык юк, - дигән. Тәдбир шул ул: үзеңне тану, үзеңнең Вазыйфаңны белү һәм үз вазыйфаң белән шөгыльләнү һәм шуңа хәзерләнеп торудыр. Мәсәлән: ир икәнсең, үзеңне танып, Вазыйфаңны үтәү. Бала икәнсең, ата-анаң каршында кем син, димәк, аларны олыла, тыңла, хөрмәтлә, рәнҗетмә. Шәкерт икәнсең, остазларыңны олуг сана, хөрмәт ит. Хатын булсаң, иреңне хөрмәтлә. Чөнки син разый булып, аңа бардың, өстеңә әманәт итеп кабул кылдың. Аңардан башка һичберкемгә дә үзеңә якын килергә рөхсәт итмәскә вәгъдә бирдең, шул әманәтне, пакьлегеңне сакла. Шуңа хыянәт итсәң, ахыры ни белән бетәчәген уйлап эш ит. Тәдбирле булу менә шуннан гыйбарәт. Шуның өчен тәдбирле булудан артык акыл юк.

Тәкъвалык шул ул: нәфес һәртөрле усаллыкка өнди. Усаллык бик күп төрле. Ашау-эчү җәһәтендә дә, мал табуда да була, кул белән кешегә зарар итү дә, тел белән ялган, гайбәт, сүз йөртү, кабахәт сүзләр сөйләү, күңелең фахишлеккә тартылу кебекләр. Шуның кебек эшләр усаллык санала. Шундый нәрсәләрдән нәфесеңә хуҗа була белү, үзеңне-үзең кулга алып, гөнаһлардан саклану, Аллаһ каршындагы бурычларны үтәү тәкъвалыктан саналадыр. Бу эшнең ахыры ни булыр, дип һәрхәлгә үзең алдан җавап уйлап эш итүдән гыйбарәттер. Шуны тәдбирлелек дип тә, гүзәл холык дип тә атарга мөмкин. Шуңа күрә Коръән әдәпләрен - менә шушы тәкъвалыкны һәм күркәм холыкны үзенә зиннәт итеп алучылар форсаттан файдаланалар һәм вакытны да исраф итмичә, тиешенчә куллана беләләр. Вакытны, заманны исраф итү үкенечтер.

Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән нигъмәтләре берсеннән-берсе кадерледер. Тик без ул нигъмәтләрне никадәр кадерле, кыйммәтле булган саен кадерен белмибез, дөрес файдаланмыйбыз. Мәсәлән, мал кадерле нәрсә: ризыгы булсын, кием-салымы булсын, йорт-җир, терлек-туары - болар барысы да көч, тир түгеп тапкан, күзгә күренгән нәрсәләр булганлыктан, безгә бик кадерле булып күренәләр дә, туларның кулдан китүенә бик офтанабыз, аны ычкындырмас өчен төрле чаралар кулланабыз. Йозаклар белән, каравыллар, сигналлар, пломбалар, этләр белән саклыйбыз һәм шуның кулдан ычкынуы өчен гаепле затларны эзләп табып, аларга җәзалар кулланабыз. Моннан кадерлерәк нигъмәтләрне саклау түгел, хәтта үзебез аның китүен искәрмибез. Мәсәлән: вакыт. Моннан да кадерле нәрсә бар микән? Ләкин шуның тиз китмәве чарасына керешеп тә тормыйбыз, йозаклар, каравылчылар белән саклап булмый һәм саклый алмаучыны (үзеңне) гаепләп, җәза да бирергә мөмкин түгел. Әле: тизрәк зур үсим, тизрәк таң атсын, тизрәк кич булсын, тизрәк хезмәт хакы алыйм, пенсиягә чыгыйм, юк инде, пенсиягә чыгу безгә булмас инде, дип ашыга-ашыга үлемгә ыргылабыз да, ул үлем артында нәрсә көткәнен уйлап та карамыйбыз. Әгәр бит шул вакытыңны дөрес файдаланмасаң, ут газабы - җәһәннәм көтә бит, уйлыйбызмы шуны? Малны исраф итүгә бер үкенсәң, вакытны исраф итү ун үкенеч бит. Вакыт - Аллаһ Тәгаләнең иң зур бүләгедер. Бәндә шушы вакыт белән мәңгелек тормышы булган ахирәтенә әзерләнәдер. Дөнья - ахирәтнең иген кыры (игенлеге) турында «Мең дә бер хәдис»нең 444 нче санында болай ди: «Дөнья күренеше гүзәл һәм татлыдыр. Әгәр аны берәү тиешенчә кулланса, ул кеше мөбарәк булыр - рәхәттә

булыр. Әгәр нәфесе теләгән нәрсәгә чумып, шуның артыннан чапса, кыямәт көнендә ул кешегә уттан башка нәрсә юк»,-дигән. Шуның өчен дә биш нәрсәнең кадерен белегез, аны башка биш нәрсә алмаштырганчы («Җәвамигуль-кәлим», 46 нчы сан):.

Биш нәрсәнең кадерен бел, аларны биш нәрсә алмаштырмастан әүвәл: 1. Үлемеңнән әүвәл тереклегеңнең кадерен бел. 2. Сәламәтлегеңнең кадерен бел авыру килгәнче. 3. Тынычлыгыңның кадерен бел мәшәкатьләр килгәнче. 4. Яшьлегеңнең кадерен бел картлык килгәнче. 5. Байлыгыңның кадерен бел фәкыйрьлек килгәнче.

Эх, алтыннар белән язардай киңәш-васыять бит бу сүзләр. Һәркемгә киләчәк хәлләр. Әгәр шуларны аерым-аерым яза калсак, бик күп серләр бар бит шул хәдисләрдә. Кем әүвәлге хәдистәгечә яшәсә, ул дөнья вә ахирәттә дә мөбарәк булыр һәм үкенечкә калмас. Кем боларны югалтса, инде вакыт үтте, поезд китте, дип әйтү иң хәсрәтле сүз ул. Менә ни өчен тәдбирле булу кирәк, үз Вазыйфаңны белү кирәк. Олуг фазыйләткә (дәрәҗәгә) ирештерә торган күркәм холык кирәк икән. Шуларның беренчесе - тереклекнең ни икәнен аңлаган, тәдбирле бер затны мисалга китерәм. Үзен-үзе дә йөртә алмаслык бер бик картка яшь бер кеше сорау бирә: «Бабай, дөньяда инде яшәвеңнән бернинди файда юк, үзеңнең инде үләсең киләме?» - ди. Шуңа каршы карт: «Әй, балам, хата сүз сорадың. Мин бу дөньяда вакытымда 24 сәгатьлек тәүлектә бер генә секундлык вакытта, бер генә мәртәбә: «Ләә иләһә илләллаһ», дип әйтсәм дә, үлгәннән соң мең елга да моның кебек фазыйләтне эшли алмаячакмын бит».

Ни олуг нигъмәт бит бу дөньяда вакытында бәндәнең үз теле, саф кальбе белән әйткән иманы, зикере һәм үзе сәламәт вакытта биргән бер сум сәдакасы, үз теле белән кешеләрне бәхилләве һәм алардан да бәхиллекләрен алуы. Әгәр шуны тәдбирли алып, эшли дә алсак иде. Менә тагын «Мең дә бер хәдис»нең 643 нче саны: «Берәүнең үзе сәламәт вакытында үз кулы белән биргән бер дирһәме (15-20 тиене) әҗер-савапта үзе үлгәндә биргән 100 дирһәмнән хәерлерәктер», - диелгән. Менә бу эшләрнең барысын да үз вакытыңда кадерен аңлап, файдалана белү нинди артыклыкларга ирештерәдер. Шуны «Җәвамигуль-кәлим»нең 9 нчы хәдисе тәсдыйклый: «Мөэмин бәндә күркәм холкы сәбәпле, көндез руза тоткан, кичен йокламыйча гыйбадәт кылган кебек әҗер-саваплы булырга мөмкин». (Бу - нәфел ураза һәм нәфел гыйбадәтләр була). Хакыйкатьтә, гүзәл холык - бик мактаулы һәм олы кәмаләт инде ул. Нәфел гыйбадәтнең савабы кешенең ахирәттә үзенә генә булса, күркәм холыклы кешенең файдасы үзенә дә, башкаларга да һәм дөньяда да, ахирәттә дә була.

Күркәм холык бик күп төрле хәлләрне эченә ала ул. Шуларның иң өстене - турылыклы булудыр. Хәтта Пәйгамбәр (г.с.)нең чәчләренә ак төшүгә Коръәннең 11 нче «Һуд» сүрәсенең 112 нче, 42 нче «Шура» сүрәсенең 15 нче аятьләре сәбәп булгандыр, бәлки:

«Әй, Мөхәммәд (г.с), Аллаһ Тәгалә ничек боерганча эшлә (мөстәкыйль бул, аның фәрманыннан чыкма) һәм синең белән бергә кяферлектән кайтучылар да (иман әһелләре дә) тугрылыклы булсыннар». Ягъни: Аллаһ ничек кушса, шуны эшләп, тыйган нәрсәләрдән тыелсыннар, - дигән аять иңгәч, Пәйгамбәр (г.с): «Мин әллә әмерләрне үти алмыйммы икән?» - дип куркудан чәчләремә ак төште», - дигән. Шуның өчен үзең тугрылыклы булып, балаларыңны, гаиләңне дә тугрылыклы булырга өйрәтү ләзем эшләрдәндер. Шушы тугрылык кешене олуг фазыйләткә күтәрә.

Икенче дәрәҗә - кеше үзенең хатасын тануыдыр. Әгәр үзендә хата булып, шуны үзе белә торып та танымаска тырышып, сүзен бирмәс өчен сүз көрәштереп, даулашып, халык арасында зур сүзләр кузгалырга сәбәп булса, бу инде күркәм холык түгел, бәлки яманның да яманрагыдыр.

Өченче дәрәҗәсе - үз Вазыйфаңны, бурычыңны белү һәм шуны үтәүдән гыйбарәт. Сине башкалар: шулай ит, болай ит, дип төртеп йөртмәсеннәр. Кирәк дини, кирәк дөньяви булсын, үз үлчәвеңә карап эшне үзеңә йөкләп алырга, шуны җиренә җиткереп үтәргә кирәк. «Җәвамигуль-кәлим», 298 нче хәдистә әйтелгән: берәү сүз көрәштергәндә бәхәстә ялганнан сакланса, бу кешегә җәннәтнең читендә бина кылына., Әгәр бәхәсләшкәндә дөрес булган сүзне дә әйтүдән туктаса, ул кешегә җәннәтнең уртасында бина корыла. Әгәр берәү холкын төзәтсә, бу кешегә җәннәтнең иң бөек дәрәҗәсендә бина корыла, -дигән.

Бу хәдисләрдән гүзәл холыкның әһәмияте аңлашылса кирәк. Холкы төзек булмаган кешенең рухы төзек була алмый. Рухы төзек булмаса, тәне дә, кулы да, күзе дә, теле дә һәм башка әгъзалары да төзек була алмыйдыр. « Җәвамигуль-кәлим»дә 94 нче хәдистә әйтелгән: әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган, халык арасында йөри торган бер сүз бар: әгәр оялмасаң, теләсәң ни эшлә, ди. Аллаһның газабыннан курыкмасаң, кешеләрдән оялмасаң, бу хәясезлек (оятлык) булып, тереклек кагыйдәләренә тискәре эштер. Әдәмнәрне бозык, начар эшләрдән тыя, туктата торган нәрсә - үзендә оят булудыр. Кешедән оят китсә, ул ата-анасына да һәм башкаларга да теләсә нәрсәне әйтә, аларга буйсынмый, алар алдында аракы эчә, кабахәт сүзләрне һәм эшләрне һич чирканмыйча эшли. Олылар алдында, балалар алдында сүгенә, ялганлый һәм аны оятка да санамый. Дин һәм гыйлем әһелләреннән көлә, аларны кадерли белми. Баласын ятим, хатынын тол калдырудан борчылмый, үз баласыннан баш тарта, моннан башка да пычрак эшләрне, шәрә йөрүләрне нигә дә санамый. Кешедән шундый оят киткәннән соң, аны һичнәрсә туктата алмый. Шулай итеп, дөнья вә ахирәт рәхәтеннән мәхрүм буладыр.

Димәк, әдәм баласына мәңге рәхәт йорты булган җәннәткә керер өчен, Аллаһның ризалыгына ирешер өчен, өч хәлне белеп, аны үзендә булдыру кирәк икән. 1. Күркәм холык. 2. Оят. 3. Кальбе сәлим. Аллаһ Тәгалә Коръәндә 26 нчы «Шөгара» сүрәсенең 88-89 нчы аятьләрендә әйтә:

«Кыямәт көнендә маллар да, балалар да файда бирмиләр. Мәгәр кем кальбе дөрес булган хәлдә Аллаһ Тәгаләгә тоташса, әнә шул пакь кальб файда бирәдер». Димәк, кешенең кальбе пакь булса, аның холкы да гүзәл була һәм аңарда оят та була. «Мең дә бер хәдис»нең 407 нчесе: «Оят ул - иманнандыр. Икенче берсендә әйтә: иман белән оят бергә бәйле. Берсен алсан, икенчесе дә китәдер», - диелгән.

Ибне Габбас (разый Аллаһү гәнһү)дән күчерелгән: «Җәвамигуль-кәлим»дә 98 нче хәдис: «Әдәмнәрне малыгыз белән риза кыла алмассыз, ләкин ачык йөзегез, күркәм холкыгыз белән ризаландыра алырсыз».

Холык ул ике тарафтан була. Беренчесе - яралтылмыштан башлап, туган вакытында ук булып, бусы - табигый булганы, ата-анадан йога торганы. Шуның өчен ата-ана бик сак булырга, күркәм холыклы, пакь сүзле, нәфис телле, әдәп-хәяле, хәләл ризыклы, пакь тәнле (госелле) һ.б.лар.

Икенчесе - кәсби, ягъни туганнан соң әйләнә-тирәсендәге затлар белән аралашып, үрнәк һәм гыйбрәтләр алып, олылардан үгет-нәсыйхәтләр алып, укып, тәүфыйклы күркәм холыкка ирешүе дә мөмкин. Яки начар кешеләргә ияреп, тәүфыйксыз булып китүе дә ихтимал. Модага ияреп, отыш уеннар уйнап, иман әһеленнән читләшсәң, харап буласың.

Мәлганәт (азгынлык) пычрак,

ялган белән тулган безнең эч,

Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.

Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап,

Җан сатабыз ни тормас бер тиеннәргә карап.

Керләнә өс-өстенә рух, һич урын вөҗданга юк,

Ни сәбәптән бу дөньяда, тәнгә мунча бар, җанга юк.

Менә шушы шигырьдәге һәрбер сүзгә дә игътибар кылып, алга, артка карап, үзебезне-үзебез кулга алырга кирәк.

Әбү Һөрайра (разый Аллаһү гәнһү)дән бу хәдис күчерелгән (Тирмизи риваять иткән): Расүлуллаһтан сораганнар: әдәмнәр җәннәткә керергә күбрәк сәбәп нәрсә? -дип. Әйткән Пәйгамбәр (г.с): Аллаһка тәкъвалык кылу һәм күркәм холык. Яңадан сораганнар: әдәмнәрне җәһәннәмгә кертергә күбрәк сәбәп нәрсә? - дип. Ул әйткән: кешеләрнең авызлары һәм фәрҗе, ягъни сөйләгән сүзләрдә ялган, гайбәт, сүгенү һ.б. булса, гаурәтенә ирек биреп, фахишәлеккә китүедер.

Аллаһ, тәүфыйк, һидаять бирсәң иде. Бүгенге көндә ошбу ике нәрсәнең халык арасында һич чирканмыйча эшләнүе инде кыямәт башлану галәмәтләреннән булса кирәк. Авызларда ялган, гайбәт, яла ягу, кабахәт сүзләр белән сүгенешү, каргыш каргау, хәрам ризык, хәрам эчемлек, аракы, наркотик куллану, дуңгыз, үләксә ашау. Җенси әгъзада зина һәм аны чит кешеләргә бизәп-бизәп күрсәтү, шуны урамнарда бизәп, картинкалар язып күрсәтү, шуны кино-театрларда, гамәлдә дә үбешеп, караватларда аунаганнарга кадәр күрсәтү һәм шуньщ белән мактанышу, шуларны эшләп күрсәткәнгә куллар чабып алкышлау. Менә шундый эшләрнең әлеге хәдистә күрсәтелгән иң хак булган дәлиле инде. Җәһәннәмгә керүне, газапны күз алдына китермичә, ышанмыйча, чирканмыйча, хайваннарча кылану, әләмчелектән йөз дүндерүдер.

Теги: 
rating:  2.77

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.