12.09.2017
Үлсәгез, мөселман булып кына үлегез

(Коръән, «Бәкара» сүрәсе, 132 аять).

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиийм. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Һәркем яши, ләкин һәркем кешечә яши алмый. Кешечә яшәү ул – кеше мәнфәгатьләрен дә кайгыртып, кеше кайгысына борчылып, кеше шатлыгына сөенеп яшәү була.

Һәркем үлә, ләкин һәркем кешечә үлә алмый. Кешечә үлү ул – дөньядан иман белән үтү, яшәүнең бар мәгънәсе шунда.

Дөнья яратылганда барча җаннар да яратылды, барча җаннар да иман китерде. Барча җаннар да фитрый иман белән дөньяга килә. Берәүләр мөэмин булып яши, мөэмин булып үлә, берәүләр мөэмин булып яши – кяфер булып үлә, берәүләр кяфер булып яши – мөэмин булып үлә. Һәркайсыбызга Аллаһ Раббыбыздан иман белән үтәрлек гомер сорарга кирәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Сезнең берегез җәннәт әһеленең гамәлен кылыр, хәтта ул кеше белән җәннәт арасында бер аршын микъдары гына калыр, соңыннан тәмуг әһеленең гамәлен кылыр да – тәмугка керер. Сезнең берегез тәмуг әһеленең гамәлен кылыр, хәтта аның белән тәмуг арасында бер аршын гына калыр, соңыннан җәннәт әһеленең гамәлен кылыр да, җәннәтле булыр. Бүген берәү изге гамәлләр кыла икән – тәкәбберләнмәсен, ул тәкәбберлек аны саташтырып тәмугка кертер. Берәү гөнаһ эш эшли икән, тәүбә кылып изгелек эшләргә ашыксын.

Бөек Октябрь революциясенең 15 еллыгын бәйрәм иткәндә, муллалар сөргенгә сөрелеп, мәчет манаралары киселгән вакытта дөньяга килеп, балачагы сугыш афәтләрен күреп, соңыннан Партия мәктәбен бетереп журналист булып, партия агитаторы булып гомеренең күп өлешен үткәргән кеше дингә килеп, биш вакыт укып, хаҗи булып дөньядан үтәр дип кем уйлаган...

Әйе, Шәех абый нык кеше, гүзәл шәхес, олпат ир иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәр эшне җиренә җиткереп эшләгез», – диде. Шәех абый үз һөнәренең бар нечкәлекләрен белеп, җиренә җиткереп эшләүче кеше булды. Ул нечкә күңелле, кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып тора иде. Ул яхшылыкны тиеш эш кебек, берни өмет итми ихластан эшли иде.

Ул каты авырды. Терелүе өметсез, гомере санаулы айлар гына калган дигәч тә яраткан эшен, кешеләргә игелек эшләвен ташламады. Алай гына түгел, якыннарын, үзен дәвалаган табибларны шаккаттырып, әле тагын 23 ел яшәде.

Ничәмә операцияләр кичерде. Операциядән чыккач, баш-аягы белән эшкә чума иде. Язучы Марсель Галиев: «Шәех абый кирәкмәгән җирләрен кистереп чыга да, барыбызны да уздырып эшли башлый», – дип шаярта иде.

Авыруларга сабыр итүенә, зарланмавына, кешеләргә яхшылык эшләргә атлыгып торганга Аллаһының аңа бу дөньяда ук зур бүләге булды. Иң элек Аллаһ Раббыбыз аны дәгъват юлына кертте.

Кешеләр: «Татар китабына акча юк, китап укучы юк», – дигән заманда да алар Фәния апа белән 100 меңләгән тиражлар белән Татар мөселман календаре эшләп тараттылар.

Татарстан Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Вәлиулла Якуб та: «Шәех абый әле үзе дини гамәлләрне, фарызларны үтәмәсә дә, дәгъвәт юлында нинди зур хезмәт куя, Аллаһ сүзен кешеләргә җиткерүдә ничек тырышып эшли», – дип сокланып сөйләгән иде.

Бер елны ул безгә Корбан гаетенә кайтты. Гает вәгазен тыңлагач, «Бу вәгазь авылда гына калырга тиеш түгел, моны республика халкына җиткерергә кирәк, вәгазьләреңнән китап чыгарыйк», – диде. Мин: «Минем вәгазьләрдән китап ясау – сыер абзарыннан культура сарае ясаган кебек зур хезмәт таләп итәр, минем бит матди мөмкинлекләрем дә юк», – дидем. Ул: «Алла боерса, без аны башкарып чыгырбыз», – дип мине канатландырып җибәрде, һәм сүзендә торды да. Ул Аллаһ рәхмәте белән Габделхак хәзрәт Саматовтан язучы ясады, Батулла тәфсиренең матур булып чыгуына сәбәпче булды.

1998 елда Шәех абый тагы операциягә керде. Операция буласы көнне мин хәл белергә бардым. Фәния апа елап утыра: «Шәех абый кайда?» диюемә «Коридорда утыра», дип җавап бирде. Коридор буенча барып, Шәех абыйны эзләп таптым. Берничә сәгатьтән операциягә керәсе кеше минем вәгазьләрнең икенче китабын тикшереп утыра. Түзмәдем, мин дә елап җибәрдем. Ул менә шундый кеше иде!..

Ул җитмеш яшьлеген дә үзенчәлекле итеп үткәрде. Милли Мәдәни үзәктә (элекке Ленин мемориалы), бөтен коллегаларын җыеп, вәгазь сөйләтеп, Коръән укытып авыз ачтырды. Шунда азан әйтеп намаз укыдык.

Шуның өчен дә Аллаһ Раббыбыз бу дөньяда аңа иң зур бүләк – биш вакыт намаз иясе булырга һәм хаҗ кылырга юк күрсәтте. Теләсә кем хаҗга бара алмый. Хәтта мәчет ишеген ачып керү өчен дә кешенең ким дигәндә Аллаһ риза булырлык 7 яхшылыгы булырга тиеш. Кеше яхшылык эшләргә мөмкин – үзен күрсәтү өчен, акча өчен, дәрәҗә өчен, дан өчен – әмма сүз андый яхшылык турында бармый. «Мин мәчеткә бармыйм, анда фәлән-төгән кешеләр йөри, аның мулласы шундый», дип сөйләнү – үзеңнең җүнсезлегеңнән акланырга тырышу гына. Син муллага түгел, андагы кешеләргә түгел, Аллаһка сәҗдә кылырга барасың. Бара алмыйсың икән, сафсата сатып йөрмә, гаебеңне танып тәүбә кыл, бәлки Аллаһ сиңа да рәхмәт ишекләрен ачар.

Шәех абый төш күрде (Бу хакта 2008 ел «Татар мөселман календаре»нда Фәния апа җентекләр язды:

Беркөнне Ул йокысыннан куркып уянды. Ах-ух килде дә, бик тиз торып утырды. Мин дә куркып калдым, "Бисмилләңне әйт, бисмилләңне”, дип әйтә алдым. Ул исә:

- Ләә илләһе илләәллаһы, - дип өч мэртэбэ кабатлады да, - Аллаһ бар, Аллаһ бер, диде дә җиңел сулап куйды.

Минем дә курку үтте, йөрәге дип уйлаган идем. Ул төш күргән икән, Тәмугны күргән, Хикмәт иясе күрсәтеп тә караган икән. Бергә эшләгән, бергә йөрешкән кешеләребез, ди. Кайсысының аягы юк, кайсысының кулы юк, кайсысының күзе, кайсысының ярты башы. Болар янганнар, көйгәннәр, янгыннан калганнар, ди. Үзләре ач, үзләре ялангач, мине күргәннәр иде: "Су, су”, - дип кычкыралар, ди.

- Суың юкмы? – дим.

- Суым да бар, бирә алмыйм икән, -ди.

Йа, Раббым, мондый төшләрне уйлап та чыгарп булмыйдыр.

- Кемнәрне күрдең инде, - дим.

- Шәмси ага, Әмин, Дифгать, Хөснимәрдәнов, Сәмигулла, тагын әллә кемнәр.

Әйе, бу кешеләр аның гомере буена бергә эшләгән, партия җыелышларында бергә утырган, бергә ашаган, бергә эчкән кешеләре. Бер дә яшәмәгәндәй япь-яшьли, ир уртасы чакта үлделәр дә беттеләр. Берсеннән-берсе акыллырак, тәртипле, уңган кешеләр иде. Бу көннәрне күрсәләр, һәрберсе аксакал булырлыклар иде дә... үлделәр. Үлү әле юкка чыктың, беттең, дигән сүз түгел. Яшәүнең бер формасыннан икенче формасына күчү генә.

Ул да әле генә күргән төшендә яши бугай, мин дә: "Су сорыйлармы? – дим. "Әйе шул, су сорыйлар”.... ), үзенең үлгән иптәшләрен, бергә эшләгән дусларын күрде. Алар аңа анда хәлләренең мөшкел булуын, ул хәлдән ничек котылырга кирәклеген әйттеләр.

Аллаһ яхшы кешене бер кайчан да һидаять юлыннан калдырмый, Аллаһ шулай итеп аңа һидаять юлын күрсәтте. Ул 2007 елда хаҗ кылды. Хаҗда без бергә булдык. Ул авыру булса да, 75 яшендә булса да, барча гамәлләрне үзе үтәргә тырышты, алдында гел намаз «шпаргалкалары» булды.

Берәү хаҗдан соң бер изге гамәл кыла башласа, йә бер начар гадәтен ташласа – бу хаҗның кабуллыгына бер мисал. Шәех абый да хаҗдан соң намазларын калдырмаска тырышты.

Әле Фәния апаны да тәнкыйтьли иде: «Ашыгыбрак укыйсың, җиренә җиткереп укырга кирәк», дип. Менә шушы күркәм кеше бүген безнең арабызда юк инде. Үләренә бер атна калгач, мине чакырып, катнаш никахларның фаҗига икәне турында язарга кушты. Әлхәмдүлиллаһ, мин аның үтенечен үтәдем – Аллаһ боерса татар-мөселман календарендә (2010 ел өчен) ул чыгар.

Үлеме дә үзенчәлекле булды. Бөтен кеше 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм иткәндә, ул бакчада эшләп йөргән җиреннән фани дөньядан бакый дөньяга күчте. Төшенә кергән иптәшләреннән, дус-ишләреннән аермалы буларак, әзерлек белән, тәүбә белән, 5 вакыт намаз иясе булып күчте.

Аллаһ Раббыбыз белеп, белми кылган гөнаһларын гафу итсен, урыннарын җәннәтле итсен, җәннәттә очрашуларыбызны насыйп итсен, әле тәүбәгә килә алмый йөргәннәргә аның тормышының ахыры үрнәк булсын.

Һәрбарчабызга да Шәех абый кебек игелекләр эшләп, Шәех абый кебек Аллаһ хозурына күченергә язсын.

Теги: 
rating:  2.93

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.