Заит “Җәмигъ” мәчете

Заит “Җәмигъ” мәчете 3 Февраля 2011

Заит “Җәмигъ” мәчете

Мин Башкортостанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче кыз Земфира, сезнең конкурста катнашырга булдым. Безнең гаиләдә әнием, әби-бабам биш вакыт намаз укып, мәчеткә йөргәнгәдер инде, бу тема мине үзенә тартты. Мин аларның матур итеп дога укуларын тыңларга яратам.

Сезгә Заит бистәсендә урнашкан мәчет турында язарга булдым.

Беренче ташы 1995 елда салынган булса да, төзелүе озак һәм авыр барган аның. Мәчет төзү өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе Габделәхәт исемле бабай булган (хәзер инде ул мәрхүм).

1998 елдан 2000 елга хәтле материаллар булмау сәбәпле, төзелеш бөтенләй туктап торырга мәҗбүр була. Ләкин мөселман халкы 2005 елдан ук салынып бетмәгән мәчеткә гаит, җомга намазлары укырга йөри башлый.

Халыкның бердәмлеге, тырышлыгы, ярдәме белән хыял-өметләре тормышка аша. Ниһаять, мәчет ачылу көне килеп җитә.

2007 елның 8 сентябрендә тантаналы көнгә кайлардан гына муллалар килми. Мәскәү, Казан, Уфа һәм башка шәһәрләрдән. Бөтен мөселман җыела бәйрәмгә. Һәм Заит “Җәмигъ” мәчете чын-чынлап эшли башлый. Мәчетнең искиткеч матур, мәһабәт бинасы, бизәлеше үзенә тартып, чакырып тора.

Күңелләрен Аллаһы Тәгаләгә багышлаган халык, дөнья мәшәкатьләрен һәм борчуларын оныту өчен мәчеткә намаз укырга килә башлый.

«Мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Шакиров югары белемле һәм бик мәрхәмәтле дини кеше. Ул башта 1991-1993 елларда Октябрьский мәдрәсәсендә укый, аннан инде 1994-1997нче елларда Сауд Аравиясенең Эр-Раяд шәһәрендә белем алуын дәвам итә. Аннан мөхтәсиб булып кайта. Рөстәм хәзрәт хәзер 15 мәхәлләгә имам-мөхтәсиб булып тора.

Мөселман халкы бу мәчетне бик тиз үз итә, бик тиз аңа мәхәббәтен сала, бирегә килүчеләрнең саны артканнан-арта бара.

«Мәчетебездә 5 вакыт намаз укыла, Рамазан аенда йөз кешелек авыз ачу, ихтар мәҗлесләре үткәрелә, дини бәйрәмнәр матур гына уза. Мөселманнар өчен башка шәһәрләрдән хәзрәтләр килеп лекцияләр укыйлар, халык бик теләп йөри. Мәчеткә яшьләр күп килә, килүчеләрнең уртача 80 %-ын алар тәшкил итә», - дип сөйли Рөстәм хәзрәт.

Мәчетнең аскы катында ашханә урнашкан, монда ике класс кабинеты да бар. Атнага ике тапкыр анда укулар үткәрелә. Ә җәй башында балалар өчен икне атналык лагерь оештырыла,  алар монда рухи тәрбия алалар.

Заит мәчете эчтән дә, тыштан да тыйнаклыгы белән аерылып тора. Гыйбадәт залының бизәлеше матур, келәмнәре Люберцы шәһәреннән махсус заказ итеп кайтартылган.

Мәчетнең фойесында дини китаплар сату өчен кибет бар, видеопроектор урнаштырылган, мөселманнар җыелып дини фильмнар карыйлар монда.

Барлык җиһазлар, келәмнәр видеокамералар – болар бөтенесе дә бүләккә килгән әйберләр.

Мәчетнең «Ислам хәбәрләре» дип аталган үз газетасы чыгып килә, аның баш мөхәррире Рөстәм хәзрәт үзе. Ул «Идел-хаҗ» оешмасының вәкиле дә булып тора, хаҗ кылырга барырга теләүчеләрне оештырып сәфәргә алып чыга, былтыр да 20 кеше изге урыннарда булып кайткан.

“Заит Җәмигъ” мәчетенең алга таба зур планнары бар – 30-40 кешегә исәпләнгән зур мәдрәсә ачу. Проекты әзер инде, тормышка ашырасы гына калган.

Хыяллары тормышка ашсын!

 

Земфира ЗАЛЯЕВА, 14 яшь,

Октябрьский шәһәре, Башкортостан

 

Конкурска сочинениямне язар алдыннан укытучым Әлфинә Исмәгыйль кызы Галиева белән без мәчеттә булдык, Рөстәм хәзрәт Шакиров  белән әңгәмә кордык, мәчет турында тулы мәгълүмәт алдык.

     

 


Количество показов: 5317

Возврат к списку