Исламские новости

Хулио Картасар һәм Роальд Даль татарлашты 22 Сентября 2013

Хулио Картасар һәм Роальд Даль татарлашты

Сентябрь аенда Татарстан башкаласында гөрләп IX Казан халыкара мөселман кинофестивале узды.

Фестивальнең оештыру комитетына быел моңарчы күрелмәгән санда – дөньяның 54 иленнән 450дән артык гариза килде. Нәтиҗәдә 27 илдән 50 фильм конкурста катнашырга лаек дип табылды. Шулар арасында – яшь татар режиссерларның иҗат җимешләре дә бар: Камилә Сафинаның “Чиппендейл” фильмы, һәм “Уен тәмам” (Конец игры) фильмы – картинаның икенче режиссеры һәм сценарий авторы – танылган драматург Илгиз Зәйни.

“Уен тәмам” дигән фильмны узган елны Татарстанда Хулио Кортасарның әсәре буенча төшерделәр. Фильмның нигезендә Аргентина язучысының хикәясе ятса да, режиссёр Максим Швачко, сценарий авторы, икенче режиссёр Илгиз Зәйниһәм оператор Илшат Рәхимбай әсәрне мөмкин кадәр татар җирлегенә якынайтырга тырышканнар. Латин Америкасы җирлегенең рухы, менталитеты белән татар менталитетының якынлыгын тоеп, шул тәңгәллеккә нигезләнеп, фильмга татар милли йолаларын, бәйрәмнәрен, халык психологиясен дә сеңдерергә омтылган алар. Фильмдагы вакыйгалар Татарстанның Әтнә районы Бәрәскә авылында бара.

“Сценарийны бергәләп эшләдек. Максимның бит тамырлары Татарстаннан, аның бик тә фильмга татарның милли йолаларын кертеп җибәрәсе, аларны күрсәтәсе килде: мәчет, азан, милли бәйрәмнәр... Күпләрне бер сорау бимазалый: нигә кирәк Кортасарны милли җирлеккә күчерү? Моңа каршы мин болай дияр идем: ә нигә кирәкми? Нәрсә югалта Кортасар татар җирлегенә яраклаштырудан? Берни дә югалтмый. Ә без отабыз гына: аның Татарстан җирлегендә төшерелүе – монысы бер, фильм һәртөрле фестивальләрдә күренгәндә, Татарстан исеме яңгыраячак – монысы ике; безнең милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны чит илләрдә күрәчәкләр ‒ монысы өч”, - дип сөйләде Илгиз Зәйни.

Фильмның сюжетына килгәндә, ул бик гади: алар – өч кыз туган. Гап-гади үсмер кызлар. Ул – гап-гади малай. Ул электричкада узган саен аларны күрә. Болын уртасында хәрәкәтсез калган күз явын алырдай сылу кыз сыннары. Аның йөрәк тибеше ешая башлый. Ул гашыйк булды бугай. Аның бу гүзәл сыннар белән очрашасы килә. Ләкин ул әле белми, кызга, бәлки, хыялдагы сын булып кына калу күпкә хәерлерәк булыр иде. Чөнки аның гомер сәгате вакытны кире тәртиптә саный. Еллап түгел – айлап, атналап, көнләп. Һәм уенның азагына инде санаулы көннәр генә калып бара... Туганлык, дуслык, беренче тапкыр гашыйк булу, аның турындагы рәхәт тә, газаплы да уйлар, үзеңнең башкаларга охшамаган булуыңнан туган гасабилык, җәйнең соңгы көннәрен туктатып булмагандай, балачак мизгелләрен дә туктатып булмауны аңлау – фильмда күтәрелгән темалар, проблемалар безнең барыбызга да бик яхшы таныш.

“Уен тәмам” фильмы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләгенә ия булды. Аны Татарстан парламенты вице-спикеры Римма Ратникова тапшырды.

БАШКОРТАСТАННАН – ҺИНДСТАНГА

“Чиппндейл”га исә килгәндә – бу фильм кешеләрнең берничә сыйфатын ача. Бер яктан саранлык булса, икенче якта татарларга хас булган самимилек һәм ярдәмчеллек ята. Антиквариат белән сату итүче Михаил атлы кеше бер татар авылында атаклы җиһаз остасы Чиппендейл кулы астыннан чыккан сирәк комодка тап була. Кар көртләре астында калган авылның халкы да кырыс, әмма Михаил комод хакына күп нәрсәгә түзәргә әзер. Тик үзенең комсызлыгын гына җиңү авыр аңа.

Фильмда Роальд Даль хикәясе шулай үк бер татар авылы җирлегендә күрсәтелә. Әмма бу юлы вакыйгалар Татарстандагы түгел, Башкортстандагы Ярмәкәй районының бер татар авылына күчкән. Чынлыкта фильм Тула өлкәсендә төшерелгән. Режиссер Камилә Сафина сүзләренчә, аларга авылның табигате нәк менә Башкортостандагы авылныкын хәтерләткән, һәм алар махсус тау астында утырган авылны эзләгәннәр. Шундый авылны Тула өлкәсендә тапканнар. Башкортстанның үзендә төшерергә бик теләсәләр дә, юл ерак, уңайсыз һәм кыйммәт булганга, бу теләктән баш тартырга туры килгән. Фильмны төшерү 12 көн дәвам итә. “Бәләкәй чакта мин һәр җәемне әбикәем белән бабакаем авылында Башкортстанда уздыра идем. Миңа ул урыннар бик ошый, “8 март” дип аталган авылымны бик яратам. Ул җирләр миңа һаман да ниндидер бер әкияти урын булып тоела, монда үзенә генә хас исләр, күренешләр – барысы да санап чыккысыз истәлекләр һәм тәэсирләр белән бәйле”, - дип сөйләде безгә Камилә.

”Шуңа да миңа Роальд Даль хикәясендә тасвирланган вакыйганы Башкортстан җиренә күчереп карау кызык тоелды. Нәкъ менә минем авылыма, чөнки башка авылларны белмим. Вакыйганың кайда баруы сюжет өчен әллә ни мөһим түгел, шуңа күрә фильмда татар авылының аерымачык билгеләре дә ярылып ятмый. Ләкин балачактан якын, тансык булган бу урыннарны сүзләрдә генә булса да яңадан торгызу минем үзем өчен бик мөһим булды. Бу минем туганнарым өчен дә шулай ук бик мөһим дип уйлыйм”.

383976_368338413241135_1496314969_n.jpg

Татар кызы да бу фестивальда уңышка иреште – аңа БДБ эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара һуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының (Россотрудничество) махсус бүләге тапшырылды. Бу бүләк ярдәмендә Камилә Индиянен Мумбай шәһәренә барып, анда үз фильмын тәкъдим итә алачак. Шулай итеп, ерак Һиндстанда да татарлар турында ишетәчәкләр!

“Төп ролдәге Сухоруковның искиткеч уены булмаса, минем тамырларда аккан татар каны булмаса, фильм килеп чыкмас иде. Фильмдагы мин җиткерергә теләгән милли үзенчәлекләребез Казанда һәркемгә аңлашыла, бу минем өчен бик сөенечле!”, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Камилә.

Копия IMG_5102.JPG

Фестивальнең конкурстан тыш программасында да яшь татар режиссерлары төшергән фильмнар күп иде. Хәтта аларга фестивальнең аерым бер көне дә бирелде – “Яшь Татарстан киносы көне”. Ренат Хәбибуллинның “Елка” фильмы, Альбина Шакированың “Воробьевы горы”, Марсель Әхмәтовның “Отражение”, Ләйсән Хәсәнованың “Воровка”, Венера Сәхипованың “Истинная ценность”, Алиса Ганиеваның “Нить”, Гөлнара Әхмәтованың “Дүртенче урындык” һәм Илшат Рәхимбайның “Гастарбайтер” фильмнары үз тамашачысын тапты.

Киләсе елда узачак унынчы, юбилей Халыкара мөселман фестиваленә Татарстандагы яшь режиссерлар төшергән фильмнарның саны һәм сыйфаты тагын да үсәр дип ышанырга була. Аларга уңышлар телик!

Гөлназ БӘДРЕТДИН әзерләде


Возврат к списку