Исламские новости

Универсиада татарларны танытырга ярдәм иттеме? 19 Сентября 2013

Универсиада татарларны танытырга ярдәм иттеме?













Июль аенда Татарстан башкаласында узган Универсиадада татар яшьләре бик теләп һәм актив катнашты – волонтер булсынмы ул, спортчы, җанатар, тренер, хөкемдармы. Бөтен дөньядан җыелган 300гә якын татар яшьләре төрле спорт ярышларында татар спортчыларын барлап, алар өчен җан атты. Ә татарлар спортчылар арасында шактый иде. Украинадан Ганна Ризатдинова, Казахстаннан Станислав Валиев, Финляндиядән Мерал Бәдретдин, Рәсәй данын яклаган Камил Ибраһимов, Алия Мостафина һәм башкалар. Яшьләрнең җан атулары уңышлы булды, бөтен зал бер тавыштан “Вәлиев, Вәлиев”, дип кычкырып утырганда, Казахстаннан килгән спортчыбыз рухланып китте күрәсең – татар егете Олимпия чемпионнары белән бер рәттән финалга чыкты.

Әйе, татар кыз-егетләре үзләре туып-үскән һәм яшәгән илләре өчен дан тотты, ә менә нәкъ Казанда, татарның башкаласында узган Универсиада татарларны танытырга ярдәм иттеме? Ул сорауны без җирнең төрле почмакларыннан җыелган татар яшьләренә бирдек.

Таһир Миңнуллин, Форд-Коллинз, США. Унивесриадага Бөтендөнья татар Конгрессы чакыруы белән җанатар буларак килгә:

Бөтенесе синең туган телеңдә сөйләшеп торган, татар мохитында булу, әлбәттә, бик рәхәт. Казан – минем туган мәдәниятем, үз динем булган урын. Универсиада аркасында Татарстан, Казан хакында бөтен дөньяда ишеттеләр, аны күрделәр – моннан яхшырак реклама булырга мөмкин микән. Универсиада искиткеч дәрт белән узды. Мин Америка командасы белән сөйләшкән идем, алар Казанны бик ошатканнар, Унивесриаданың әзерлеге дә, уздырылуы да иң югары дәрәҗәдә булуын әйттеләр. Республика өчен бу үзен популярлаштыруда бик зур адым.

Мерал Бәдретдин – Финляндиядә туып үскән татар кызы, Универсиадада спортчы буларак катнаша, баскетбол буенча Финляндия командасы әгъзасы. Мерал Казанда беренче тапкыр, шуңа да аның тәсирләре аеруча көчле:

Әйтеп бетергесез тәэсирләр. Финляндиягә бер дә охшамаган – минем бер урында бу кадәр татар җыелганын, аларның бер-берсе белән татарча сөйләшүләрен, аңлашуларын күргәнем юк иде әле. Бездә бит татарлар нибары берничә йөз кеше. Шаккаткыч! Унивесриадада ошыймы? Минем моңа кадәр ярышларда булган бер җиргә дә охшамаган монда. Кайберәүләр әйтүенчә, Казанда Лондонга караганда да яхшырак оештырылган.

Тимур Абдуллин, Казахстан, җиңел атлетика буенча халыкара категориядәге хөкемдар, Унивесиадада ярышлар хөкемдары буларак катнаша:

Универсиада татарларның дәүләтчелеген күрсәтә алмады. “Русия, Казан, Универсиада” дип атарга кулайрак күрелде, чынлыкта исә “Русия, Татарстан, Унивесриада” диелсә, дөресрәк булыр иде. Казан Татарстан башкаласы итеп түгел, гадәти бер Русия шәһәре буларак яңгырады. Универсиадада катнашучылар, спортчылар өчен оештырылган экскурсияләр вакытында да “Татарстан” дигән сүз бер дә яңгырамады, сөйләгәндә дә татар халкы тарихы турында бер тапкыр да искә алынмады. Гел Русия, Казан... Казанны Ауропа дәрәҗәсендәге шәһәр итеп күрсәтеп, аның татарлар белән бәйле булуын яшерергә тырыштылар. Шуңа күрә татарларны танытуга Универсиада берничек тә ярдәм итмәде дип саныйм.

Гөлназ БӘДРЕТДИН


Возврат к списку