Исламские новости

Казаннарда татар булу җиңел, Уфаларда татар булып кара... 24 Сентября 2013

Казаннарда татар булу җиңел, Уфаларда татар булып кара...

"Казаннарда татар булу җиңел, Уфаларда татар булып кара!" - дип язган үз вакытында Башкортостан шагыйре Әнгам Атнабаев. Чынлап та, тарихның четрекле борылышлары аркасында, Уфа татарлары халкыбызның бер үзенчәлекле, аерым игътибарга лаек өлешенә әйләнгән. Бөтендөнья татар яшьләре форумында моны яхшы аңлыйлар. Шуңа да Уфа татар яшьләре белән эшләү – форумның иң мөһим бурычларының берсе санала. Бу турыда узган елда үткән Бишенче Бөтендөнья татар яшьләре Форумында да ассызыклап әйтелде. Һәм, ниһаять, бер ел узганнан соң, әлеге юнәлештә беренче зур чара оештырылды. Казаннан бер төркем татар яшьләре Изге ураза аенда Башкортостан башкаласына барып, андагы милләттәшләре белән ифтар мәҗлесендә очраштылар.

УФА – МИЛЛИОН ТАТАР ЯШӘГӘН ТӨБӘК

“Башкортстан татар халкының саны буенча Татарстаннан кала икенче төбәк. Сан гына түгел, халыкның сыйфаты да югары. Башкортстан – татар милләтенең саекмас чишмәсе, монда талантлар, иҗади кешеләр бик күп. Татар яшьләренең потенциалы бик зур. Күршедә яшәгән миллионнан артык татар булган республика татарлары белән очрашып эшләмибез икән, ул әлбәттә дөрес түгел”, - дип аңлатты бу чараның нигә Уфада үткәнен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Форум рәисе әйтүенчә, Башкортстан татар яшьләре Казанда узган чараларга һәрвакыт килә, форумнарда, төрле чараларда катнашалар. Ә менә Казан яшьләренең Уфаның үзенә чыгып, анда Башкортстан һәм Татарстан татар яшьләрен очраштыруы – беренче тапкыр.

“Бу гади күңел ачу чарасы гына түгел, ә үзара киңәшү, фикер алышу мөмкинлеге дә, - ди Тәбриз Яруллин. - Без мондый очрашулар вакытында татар яшьләре арасыннан лидерларны күреп алабыз, алга таба бергәләп эшләү өчен актив яшьләрне туплыйбыз. Иң сөенечлесе – кызыксыну ике яктан да югары. Чарада 30-40 кеше катнашыр дип көтелгән булса, ахырда монда җыелучылар саны 100гә җитте. Казаннан дистәдән артык кеше катнашты. Бу – яшь шагыйрәләр, журналистлар, Башкортстаннан чыккан кешеләр”.

ДИН ҺӘМ МӘДӘНИЯТ – БЕРГӘ

Тәбриз Яруллин фикеренчә, мондый чараларда дин дә, мәдәният тә тигез чагылдырылырга тиеш. Гомумән, татар яшьләре Форумы соңгы чорда дини һәм милли эшләрне бергә алып бара, чөнки моның нәтиҗәсе зуррак. “Очрашуда имам вәгазе белән генә чикләнмәскә булдык, ә аңа мәдәни төсмер дә өстәдек, - ди Тәбриз. - Мисал өчен, Мәскәүдә иҗат итүче дизайнерлар гаиләсе - Мәрдәншиннар дизайн студиясе чыгыш ясады. Алар үз иҗатында татар милли бизәкләрен заманча дизайнда куллануның яхшы үрнәген күрсәтәләр. Моннан кала, әдәби-музыкаль чыгышлар да күп булды. Менә шундый дини-мәдәни кичә ясауны без узган елда Казанда яшьләр өчен Корбан ашы уздырганда сынап караган идек инде”, - ди Форум рәисе.

Мәҗлеснең тагын бер үзенчәлеге – аны оештыруда рәсми һәм рәсми булмаган милли оешмалар катнашмаган. Нибары үзара аралашып, очрашып торган яшьләр җыелган: Казанга узган ел Форумга һәм быел Универсиадага килгән делегатлар, “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә катнашучылар, журналистлар, шагыйрьләр, көй язучылар, Интернет аша табылган татарлар. Башкортостан башкаласында яшәүчеләрдән кала, Миякә, Борай, Әлшәй, Кушнарен, Стәрлебаш, Октябрьскидан да яшьләр килгән.

ОЧРАШУНЫҢ БАРЫШЫ

Очрашуның дини өлеше өчен Сарытау шәһәреннән махсус шушы чарага килгән Бөтендөнья татар яшьләре шурасы әгъзәсе Рөстәм Гыйльметдинов җавап бирде. Рөстәм хәзрәт Рамазан ае, Ураза тотуның файдасы турында чыгыш ясады. Аннары Кол Шәриф мәчете мөәзине Илзам Хаҗиев азан яңгыратты. Коръән сүрәләре укылды. Авыз ачканнан соң чыгышлар, һәм кичәнең мәдәни өлеше башланды. Шунысы кызыклы, шагыйрьләрнең һәм җырчыларның башкарган әсәрләре арасында дингә багышланганнары да күп иде, бу татар милләтендә дин һәм мәдәниятнең тыгыз үрелеп баруын тагын бер кат дәлилли.

Әйтергә кирәк, Казаннан Уфага кунак булып барган яшьләр арасында Башкортостаннан чыкканнар шактый. Мисал өчен, алда искә алынган Mardesign (www.mardesign.ru) студиясенә нигез салучы Айдар Мәрдәншин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист Гөлназ Бәдретдин. Танылган тележурналист, “Мәдәният дөньясы” тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтова да шулай ук бу яклардан.

Кичәне “Татарлар” тапшыруы журналисты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Раил Өметбаев һәм Тәбриз Яруллин алып бардылар. Чыгыш ясаучылар арасында “Ялкын” журналы мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, шагыйрә Эльвира Һади, Луиза Янсуар, яшь иҗатчы Линар Закиров, Эльнар Байназаров һәм башкалар бар иде.

Йолдыз Миңнуллина очрашуда катнашучыларны “Ялкын” белән таныштырды, үз шигырьләрен укыды, шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Луиза Янсуар үзенең тирән хисле шигъри юллары белән тыңлаучылар күңелен әсир итте. Яшь шагыйрә Эльвира Һади исә күптән түгел Мәскәүдә чыккан китабын тәкъдим итте. Эльнар Байназаров гитарада уйнап, җырлар башкарды.

Казан иҗатчыларына Башкортостан яшь сәләтләреннән лаеклы җавап та булды. Мәҗлестәшләргә аеруча көй язучы Айдар Юнысов җырлары ошады. Чыгышлардан соң интеллектуаль уеннар китте: ислам һәм татар тарихына кагылашлы сорауларга җавап табу, Башкортостаннан чыккан мәшһүр татарларның исемнәрен атау... Алар бихисап булганга күрә, алып баручылар бу бәйгене туктатырга мәҗбүр булды.

“Минем өчен бу очрашу бер тәҗрибә булды. Бу ифтарны оештыруда күп әйберләр беренче тапкыр кулланылды. Мәсәлән, чараны уздыруга акчаны без фандрайзинг (fundraising) системасы аша тупладык. Нәтиҗәдә, безнең башлангычка Канада, Бельгия, Чехия татар яшьләре дә кушылды, Казаннан гына түгел, Татарстан һәм Башкортостан төбәкләреннән ярдәм иттеләр. Мәҗлесне оештыруның бер өлешен Сарытау меценаты Камил Әбләзов үз өстенә алды. Бу очрашуның мөһимлеген читтә яшәгән татарлар да аңлый, шуңа 400 сум кертеп чыккан студентлардан алып меңләгән сум бирүчеләргә хәтле булды”, - ди Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

БУ ОЧРАШУ – БЕР ЙОТЫМ САФ ҺАВА

Әйе, Башкортстандагы татар яшьләре белән эшләү мөһимлеген оештыручылар гына түгел, катнашучылар да бик аңлый.

“Мондый чараларны өчәр көн уздырырга кирәк, бер-беребез белән танышыр өчен, яңа проектлар уйлап, фикер алышу өчен”, - дип тәэсирләре белән уртаклаша шагыйрь Йолдыз Миңнуллина. - Чара миңа бик ошады. Мондый очрашулар Башкортостан татарларына гына түгел, безнең үзебезгә дә бик кирәк ”.

“Күренеп тора, Башкортстан татар яшьләре мондый очрашуларга сусаган, тик барыбер күпмедер дәрәҗәдә курку хисе да сизелә. Татар яшьләре - бу җирнең хуҗасы, һәм алар монда активрак булсыннар, курыкмыйча эшләсәләр иде”, - ди яшь журналист, Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Раил Өметбаев.

Раил сүзләренә яшь журналист Линар Закиров да кушыла: “Гәдәттә бит инде кунак булып килгән кеше тыйнаграк була, ләкин Казан яшьләре активрак булды. Мин Башкортстан татарлары да шулай кыю булуын теләр идем. Ә чарага килгәндә мин шулай дип әйтер идем - таштан, тимердән күперләрнең ничек салынганың күргәнем бар, ә менә рухи күперләр ничек салынуын күргәнем юк иде әле. Бүген мин Татарстан һәм Башкортостан татар яшьләре арасында шундый күпер салынганын күрдем”.

“Изге эш белән башланып китте бу элемтәләр, алар әле тагын да ныгыр дип уйлыйм. Чыннан да, Казанлылар үзләрен иркенрәк тотты. Бу табигый хәл. Башкортостан татарларына бүтән шартларда яшәргә туры килә, тарихи шулай корылган. Казан яшьләре мондый чараларны еш уздыра, шулар эчендә кайный, әмма бездә алар әле сирәк уза, бәлки безнекеләр каушабрак та калгандыр. Казанлылар безне дәртләндереп, энергияләрен биреп китте, зур рәхмәт аларга! Безгә мондый “канатландырулар” бик кирәк. Алга таба бурычыбыз - мондый очрашуларны ешрак оештырырга, Башкортстандагы миллионнан артык татарны уятырга, җанландырырга!”, - ди Башкортостанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы булып торган Альфия Раянова.

Эльвира Һади, шагыйрә: “Бу искиткеч башлангыч. Киләчәктә тагын да зуррак булуын, төрле төбәкләрдән яшьләрне җыеп, үсүен, киңәюен телим”.

Луиза Янсуар, шагыйрә: “Кайтып китәсе килми. Казандагы Уфа татар яшләре белән аралашкан бар, әммә алар инде ярым Казан, ярым Уфа кешеләре, кем укый Казанда, кем эшли. Ә мондагы яшьләрне без ишетеп кенә беләбез. Бу очрашуның иң мөһим бер ягы - без монда кемнең бар икәнлеген күреп кайттык, алар - кемнең бар икәнлеген күреп калды. Бу бик зур эйбер, бер-беребезне белеп, бер-беребезнең иҗатларын барлап барып, аралашып яшәсәк кенә, без киләчәктә нәрсәдер тудыра алачакбыз”.

“Дөрестән дә, мондый чаралар яңа кешеләр белән таныштыра, табыштыра, араларны якынайтырга мөмкинлек бирә”, - дип кушыла Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлекчәсенең активисты, Кол Шәриф мәчете азанчы Илзам Хаҗи.

“Бу минем ярым ватан, чөнки мин ярым башкорт. Минем өчен Уфа - ул беренче башкала, шуңа күрә Уфага кайту минем өчен бик зур бәйрәм. Уфаны мин үзем өчен яңа яктан ачтым. Уфада татарлар шундый күп икән. Уфа татарлары ничектер әдәплерәк, сөйкемлерәк - минем өчен бу ачыш булды”, - уз хисләрен яшерми автор-башкаручы, шагыйр, журналист Эльнар Байназаров.

“Татарлар үз Ватаннарында яшәгәндә, милләттәшләре белән аралашуның никадәр зур бәхет икәнен аңлап бетермиләр. Чит илләрдә, чит төбәкләрдә яшәсәң генә моның чын кыйммәтен аңлыйсың. Мондый чараларны оештыру бик мөһим. Зур да булмасын алар, бәлки ул, мәсәлән, бергәләп кинога барып кайту гынадыр. Тик үзара “күперләр”, мөнәсәбәтләрне җайлау - бик әһәмиятле. Башкортостан татарлары чын-чынлап чит илдә яшәгән кебек көн күрәләр, шуңа мондый очрашулар аларга бер йотым саф һава кебек”, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Кытайдан кайткан Пекин университеты галиме Әмир Мәликов.

Чара татар халкының рәсми булмаган гимны – “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.

Чараның фотолары белән биредә таныша аласыз - http://www.islam-portal.ru/novosti/104/4217/

Гөлназ БӘДРЕТДИН, Уфа-Казан


Возврат к списку