Исламские новости

Корбан – бөек мәгънәле йола 5 Ноября 2013

Корбан – бөек мәгънәле йола

Тарихыбызда татар халкының дин галимнәре, матбугат иреге барлыкка килү белән, халыкка ислам кыйммәтләрен ирештерүдә газета-журналларны да куллана башлый. Казанның күренекле галиме Галимҗан Баруди да «Дин вә әдәб» исемендә бер журнал булдыра. Корбан йоласына багышланган әлеге язма шул журналдан алынды. Язманы хәзерге телгә Фатыйх Хәбиб күчерде.

Корбан чалу – ислам дине шигарьләреннән һәм олуг билгеләреннән булган бер эш. Имам Әбү Хәнифә һәм башка байтак галимнәр фикере буенча, бу гамәл – мәҗбүри. Шулай ук, сөннәт дип әйтүче галимнәр дә күп. Мәҗбүри диелсә дә, сөннәт кенә диелсә дә, пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын, бу гамәлне бер дә калдырмыйча үтәгән, үзе өчен һәм өммәтендәге көче җитмәгән кешеләр өчен үз кулы белән корбан чалган. Ә менә көче җиткән, исламга ышанган кешеләргә корбан чалу – тиеш гамәлдер. Әгъзалары сәламәт, симез хайванны үз кулың белән яхшы итеп чалу тиеш. Әгәр үзе яхшы чала алмаса, булдыра алган кешене вәкил итеп, үзе аның янында Аллаһыга ялварып, кабул булуын теләп торырга тиеш.

Корбан чалу – Ибраһим галәйһиссәламнән калган сөннәт. Башта, Аллаһының боерыгы сәбәпле, ул углы Исмәгыйльне чалмакчы булган, углы да разый булган. «Аллаһы боерган эшне кыл, мин түзәрмен», – дигән. Ибраһим галәйһиссәлам углын чалмак булганда, аның вә углының Аллаһы хөкеменә вә боерыгына тулысынча буйсынуы ачыклангач, Аллаһы аларны бу бәладән коткарган вә олуг хикмәт өчен, аның углына фида итеп, бер шәрәфәтле кучкар җибәргән, углы урынына шуны чалырга боерган һәм шуның белән риза булачагын белдергән. Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын теләп, углы урынына шул куйны чалган. Әгәр Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын эстәп, сөекле улын корбан иткән булса, бәлки, бөтен диннәр әһелләренә улларны корбан итү тиеш булып калыр иде. Аллаһының бөтен кешеләргә мәрхәмәтедер ки, кеше урынына, Аллаһыга якынаю, үзенә фида кылу максаты белән бер хайван чалып, Аллаһы ризалыгы өчен садака һәм ярдәм итсә, шул җитә торган булган. Бәндә шөкер кылсын, Аллаһы Тәгалә инсан баласын корбан итүне тиеш вә мәҗбүри итмәгән, үзенең ризалыгын шуңа бәйләмәгән, ә бер хайван җитә дип күргән. Шуңа бу шәригатькә куана-куана, бер хайванны корбан итеп, фәкыйрьләрне файдаландыру, шуның белән Аллаһыга шөкер итү вә якынаю тиештер. Кеше дә сәламәт кала, фәкыйрьләргә дә ярдәм була, гаиләгә дә иркенлек килә!

Корбан чалуда, Ибраһим галәйһиссәлам вакыйгасын искә төшерүдә – кешене корбан итүдән котылып, хайван корбаны белән чикләнү, аның белән күп әҗер-савапка ирешү, шул ук вакытта фәкыйрьләргә ярдәм, гаилә әһелләренә иркенлек кебек байтак хикмәтләр табыладыр.

Хәдис китапларында киләдер ки, рәсулуллаһ, аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын, гает намазын үтәгәч, хөтбәне тәмам кылу белән, шунда ук, печелгән мөгезле ике кучкарны Аллаһыга мөнәҗәт итеп, «Мөхәммәдтән һәм корбан чалмаган өммәтемнән кабул ит, бисмилләһи Аллаһу әкбәр», – дип, үз кулы белән чалган.

Имам Әбү Дауд риваятенә күрә пәйгамбәребез ошбу рәвештә мөнәҗәт кылган: «Күкләрне вә җирне барлыкка китерүчегә бер Аллаһыга гыйбадәт кылучы буларак, йөземне юнәлттем һәм потка табынучылардан булмадым. Минем намазым да, корбаным да, тормышым да, үлемем дә – галәмнәр Раббысы булган Аллаһы Тәгалә өчен. Миңа шулай әмер ителде һәм мин – иң беренче буйсынучылардан. Әй Аллаһы, бу Синнән һәм Сиңа!» Ошбу рәвешле мөнәҗәт кылгач, куйны чалган.

Рәсулуллаһның корбан чалуын аңлатканда ике рәкәгать намаз укуны күчермәгәннәр – вә ышанычлы фикх вә фәтва китапларында күренми. Халыкның «Иман шарты» китабы өйрәткәнчә, корбан чалгач, бер сүз дә сөйләшми, тизрәк ике рәкәгать намаз укулары нигезле эш булырга охшамый. Ул намазны гавам халкы тиеш дәрәҗәсендә күреп килгәннәр, ул намазны укымаганда ярармы, корбан кабул булырмы, дип сораучылар күп булды. Бу бидгать дип фаразлана, халык арасына кергән, шуңа имамнарның бу мәсьәләгә игътибар итүләре бик тиеш.

Галимҗан БАРУДИ

Чыганак: «Дин вә әдәп» журналы, 1907нче ел, 13нче сан.

“Ислам портал” өчен текстны иске татар теленнән бүген әдәби татар теленә Фатыйх Хәбиб күчерде.


Возврат к списку