Исламские новости

Бөтен Русия хәләл нокталары – уч төбендә! 13 Ноября 2013

Бөтен Русия хәләл нокталары – уч төбендә!

Хәләл ризык белән тукланырга күнеккән кешеләр аңлар: таныш булмаган шәһәрләрдә андый урыннарны табуы бик кыен. Мәчет янында хәләл кафе булмый калмас, диеп, якынча чамалап эзләргә туры килә. Тик менә мәчетнең кайдалыгын белмәгән кешеләргә барыбер авыр – кайчакта ашарга урын табар өчен әллә никадәр кешегә шалтыратырга мәҗбүр буласың. Нәтиҗәдә, белешү-сорашуларга шул кафега барып җитәргә кирәк булган кадәр вакыт сарыф ителә.

Бу хәлдән чыгу юлын күптән түгел Мәскәү татар-мөселман яшьләре тәкъдим итте. Алар эшләгән мобиль җиһазлар өчен кушымта мәчетләр, хәләл ризык һәм мөселман әйберләре белән сәүдә итүче кибетләр, туклану урыннары турында иң кирәкле мәгълуматны туплаган.

Хәләл нокталарны ничек тиз һәм уңайлы итеп табарга – бу сорауга HalalGuideRussia кушымтасы җавап бирә.

HalalGuideRussia кушымтасыннан мәчетләр, гайбадәт кылу урыннары, туклану нокталары, ризык кибетләре һәм мөселман киемнәре кибетләрне табарга була. Кушымта хәләл ноктаның кайда урнашканын күрсәтеп кенә калмый, аңа иң якын һәм уңайлы юлны да күрсәтеп бирә.

“Бу кушымта Мәскәүдә яшәүчеләр өчен аеруча файдалы", - ди кушымтасының авторы Айрат Касыймов. – Ислам инфраструктурасы үсә, киңәя, кайчакта мөселманнар үзләре дә аның яңарышын күреп-белеп өлгермиләр”.

Шулай да, проектны үстерү буенча менеджер Әнвәр Сөнгәтүллин сүзләренә караганда, хәләл урыннарның иң күбе барыбер Казанда урнашкан.

Halal Guide Russia базасы ике ай саен тулыландырып тора. Аңа кергән “нокта”лар яңадан тикшерелә, яңа урыннар өстәлә, кушымтаның мөмкинлекләре арттырыла, аны куллану тагын да уңайлырак була бара. Мәсәлән, соңгы яңартулардан соң, эзләүчегә иң якын урнашкан нокталар исемлекнең башында чыга башлаган. Хәләл оешмаларның интернеттагы сәхифәләре турында мәглумат бирелә, һәм ул сәхифәләргә күчү мөмкинлеге дә бар. Якын арада буласы мөселман чаралары турында хәбәр итүче бүлек тә булдырылган.

Бүген кушымтада 1500дән артык хәләл нокта бар, алар Русия, Казахстан, Кыргызстан, Украина һәм Белорусиянең 50 шәһәрендә урнашкан. Исемлеккә көн саен яңа оешмалар теркәлеп тора. Якын арада кушымтаның инглиз, гарәп, төрек һәм татар телләрендә версияләре чыгарга тора.

“2013 ел ахырына нокталарның саны 30%ка артыр диеп уйлыйбыз, ди Айрат Касыймов. – Без яңа илләр һәм шәһәрләрне өстәячәкбез, безнең аша Русия генә түгел, БДБ илләре һәм якын чит илләрдәге мөселман урыннарын табарга ба мөмкин булачак”.

Halal Guide Russia кушымтасын AppStore һәм PlayMarket хезмәтләрендә эшли. Әйтергә кирәк, кушымтаны мобиль җиһазга урнаштыру – түләүсез.

Гөлназ БӘДРЕТДИН  

Исламский портал


Возврат к списку