Исламские новости

Кыш бабай түгел, Мулла бабай! 25 Ноября 2013

Кыш бабай түгел, Мулла бабай!

Чувашиянең Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис Сафиуллин ике атна Татарстан башкаласы Казанда Федераль уку үзәгендә дин хезмәткәрләре курсында укып кайтты. Хезмәт көненең икенче көнендә үк "Кара пулат" мәчетендә Мөхәррәм аена һәм Ашүрә бәйрәменә багышлап бәйрәм үткәрделәр.

Мәдрәсәдә укучы балалар өчен мөселман календаре буенча Яңа елны каршыладылар. Балалар күнеккән яңа елны Кыш бабай белән каршы алырга, монда да ансыз булмады. Тик Кыш бабай урынына таякларын тотып Мулла бабай килде.

Балалар Мулла бабайга шигырьләрен, Корьәннән сүрәләр укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, төрле уеннар уйнадылар.

Кыш бабайның сакалы ясалма икәнне балалар беләләр, "Мулла бабайның да ясалма түгелме икән"- дип, балалар Мулла бабайның сакалын тартып карадылар.

Иң кызыгы, бөтен бала Мулла бабайның бүләген алып өйләренә кайттылар. Бүләкне, балалар өчен Хайдәр Абдулбари улы Сафиуллин һәм Минач улы Зөфәр Ялюковлар әзерләделәр. Балалар өчен булышучыларга бик зур рәхмәт!

Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ

Исламский портал


Возврат к списку