Исламские новости

Уку вә укыту өчен мәчетләргә керүдән хатын-кызларны тыярга һич кемнең хакы юк – Мөхлисә Бубый 26 Ноября 2013

Уку вә укыту өчен мәчетләргә керүдән хатын-кызларны тыярга һич кемнең хакы юк – Мөхлисә Бубый

Ханымнар бүлеге

Диния Нәзарәтенә караган хөрмәтле имамнар вә дин галимнәренә

Нәзарәттә гаилә бүлегендә хезмәт итүем сыйфаты илә әйтеләчәк ошбу сүзләремне кадерле туганнарым вә балаларым булган хатын-кыз таифәсенә ирештерүегезне үтенәм.

КАДЕРЛЕ КАРДӘШЛӘРЕМ ХАТЫН-КЫЗЛАР!

Әүвәлге хөкүмәт безнең мөкаддәс динемезне җимерергә вә мөселманнарны руслаштырырга төрле чаралар кылса да, хәтта кайсы бер рус падишаһлары мәчетләребезне яндырып мәктәп вә мәдрәсәләремезне һәлак кылып, дин галимнәребезне үтереп, дин дин өйрәнүдән тыйсалар да, әлхәмдүлилләһ, аталарымыз вә бабаларымыз, гомумән, мөселман халыклары динемезне, әхлакымызны югалтмый вә бетерми саклап килделәр. Бу тугрыда иң зур хезмәт итүчеләр, кадерле аналарымыз вә әбиләремез вә гомумән хатын-кызлар булдылар. Ачык рәвештә дин өйрәнү тыелган вакытларда балалага дин өйрәтеп мөкаддәс ислам динен арамызда саклап калмыш кемсәләр безнең карт аналарымыз һәм әбиләремездер.

Рус падишаһлары дин йортларымыз булган мәктәп вә мәчетләребезне һәлак кылсалар да, безнең әби вә бабаларымызның калебләрендә булган дин мәхәббәтен һәлак кылырга көчләре җитмәде, аларның таза калебләре вә көчле иманнары рус падишаһларының кылыч вә мылтыкларыннан көчлерәк булды.

Аллаһка хәмедләр улсын, бүген шул залим вә мөстәбид хөкүмәт егылды, аның урынына һәрбер адәмгә үзе теләгән диндә булырга ихтияр бирүче шуралар хөкүмәте урнашты. Ундүрт яш булган яки беренче баскыч эш мәктәбен тәмам иткән балаларга (ирләренә вә кызларына) мәчетләрдә дин дәресләре укытырга мәркәз хөкүмәт тарафыннан рөхсәт бирелде.

Мәчеттә укыту дигән сүздән бу укытуның ир балаларга гына хас икәнлеге аңланмасын, ислам динендә мәчет вә җәмигъ ирләргә генә хасланган урын түгел, бәлки һәрбер мөселман өчен уртак бер гыйбадәт йорты, вәгазъ вә нәсыйхәт тыңлау, уку вә укыту өчен мәчетләргә керүдән хатын-кызларны тыярга һич кемнең хакы юк.

Чөнки хәзрәт рәсүл Мөхәммәд ислам һәмдә ислам хәлифәләре заманында хатын вә кызлар мәчетләрдә хазир булалар, гыйбадәт исламияне кылалар, пәйгамбәрнең хәлифәләренең һәм дә башка дин галимнәренең вәгазь-нәсыйхәтләрен тыңлыйлар, дәрес укыйлар, хәтта кайберләре үзләре дә вәгазь сөйли вә дәрес укыталар иде. Тарих белгән кешеләргә гарәп хәлифәләре вакытындагы бу кеби хәлләр бик ачык мәгълүм. Шуның өчен хәзердә дә хатын-кызлар мәчет дәресләрендә мәхрүм булмасынннар, дин дәресләре укысыннар, дин рәсемләреннән вә дини әхлаклардан хәбәрдар булсыннар.

Мөмкин булганда кыз балалар ир балалардан аерым рәвештә икенче бер сәгатьтә укысыннар. Болай уку мөмкин булмаган тәкъдирдә урыннары аерым (бүлмәләрнең бер тарафында ирләр, икенче тарафында кызлар) булып, ир балалар илә бергә бер дәрес укулары да мөмкин.

Мохлисэ.jpg

ХӨРМӘТЛЕ ТУГАННАРЫМ ХАТЫН-КЫЗЛАР!

Ошбу дин укыту хакында булган рөхсәтне зур ганимәт белеп кыз балаларыгызны мәчетләрдә дин дәресе укытудан мәхрүм калдырмаска тырышсагыз иде. Чөнки һәр кемгә мәгълүм, буген унике, ундүрт яшендә булган кыз балаларга киләчәк көндә бик зур хезмәтләр йөкләнәчәк, болар бер вакыт үзләре ана булып, бер гаиләнең тәрбиячесе вә балаларына дин йөрәтүче булачакларыннан һәм дә балаларның калебләренә дин мәхәббәте урынлаштыру аталардан вә бигрәк аналар өстенә тиеш булганлыктан аларның тәрбияле булулары вә дин исламны белүләре бигрәк тиешледер.

Шуның өчен кызларымыз киләчәк көндә башларына төшәчәк вазыйфаларын бу көннән белеп, өйрәнеп куйсыннар. Яхшы вә тәрбияле гаилә башлыгы булу өчен әзерләнсеннәр. Үзләре тоткан динне, дини әхлак вә тәрбияне белеп үзләренә иң якын сердәш кешеләре булачак ирләрен вә балаларын тәрбия вә идарә кылуның юлларыннан мәгълүматлары булсын.

Халыкларның, милләтләрнең аңлы вә гайрәтле, эшлекле вә акыллы һәм дә яхшы холыклы булуларында иң зур сәбәп аналар булып, динле вә тәрбияле аналар моның өчен мисал эзләгән кешеләр бик күпне табалар.

КАДЕРЛЕ ТУГАННРЫМ ХАТЫН ВӘ КЫЗЛАР!

Ошбу югарыда сөйләгән сүзләремне игътибарга алып үз тәрбияңез дә исләмия илә холыкландырырга тырышып, низам буенча җәмигъ мәктәпләренә йөрергә мөмкин булганнарын барсын да йөртеп дин укытсаңыз иде. Бу эшеңездән үземезнең мөршидемез Рәсүлүллаһ хәзрәтләре риза булыр, Аллаһ Тәгалә дә бу гамәлеңез бәрабәренә зур саваплар язар һәм ахирәт көнендә йөзегез ак, күңелегез шат булыр.

Диния Нәзарәтендә казыя Мөхлисә Бубый

Чыганак: “Ислам” журналы, 1925 нче ел, 5-6 саннар.

Иске татар теленнән бүгенге әдәби телгән Фатыйх Хәбиб күчерде

Исламский портал


Возврат к списку