Исламские новости

Мөселман мәгарифе торгынлык кичерә. ВИДЕО 21 Ноября 2013

Мөселман мәгарифе торгынлык кичерә. ВИДЕО

Мөселман мәгарифенең бүгенге халәте – торгынлыкка күчә бара. Әлеге фикерне Татарстанда мөселман уку йортлары ректорлары җиткерә. Соңгы елларда мәдрәсәләргә укырга керүчеләр кимегән. Ә инде гыйлем йортын тәмамлаган шәкертләр авыл мәчетләренә атлыгып тормый. Бу проблема  Татарстандагы 9 мөселман уку йортының барысына да хас. Хәзер Татарстан Диния нәзарәте әлеге өлкәдә үзгәрешләр кертергә ниятли. Бу мөселман мәгариф системасын  стандартлаштыру, укыту сыйфатын яхшыртуга бәйле.

ТАТАРСТАНДА 1400 МӘЧЕТНЕҢ 850сенә ИМАМНАР КИРӘК

“Без Диния нәзарәте белән зур булмаган тикшерү үткәрдек. Бүген Татарстанда 1400 мәчетнең 850сенә имамнар кирәк. Ә без бит инде 20 ел эшлибез! Әле 1990нчы елларда 15 мәдрәсә бар иде. Без 20 ел эчендә мәчетләргә 3 имам әзерләрлек шәкерт чыгарганбыздыр. Әмма алар кайда? Мәчеткә бармыйлар бит, - ди бу уңайдан Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Мөселман мәгарифе – ул мәгърифәтчелеккә, экстремизмга каршы торырлык бердәнбер корал. Татар мәктәпләре руслашып барганда, мәдрәсәләр яңгыр тамчысы сыман өмет бирә иде. Әмма бүгенге мөселман мәгарифенең торышы да сөендерми. Белем алган шәкертләр үз белгечлеге буенча эшләми, шуның белән беррәттән, мәдрәсәләргә килүчеләр дә елдан-ел азая бара. Бу Татарстанда булган 9 дини уку йортына да хас.

“Кызганыч, әмма бүген мөселман мәгариф системасы торгынлык юлына күчте дип әйтә алабыз. Без 1990нчы елларда дин җәмгыятькә әйләнеп кайтты, дип эйфория, эмоциягә бирелеп сөйләп килдек. Дини белем алырга тырыштылар тырышуын. Әмма прагматизм алга чыкты. Хәзер мотив кирәк. «Минем балам укып чыккач, кем була? Нинди эш хакы алачак? Фатиры булырмы?» – дигән иң гади сораулар ата-аналар белән яшьләрнең үзләрендә үк туа”, - ди РИУ ректоры.

Кавказда андый проблема юк диярлек. Әйтик, Чечняда үзгә бер система формалашкан. Анда имамнарга акча түләү эше җайлашкан. 1нче класстан 11нчегә кадәр дин нигезләрен укыталар. Әмма Чечняның үз үзенчәлекләре бар, шуңа да аның тәҗрибәсе безгә туры килеп бетми, ди белгечләр.

СОЦИАЛЬ ЯКНЫ КАЙГЫРТЫРГА, ЯКИ НИ ӨЧЕН ТАТАР ШӘКЕРТЛӘРЕ МӘДРӘСӘЛӘРГӘ КИЛМИ?

Хезмәт хакы мәсьәләсен бүген авылларда мәхәлләләр хәл итә алмый. 5 мең сум акча яшь белгеч өчен күп түгел. Өстәвенә, фатир мәсьәләсе туа. Шуңа да мөселман мәгариф системасының үсеше җәмгыятькә, мәхәлләләрнең ничек эшләвенә бәйле. Әгәр мәхәллә имамны эш хакы белән тәэмин итә алса, кадрлар барыр иде. Бу зур бер комплекслы проблема һәм бу өлкәгә бәйле кешеләрнең һәммәсен борчый.

Татарстан Диния нәзарәте хәзер мәдрәсәләрне стандартлаштыру эшенә кереште. Моңа татар шәкертләренең мөселман уку йортларына елдан-ел азрак килүе дә шик-шөбһәгә куя. Шул ук вакытта безнең уку йортларында Урта Азия вәкилләренең артуы сизелә. 2011нче елда Татар конгрессы китергән статистика буенча, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә – 60%, Мәрҗани мәчете каршындагы Казан ислам көллиятендә – 90% шәкерт – татар түгел. Ә бит муллаларга ихтыяҗ татар авылларында?!

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыр фикеренчә, хәзер мөфтият авылларга имам булып китүче шәкертләргә 180 мең сум күләмендә грант тапшыра. Шул рәвешле аларны салага җәлеп итмәкчеләр. Быел шундый шартларга 8 шэкерт риза булган. Мәгарифнең хәзерге вакытта бик мөһим икәнлеген аңладылар. Ул идеологик яктан да, кадрларны үзебездә әзерләргә кирәклеген дә әйтәләр. Илаһи мәсьәләләрне хәл итү өчен дә ул бик мөһим. Ә бит мөфтиятләр яхшы эшләсен өчен әзер кадрлар булуы кирәк. Ислам яңарышы профессиональ югары мәгариф системасыннан тыш була алмый.

МӘДРӘСӘЛӘРГӘ МИЛЛИЛЕК ҖИТМИ

Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин мәдрәсәләрдә диннән тыш, милли горурлык тәрбиясе дә сеңдерергә кирәк. Хәзер эш белән тәэмин итү буенча,  меңъеллык ис. мәдрәсә башка дини уку йортлар арасында иң уңышлы эшләүче. Әмма авылга имам булып кайтырга теләүчеләр азая бара.

Инде бүгенге дини уку йортларының халәтенә килсәк, чыннан да проблемалар шактый. Болар бер проблема – кадрларга лаеклы эш урыны булмау белән аңлатыла.

Беренче эш итеп, хәзер мәдрәсәләрдә программаларны стандартлаштыруны мәсьәләсен күтәрәләр. Ел ахырына кадәр стандартлаштыруның бер дәрәҗәсен эшләргә дип килешенгән. Әмма бу өлкәдә аерым проблемалар бар.

“Революциягә кадәр дә бездә төрле мәдрәсә булган бит. Мәдрәсә, гадәттә, авылда бер шәхес тирәсендә оешкан. Мисал өчен, Бубый укып кайткан, һәм аның тирәсендә мәдрәсә оешкан. Биредә стандарт дигән нәрсә булмаган, әмма бу традиция бит. Мәдрәсәләрне ниндидер калыпка кертеп, йөзсез мәдрәсә итеп калдыра алмыйбыз. Без гасырлар дәвамында калыплашкан традицияләрне югалтырга тиеш түгел. Бу турыда да сүз барды. Бәлки алар 3 еллык, яки 4 еллык булыр, әлегә билгеле түгел. Әйтик, «Мөхәммәдия» югары белем бирү мәдрәсәсен алыйк. Алар 5 ел укыта. Әмма мәдрәсә бит югары була алмый. Андый булса ул институт яки университетка әйләнер иде. Әмма «Мөхәммәдия» «Мөхәммәдия» инде. Аның революциягә кадәрге чорын алмасак та, 20 еллык тарихы бар. Ул Русиядә иң мәшһүр уку йорты. Бәлки ул безнең РИУга караганда билгелерәктер дә. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Без аларны 3 еллык мәдрәсәләргә төртеп кертеп, 20 еллык традицияне юкка чыгара алмыйбыз бит. Шуңа да боларны искә алып, стандарт мәсьәләсен карарга кирәк”, - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.

"БҮГЕН МӘДРӘСӘДӘ КЕМ НИЧЕК ТЕЛИ, ШУЛАЙ УКЫТА"

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, стандарт дигән сүз дини уку йортлары ректорларының эчен пошыра. Чөнки аларның күбесе ничек бар, шулай эшләргә өйрәнгән. Бүген алар мәсьәләне акчага кайтарып калдыра. Әгәр дә алар стандартлаштыруны кабул итсәләр, без моның нигезендә мәдрәсәләргә ярдәм итүне җиңеләйтә алабыз. Алар өчен дәреслекләр әзерләп, тулысынча методик яктан тәэмин итәргә мөмкин. Ике ел укыта торган мәдрәсә ди, дәреслеге юк ди. Аңа кем дәреслек язсын? Хәтта теләк булганда да аларга методик ярдәм күрсәтү шактый авыр.

Бүген Татарстанда 9 мәдрәсә эшли. Ләкин һәрберсе үзенең мөмкинлегеннән чыгып эш итә. Кем ничек тели, шулай укыта. Мәскәүдә дә без мәдрәсә һәм югары уку йортларының тышкы халәтен карадык. Парадоксаль ситуация бит. «Мөхәммәдия» 5 ел укыта, шул ук вакытта 2 ел гына белем бирүче мәдрәсәләр бар. Ислам югары уку йортларында проблемалар азрак. Алар бакалавр һәм магистратура системасына күчтеләр. Шуңа да бүген кадрлар әзерләүчеләргә мөнәсәбәт төрлечә дип әйтергә була.

Дәүләт стандартларында компетенция дигән әйбер бар. Ягъни программаны әзерләгәндә «Без кемне әзерләргә тиешбез?» дигән сорау безгә көн кебек ачык булырга тиеш. Шәкертнең белем дәрәҗәсе нинди булырга тиеш? Аңа күпме фән укыту каралган? Әйтик, Коръәннән, фикһтан шәкерт никадәр белем алырга тиеш? Боларның барысы да программага салынган булуы шарт”, - ди РИУ ректоры. Инде хәзер бу эш Татарстанда башланды. Диния нәзарәтендә махсус укыту методикасы үзәге оештырылган. Аңа бөтен мәдрәсәләр дә керә. Эшләргә генә кирәк.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ

Ислам порталы


Возврат к списку