Исламские новости

Ризаэддин Фәхреддиннең чыршы бәйрәме хакындагы сорауга биргән җавабы (“Шура” журналы) 23 Декабря 2013

Ризаэддин Фәхреддиннең чыршы бәйрәме хакындагы сорауга биргән җавабы (“Шура” журналы)

Сорау:

"Русларның Рождество бәйрәмнәре башлыча сабыйлык бәйрәмнәре буларак исемләнәдер. Бу көндә хәзрәт Гайсә шәрәфенә һәм дә сабый балаларның күңелләрен табар өчен елка кичәсе ясыйлар, ягъни чыршы агачын матур кылып, һәртөрле уенчыклар, конфет, яндырылган шәмнәр белән бизәклиләр дә, моңа балалар һәвәсләнеп кызыгып карыйлар.

Русларның инануынча елканың үзе хәзрәти Гайсәнең сабый вакытындагы яткан бишеген, чыршы ботаклары арасында янгучы шәмнәр исә монахларны, хәзрәти Гайсә бишеге янына алып баручы Вифлеем йолдызын искә төшерәләр имеш.

Елка кичәсе христиан балаларының бик яраткан вә дини хисләрен кузгаткан кичәләре буладыр. Бу елка кичәсен мисал буларак күрсәтәм. Русларда мондый дини хис кеби нечкә вә мөкаддәс хисләрне балаларга урнашдыра торган милли уеннары күптер.

Бу соң заманда кайбер мөселманнар да әлеге уеннарга балаларын катнаштыра башладылар. Башка милләтләрнең дини хисләрен урнаштыруда булган мондый уеннарга мөселман балаларын катнаштыру дөрес булырмы? Бу хакта җавап язсагыз иде.

Биләл Хисәми, Алмата.

Җавап:

Елка вә яфрак бәйрәмнәре христиан мәзһзбенә күрә дини бәйрәмме яки соңыннан кертелгән яңалыкмы? Моны тикшерү, белгәнебез кадәрлесен сөйләү дә безнең вазыйфа түгел, аны исә христиан мәзһәбендә булган кешеләр үзләре тикшерерләр вә сөйләрләр. Әлеге бәйрәмнәр үзләренчә тиеш яки тиеш булмасын, бу көндә дини бәйрәмнәреннәндер. Нинди генә чит дингә хас бәйрәм булса да булсын, аңа катнашу тәрбия ноктасыннан мөселманнар өчен ярый торган эшләрдән түгел. Мәҗбүрият булмаганда андый эшләрдән сакланырга тиешле. Ләкин гомуми фикер юнәлгәннән соң коры тыюда файда күрелмәс, хәтта күп вакыт коры тыюлар, халыкларның хирыслыгын арттыруга сәбәп булыр.

Rizaeddin_Fahreddin.jpg

Шуның өчен мондый эшләрдән тыюны тәрбия ысулына салырга тиешле. Әгәр дә моның урынына балаларга махсус бер бәйрәм кичәсе ясалса, күңелләр шуңа канәгать итәр, башкаларга китмәс.

Моның өчен иң мөнәсип нәрсә мәүлүд бәйрәме ясаудыр. Мөселманнар, мәүлүд бәйрәме исеме белән балаларга махсус шатлык кичәләре ясар булсалар вә балалар аңлар кадәр Расүлебез тормышын укыштырсалар, балаларга махсус әдәби хикәяләр вә кызыклар сөйләсәләр күңелләре, хатерләре ачылыр, бер-берсе белән белешеп, дуслашырлар, үзләренә туры килгән әдәп вә гадәтләрне өйрәнерләр вә шундый кичәне һәр ел көтеп алырлар.

Мәүлүд бәйрәмен иске вакытлардан кылып киләләр, балалар кичәсе исә шуның бер төре генә булыр.

Мәүлүд бәйрәме исеме муафыйк күрелмәсә, мотлак балалар вә шәкертләр кичәсе исеме белән дә рәхәт кичәләр тәртип кылырга мөмкин.

Ислам шәригатенә күрә дини бәйрәмнәр уйлап чыгару дөрес булмаса да, дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк. Кырга, хозурга чыгу кебек, болар мобах эшләрдер. Мәүлүд бәйрәме үзе дә дини түгел, ә фәкать әдәби вә горфи бәйрәмдер. Ният сәбәбеннән мобах эшләр өчен савап вә гөнаһ билгеләнергә мөмкин булса да, бу эш горфи вә әдәбилеккә каршы килми".

Ризаэтдин Фәхретдин

Чыганак: “Шура” журналы, 1912 ел, 3 нче сан,

Иске татар теленнән бүгенге әдәби телгә Фатыйх Хәбиб күчерде.

Ислам порталы


Возврат к списку