Исламские новости

Чит төбәктә динне ничек сакларга? - Вәгыйзь хәзрәт Яруллин тормыш юлы (ВИДЕО) 4 Декабря 2013

Чит төбәктә динне ничек сакларга? - Вәгыйзь хәзрәт Яруллин тормыш юлы (ВИДЕО)

Аларның гаиләләрендә бөтен кеше дин юлында. Самара өлкәсе мөселманнарының беренче мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллинның әтисе дә мулла булган, үзе дә 30 ел мөхтәсиб-мөфти вазыйфаларын башкара. Хәзер аның хезмәтен улы Талип хәзрәт Яруллин дәвам итә. Чит төбәктә яшәп, динне ничек сакларга?

Вәгыйзь Яруллин үзе Татарстанның Аксубай районында туган. Совет чорында әти-әнисе колхозга керергә, муллалыкны бирергә теләми, балаларын дини тәрбия биреп үстерә. Самарага киткәч тә, Вәгыйзь хәзрәт дин юлыннан тайпылмаган. Башта Самара өлкәсенең мөхтәсибәтендә, аннары мөфтиятендә – гомуми 30 елга якын шул өлкәдә җитәкче булып эшли. Шул арада өлкә мөселманнары өчен зур авторитетка әйләнә ул.

Төбәктәге татар халкының дингә яхшы мөнәсәбәте сакланып килүе – ата-ана тәрбиясеннән, ди ул. Үзе дә милләттәшләренә үрнәк булып, балаларын динле, тәрбияле итеп үстерә. 2012 елда мөфти вазыйфасын  Улы Талип хәзрәт Яруллин – әтисеннән эстафета таягын алып, бүгенге көндә Самара өлкә мөфтие хезмәтләрен үти.

Мөфтине яшь татар вәкилләренең туган телләрен белмәү мәсьәләсе борчый. Милләттәшләрен дин нигезләренә төшендергәндә дәресләр татар телендә алып барыла. Җәй айларында мәчетләрдә курслар, балалар лагерьлары ачыла. Тик соңгы елларда балалар саны азая икән. Чөнки лагерьга күбрәк сабый җыю мөмкинлеге юк. Шулай ук Талип хәзрәтнең балалары да бабалары диненнән тайпылмый. Вәгыйзь хәзрәтнең оныгы, һөнәре буенча, инженер булса да, Ильяс читтән торып Россия ислам университетында укый. Ә Мөфтинең икенче улы Ислам - Мөхәммәдия мәдрәсәсе талибе.

Рания Садыйкова, Ислам порталы


Возврат к списку