Исламские новости

Рождествоны көттертмәс өчен, үз бәйрәмнәребезне аннан артык күңелле итәргә кирәк ("Казан мөхбире") 30 Декабря 2013

Рождествоны көттертмәс өчен, үз бәйрәмнәребезне аннан артык күңелле итәргә кирәк ("Казан мөхбире")

ИКЕ БӘЙРӘМ

Бер атнадан бирле Казанда зур бәйрәм: узган дүшәмбе көн хәзрәти Гайса туган имеш диеп риваят итәләр. Иртәгә ел башы. Мәктәпләр дә укылмый: дөнья яшь, киңәнечле, җанлы халык илә тулган. Кыскасы, бөтен көн кунакка йөрү, бөтен төн уйнап, бию берлән уза. Кая гына бакма, хәтта иң фәкыйрь кеше өендә дә бер почмагында фонарьле, уенчыклы, конфетлы елка, берәү гармун уйный, балалар көлә-көлә сикерешәләр. Театрлар тулы, клубларда иртәләргә кадәр бииләр. Газеталар, журналлар башка заманаларга караганда яхшырак чыга: боларда күз аера алмаслык матур ләүхәләр, укып туя алмаслык тәэсирле шигырьләр, әсәрләр бар...

Ник бу сөенеч, бу уен-көлке, бу бәйрәм? Фәкать 1906 нчы ел ул Гайса галәйһиссәлам туган өченме?

Юк! Бу бәйрәм, бу шатлык, бу уен-көлке һәммәсе дин вә милләт саклар өчен, хәтта башка дин вә милләттән булган халыкларны кызыктырып үзләренә мәхәббәт иттерер өчен.

Хаклары да бар: без дә кызыгамыз, яшьләремез Рождествоны, бәлки үз бәйрәмнәреннән артык итеп көтәләр. Чөнки Рождество бик күңелле уза. Онытмагансыздыр бит, элек милли театрларымызны Рождествода уйнадык. Бераз дөньяга чыга торган гаиләләремезнең балалары, елканы, уенчык вә конфетларны көтеп, әтиләреннән: “Кайчан Рождество?” диеп сорап торалар. Хәтта бәгъзе мөселман өйләренә елка кергән дә инде! Фәкать татар балалары гына укый торган бер-ике мәктәптә бөтен уен-көлке миләд Гайса бәйрәмендә генә була.

Бу күңелле атнадан берничә көн соң безнең дә бер бәйрәмебез, Корбан гаете булачак. Ләкин яшьләремездән күпме кеше аны искә төшереп, көтеп, кайгыртып тора?

Кибете, өе һәм мәсҗеденнән гайре дөньяның һич бер ягына күз салмаган хөрмәтле бер абзый әйтә алыр:

- Бәйрәмнәрдә гыйбадәт итәргә тиеш. Уен-көлке ярамый. Рус бәйрәмнәрен күрергә, белергә, уйларга да дөрес түгел. Аларга катнашып, буталып йөрү бөтенләй харам.

1521675_724548250890636_1420874076_n.jpg

Бик тугры сүз, әмәннә вә саддәкънә (инандык вә ышандык). Ләкин нишлик соң? Булмый, кулыбыздан килми. Кеше табигатеннән узалмый: кечкенә бала ялтыравыклы, тәмле әйберләр ярата. Яшь егет уйнарга, көләргә, күңел ачарга тели. Бу хәлне бетерергә мөмкинме? Чын насраният бетерергә теләгән иде. Бөтен инсаннарны дөньяны ташларга, монахлыкка, фәкать гыйбадәткә өндәгән иде. Ләкин хәзер күрәсез, нигә әйләнде! Румалыларның бәйрәмнәрен, германлыларның шатлыкларын – һәммәсен җыйды. Хәтта хәзер дә дини шикелле каралган елка потка табынучы германлыларның билгесе. Чара юк. Рождествоны көттертмәс өчен, үз бәйрәмнәребезне аннан артык күңелле итәргә кирәк...

Чыганак: “Казан мөхбире” 1907 №197

 

шунда ук:

ЕЛ БАШЫ

Безнең милли ел башы кайчан?

Мөхәррәмдә түгелме соң? Алай булгач ник һәммә эшләрне гыйнвардан башлыйбыз, йөртәбез?

Татарча календарьларыбыз бөйлә мөхәррәмнән түгел, гыйнвардан башлана. Сакалны кистергәндә озынлыгын мотлак вершок берлән үлчи торган баккал фәлән агай да, сату дәфтәрләрен рус ел башыннан башлый.

Мин дә үземне милләтче диеп йөрсәм дә, менә, гыйнварга бу язуларны язам!

Аһ, кайчан беренче мәсҗеднең ае да зур, якты, ялтыравыклы иң куе төтен илә дә капланмаячак кадәр ялтыравыклы булыр икән?

Хөр милләтче.

Иске татар теленнән бүгенге әдәби телгә Фатыйх Хәбиб күчерде.

Ислам порталы


Возврат к списку