Исламские новости

Төмәндәге дини таркаулык. Видео 28 Декабря 2013

Төмәндәге дини таркаулык. Видео

Төмән өлкәсендә дин әһелләре үзара уртак тел таба алмый.  Җирле халыкта мәдрәсәләрдә укытучы имамнарга   карата ризасызлык туган. Кайбер гыйбадәтханәләрдә дини белемне Азия илләреннән килгән мөгаллимнәр бирә. Төбәктәге мөселманнар бу вазыйфаны татарлар башкаруын телиләр. Әлеге проблеманы  Диния нәзарәтләре хәл итәргә тиеш, югыйсә. Тик алар үзләре дә бер-берсе белән килешә алмыйча яши.

Төмән өлкәсендәге хәл Крыловның мәсәлен хәтерләтә. Аккош, кысла һәм чуртан бер арбаны өч якка тарткан сыман, биредә дә өч Диния идарәсе бер дилбегәне үзара бүлешә. Төбәктә һәркайсының аерым атамасы,  эш тәртибе дә аерыла. Тик рәсми төстә берсе дә низаг барлыгын танымый.       

- Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, Корбан гаетен уздырдык, - дип кенә әйтеп, чикләнә Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин.

Төмән шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә иртәнге намаз. Ул өлкәнең төп гыйбадатханәсе. Җирле Хакимият аны үз канаты астына алган. Даими рәвештә финанс яктан ярдәм итеп торалар. Мәчет Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә карый. Тик нәкъ менә бу идарәне традицион ислам кануннарыннан тайпыла дип саныйлар.

“Төмән  өлкәсенең диния нәзарәте сәләфилек юнәлешенә кереп китте. Яшьләр көч белән  җиңмәкче була”, - дип тасвирлый вәзгыятьне Төмән өлкәсе татарлары Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров.

Бик еш авыл мәчетләренә имам итеп җирле татарларны түгел, ә  Азия илләреннән кайткан дин әһелләрен билгелиләр. Халык, нигездә, шуңа карата канәгатьсезлеген белдерә. Тик проблема дини чикләрне үтеп, инде күптәннән иҗтимагый  яссылыкка күчте. Мәчетләрдәге бүгенге вәзгыятьтә үзебезнең гаеп тә бар диләр.

“Мәчетләр, җирләр теркәлмәгән. Салым инспекцияләре аларны яба”, - ди Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Ришат Җиһаншин.

Мисал өчен, Россиянең Азия өлеше мөселманнары нәзарәте вәкилләре бик актив авылларда йөри. Тик аның рәисе бу гап-гади эш сәфәрләре һәм идарәләр арасында низаг юк дип белдерә. Автономия башлыгы исә аңлашылмаучанлыкны бетерер өчен нәзарәтләрне кичекмәстән берләштерү  кирәклеген ассызыклый.

“Халык курка башлады, шуңа күрә берләшергә кирәк”, - дип хафалана Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Ришат Җиһаншин.

Бердәмлек ул көч, әлбәттә. Ләкин аңа ирешү өчен бөтен якларның да моңа әзер булуы кирәк. Бердәмлек идеясе бары дини өлкәгә генә кагылмый. Мәчетләрдәге хәл ул таркаулыкның нәтиҗәсе генә диләр. Хәзер бу хәлнең сәбәбен ачыклап, шуны хәл итү зарур. Бергә бәйрәмнәр үткәреп кенә, уртак тел табып булмый, күрәсең.

Ислам порталы


Возврат к списку