Исламские новости

Ризаетдин мөфтинең Финләндия татары Гыймадеддин Җәмаледдин улына язган хатларының берсе (1935 ел) 30 Декабря 2013

Ризаетдин мөфтинең Финләндия татары Гыймадеддин Җәмаледдин улына язган хатларының берсе (1935 ел)

Ризаетдин мөфтинең Финләндия татары Гыймадеддин Җәмаледдин улына язган хатларының берсе (бәлки, соңгысыдыр да, 1935 нче ел, декабрь):

"Бисмилләһиррахмәниррахим.

Хөрмәтле Гыймад әфәнде! Үзегезгә, әхбәб(сөеклеләр) вә мусахибләрегезгә(дуслар) сәлам мәснүн тәблигъ(ирештерү) итәмез. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ.

Ноябернең 20 көнендә язган хатыгыз үз вакытында сәламәт иреште. Язганларыгыз мәгълүм булды. Йөргән җирләрегездә дә безне хәтерегезгә алып йөргәнсез, бу хәл әлбәттә күңелле.

Үземез бер хәлдә көннәр үткәреп торабыз. Бу кадәр озын гомерле булырмын дип фикерләмидер идем.

Һиҗри берлә 1275 нче ел җөмәдәл-ахыр 7 сендә дөньяга килгәнмен. (Милади берлә 1858 нче ел 31 нче декабрь – 1859 нче ел 12 нче гыйнварда). Икенче анамнан дөньяга килгән кечкенә бер туганымнан башкалары (үз анамнан дөньяга килгәннәр) һәммәсе күчеп беттеләр. Замандашларым да калмады. Гомеремне язу вә бозу һәм дә аны төзәтү берлә үткәрәмен. Язганларымны укучылар булачакка өметем юк. Өметкә урын да юк. Ләкин язу вә моталага(уку) берлә шөгыльләнү сәбәпле кайгылар онытыла вә гомер тынычлыкта үтәдер. Бу эш олуг ганимәт. Һәр хәлдә кешеләр кулларында йөк булмасам иде. Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәте берлә иманлы бәндәләрдән булып җиңеллек үзәрендә дөньядан күчсәм иде.

Һәр хәлдә әмәнәтегезне сәламәт алганым соңында Аллаһ Тәгалә насыйп итсә кичектерми җавабын язармын.

Үткән Октябрь 20 сендә сезгә мәктүб һәм дә ай башлары хосусында җәдвәл җибәргән идем.

Үземнән вә рафикамнан(иптәш) бөтен әкрибагызга, хосусан, хәлиләгез(якын) Фатыйма ханымга, әүләд(балалар) гәзизәләрегезгә сәлам вә хәер догалар кылуыбызны тәблигъ итәмез.

Аллаһ Тәгалә һәрберемезгә үзенең әбәди(мәңге) булан мәрхәмәтен вә лотфын ихсан кылсын “лә хәүфүн галәйһим вә лә һүм йәхзәнүн(аларга курку һәм кайгы ирешмәс)” дигән бәндәләре җөмләсенә кертеп мәсгүд(бәхетле) итсен иде. Вәссәлам мәгәл-ихтирам(ихтирам белән).

Ризаетдин бин Фәхреддин

1354-1935 ел 7 рамазан-3 декабрь

Уфа Тукай 50"

Иске татар теленнән бүгенге әдәби телгә Фатыйх Хәбиб күчерде.

Ислам порталы


Возврат к списку