Исламские новости

Бик салкын буранлы кыш көне, өлкән кешеләр руза тота иделәр... 12 Июля 2014

Бик салкын буранлы кыш көне, өлкән кешеләр руза тота иделәр...

Бик матур бер хикәя  (Шура, 1915, №12).

Безнең күптән түгел һәммәмезне бик җиңеллек белән укырга-язарга, үземезне танырга өйрәткән бик кадерле Исмәгыйль бабамыз бар иде, ул хәзер бу дөньядан күчте, рухына ошбу кечкенә хикәяне багышлыйм.

Татар-төрек углы.

Бик салкын буранлы кыш көне, өлкән кешеләр руза тота иделәр...

 

I

Әнинең: “Һади, син шәп бит иркәм, саламны ныграк итеп төйнәп алып кер дә, аннан соң эшең бетәр авыз ачуга...”, диюе мине яхшы күңелләндерде. Әни теге якка җылы итеп якмакчы була, бу якта авыз ачуга итле аш пешә... Рәхәт! Безнең әти дә һәрвакытта өйнең җылы булуын ярата: “Өй суык булса ул, анда ямь дә юк, кот та юк”, ди торган иде. Ә без шуның уңаена җылы сөеп өйрәнгәнбез инде. Һади абзый салам керткәч, әни түр якның казанына су китереп салды да, пиченә ут төртеп, миңа ягып торырга кушты. Башта кызуы рәхәт булса да, соңга табан, бер җылынгач, бик кыен инде ул пичкә ягу дип әйткән нәрсә – тирлисең, пешәсең, ут чыгуыннан да куркасың. Ләкин әни кушкач “һи”лап тормыйсың – ягасың да ягасың. Бүген дә мин пичне бик нык кыздырдым. Әни үзе дә: “Әһә, углым, бик күп яккансың икән, җитәр инде, әтиең тегермәннән өшеп кайткач, өйне җылыткан өчен сине сөяр инде”, дип чак туктатты.

Теге якта Һади абзый: “Бу Габдеррахман җизни сау булып тора күрсен, бик озаклады тегермәндә, сәхәрдән киткән кеше...”. Әни: “Аллаһ сакласын, буранда берүзе...”, диешәләр.Минем уема килә: “Сау булсын дигән була имеш! Әти кадәрле әти булсын да – сау булмасын; күпергә җитеп киләдер инде... Җирән ат, кичә генә ясаган яңа камыт берлән бер йөк ак онны, әти әйтмешли, рәхәтләнеп китеп тарта бугай...”“Әти күренми микән”, дип тәрәзәгә омтылсам, карарсың тәрәзәдән! Пыяла чәчәк-чәчәк булып бозланган, тышта буран ыжгыра, карларны тәрәзәгә китереп-китереп бәрә, көн дә караңгыланып бара. Пич янында рәхәт тә, ни, минем бит эшем бар әле үти торган: ахшам әйткәнне тыңлап торып, әниләргә хәбәзр бирү. Әмма буген тышта көрт башына менеп азан әйткәнне карап булмый инде. Бик суык вакытларда тәрәзә төбенә басып карый торган идем дә, хәзер анда барырга да куркыныч... Ә, тукта, аш якта әни дә бар, тәрәзәсе дә бер кат.Менә мин тәрәзә төбенә басам да, пыяладагы туңны тын берлән эретеп күз кадәрле тишек ясалгач карыйм – урамда бернәрсә генә күренер лә! Курка төшәм: әти кайда икән хәзер? Тегермәннең өе эчендә утырадыр инде ул, атка солы биргәндер дә...Бу вакытта әни аш салып йөри, Һади абзый пимасын пичкә кибәргә тыга; әллә ничек икесе дә бик күңелсез йөриләр, эндәшмиләр, тындашмыйлар. Минем дә эч поша: ахшам да күренми, әти дә өйдә юк.

 

II

Бүгенге авыз ачуда һичбер, гадәттә була торган, бәйрәм сыйфаты юк. карангы төшкәч, “вакыт булгандыр инде”, дип, су берлән генә авыз ачтылар. Ашның токмачы берлән шурпасын гына күмәчләп ашадык та, ит һәм чәйне әти кайтуга калдырдык. Ашап беткәч, мин “амин” итмичә торып барам икән. Әни: “Һәй, инсафсыз бала! Алай гадәтсез кыланма, шәкердләр кебек кенә бул – аминныңны ит тә аннан тор!”, дип шелтәли куйды. Мин дә яңадан утырдым да, кулларым берлән битемне каплап, пышылдап кына: “Аллаһуммәр-зукнә ризкан вәсиган хәләлән таййибән – э, э, әни, “таййибән”нән соң “мин хәйсу”ме инде?” дип, әнинең ярдәме берлән ахырына кадәрле укып битне сыйпап, торып киттем. Һади абзый да: “Тәһарәтем бар, мин тәравихка барып килим, җизни кайтса, атын куеп торыр, үзем карармын”, дип чыгып киткән булган иде дә, “күз ачкысыз” булгач, кире кереп юкәләр тузгатып, әллә нәрсәләр ишә башлады.Өчле лампа күңелсез генә яна, самовар өметле генә чыҗылдый, әни кулына өрә-өрә табак-савыт юа, урамда бер эт улый. Аңардан әни зарлана: “Гыйззәтнең Мальчигедер инде, хәерсез, үз башыңа булгыры”, ди. Һади абзый көйләп кенә сызгырып, үз эшендә...

Кешене белмим – безнең әни көненә әллә ничә мәртәбә намаз укый иде – иртә дә, көндез дә, кич тә. Менә бүген дә ул вак-төяк эше беткәч, тәһарәт төзеп, киштәдән намазлык итеп җәяргә әтинең яңа җиләнен алды да, бишле лампа яндырып, ак якка намаз укырга чыгып китте. Ул чыгып киткәч, мин алай итеп, болай итеп Һади абзыйдан чыбыркы үрдертеп алдым. Бик шәп шартлый торган чыбыркы иде дә, көтүгә каршы бара торган вакыт булмагач, бик кызыгы да булмады. Мин эш юктан йончып төрле әмәлләр берлән түр як шүрлектән мулла абзыйның (ул хәзер читтә иде) китаплары арасыннан кич табышмаклар укый торган кенәгәсен алып сурәтләрен карый башладым. Ертылып төшкән бер биттә әллә нинди кеше кашык тотып утыра; әмма кызык тадыр инде! Мулла абзый кебек булып читкә китеп йөри башлагач укырмын әле, югалмасын, дип шул сурәтле битне пич артындагы “борынгы китаплар” шүрлегенең ярыгына кыстырып куйдым. Сурәт каравы да туйдырды. “Әни, мине сәхәргә уятыгыз”, дип әйтер өчен әнинең намаз укып беткәнен көтәм дә – юк, укып бетми шул. Тәмам ялыгып беттем. Менә ул амин итте дә, хөрмә төшеннән ясаган туксан тугызлы тәсбихне үрелеп кенә, тәрәзә янындагы кадакка элде... Беттеме, дисәң – яңадан иелеп утырып кулларын тезенә куйды да, мыңгырдап кына: “Тәбәракәл-ләзи..” укырга башлады. Шул минутлар һаман күз алдында: мин сандык өстендә аякларымны салындырып уң кулыма таянып утырганмын, әнинең тавышы гүя мине йоклатыр өчен чыга – күзләрем йомылып та китә, кинәт-кинәт буран ыжылдый, тәрәзә шакылдаган кебек тоела... Капка ачыла... Әти кайтты! – дип куркып уянсам – юк, үзем сандыктан маңлаем берлән төшеп китә язганмын икән. Әни һаман намазлыкта утыра, күлмәгенең киң вә озын җиңенә кулын тыгып тоткан да, күзләрен сөртә. Миңа карап: “Ят инде, углым Сәлим, күрәсең, йокың бар бит”, диде дә, сулы борынын җиңе берлән сеңгереп алды. “Ә, мин әйтәм, елый икән”. Уяныр-уянмас урынымнан кузгалдым да, әнинең муенына барып сарылам: “Әти нишләп кайтмый икән, ә? Буран булгач бүредән куркадыр инде ул, әйе бит, әни?” – дим. Әни мине ике кулы берлән кочаклап түшенә кыса: “Әйе, бәбкәм, әйе... Әй, ходаем, тигезлек, шатлык..., бәхет, дәүләт..., кеше бусагаларына барырга насыйп итмә..., иман...”. Тагы әллә нәрсә, әллә нәрсәләр теләп чыгып китте. Мин дә әнинең кочагыннан аның йомшак тезенә төшеп йоклап барам икән, бер эссе генә яшь тамчысының битемә төшүеннән сискәнеп китеп, әнинең чыраена караган идем – түгәрәк күлем ташый башлады. “Чү, елама, углым!” дигән була әни. Шуннан соң мин әнинең: “... минәш-шәйтанир-раҗим, бисми... рахмәнир-рахим” (безнең әни әгүзе бисмилләһнең башын эченнән генә әйтә торган иде ахры), дип мине урынга күтәреп салганын белдем. Чынлап йоклар алдыннан теләк телим: “Я Рабби, ходаем, әти-әни үлмәсәләр ярар иде... әби дә әллә ничә еллар торсын әле – (әй, мин әни кебек оста тели белмидер идем шул – яза белгән булсам, язып укыган булыр идем дә, кая суң ул) – әти буранда каракларга очрый күрмәсен.... минем камалы бүрек чөйдә эленеп тора микән? Караклар тимәсен...”. Шуннан соң сез мине йоклап киткәндер дип уйлый торгансыздыр? Юк әле.Ул ике арада ишек тупсасы тавышы, Рокыя күрше берлә әллә кемнең әнине атнакич тәравих чәенә чакырулары, әнинең теге “эшләре ирегеп, менә бу вакытта кеше чакырып” йөргәннәрне шелтәләве, әти турында кайгырышулар, шәйтанның богаулы булуы – болар һәммәсе  минем колактан үтеп торалар. Менә мин изеләм, буыннарым йомшый, әллә нинди бер төпсез чокырга оеп төшеп барам икән, сикереп уянып киттем. Шул вакыт бер юан тавыш тыны-көне беткән сыман сөйли: “... Садыйк кода берлән Сакмарны чыгып киләләр икән, күперне таба алмаганнар, Габдерахманның (минем әти түгел микән? – түгелдер әле) чанасы берлән аты астында боз уелган, ди, үзе боз... (минем колагым сакланды) ...га тотынып калган, ди (ярый...), Аллаһ саклаган...”. Мин тизрәк күземне йом! Төштә булса ярар иде, төшемдә булмаса да, ялгыш ишетәмдер әле. Фонарь... волостьтан кеше... мин аръягын ишетергә теләмәдем, зур һәм җылы бишмәткә төренеп мышкылдавымны белдем.

 

III

Сәхәр. Әни мине уята. Аяк очында гына самавыр шаулый. Күземне яртылай гына ачып карыйм: чәйне бераз эчкәннәр булырга кирәк, әти өстенә тун салып иркенләп утырган, үзе тирләгән – ит турый. Әзрәк капкалап та җибәрә. Һади абзый бик тәмләп сөяк кимерә. Песи әтинең бер кулына, бер авызына карап авызларын ялаштыра. Әни мине уята, минем йокы ачылмый. “Әй бала, бала! Иртәнчәк елыйсың бит суң, йокла инде рәхәтләнеп, руза тотам дигән була бит, хәсрәт!” – ди. Әнинең соңгы сүзе миңа килешмәде: хәсрәт, имеш. Ит тә тәмле күренә – сикер дә, тор мин! Менә бит мин нинди: өлкән кешеләр берлән сәхәр ашыйм, булыр хәсрәт! Төнлә чәй эчүе бик күңелле дә түгел икән лә. Шунда да, өйдә әти булгач, бутенләй икенче рух. Чәй бераз тын үтсә дә, һәммә кешегә дә рәхәт икәне сизелеп тора. Тик ахырга якын үзебезнең “галанский” әтәчнең кычкырып җибәрүе сәхәр ашаучыларны сүзгә керештерде: “Әһә, әтәчләр дә кычкыра башлады – вакыт икән әле. Ашап та бетерәмез инде…”. Бу җирдә әни бер оныткан нәрсәсен исенә төшереп, сикереп торып китте. Бераздан кереп: “Сәхиб күрше уятырга кушкан иде – онытканмын икән. Әл дә яхшы ул үзе торган икән, ди, тынычланды. Көн дә азрак юнәлгән икән”. “Ай-һай, ди, әти әйтә, бу – ходаның кодрәте киң лә инде, әнисе. Һич аның хикмәтен белә торган түгелмез… Боз убылып киткәч мин бөтенләй харап булдым дип уйлаган идем, шул тәкъдир җитмәгәндер инде, он суда батмый икән ул, капчыклар күтәрелеп торалар, шулай итеп мин дә котылдым лабаса, җирән ат та, мескен, моннан кеше барганчы муены берлән бозга асылынып торды…”. Әни бу сүзләрне күптән ишетеп, әти берлән бер фикердә булган сымак: “Ие, ходаның ярдәме, моннан түбән дустка-дошманга күрсәтмә, мәүләм! Шунда киемле көенә боз астына кереп китәсе булсаң… Яхшы айларда, яхшы көннәрдә…”. Ә, мин әйтәм, төнлә әти тегермәннең өендә булмаган икән, теге, колакка кереп калганнар дөрес икән. Ләкин чын, ни булганын белә дә алмадым: әтидән сорарга да батырчылык кылмадым. Чынаяклар капланды. Әти: “Уф, Аллаһ, йә Рахим, йә Кәрим!”, дип, киң бер сулыш алды. “Хуш, амин итик әнисе! – сәхәр бетте – Бүген егерме икенче сәхәрме инде?”, “Шулайдыр инде, җомга көнне башы иде, җомгадан җомга унбиш булыр булыр иде, таң атса янә җомга. Әй, рамазан шәриф айлары үтеп тә бара”. “Намазга иртәрәк микән әле?” “Тукта, чыгып карыйм. Сәлим! Әйдә, тышка чыксаң”. Без әни берлән тышка чыктык. Көн ачык, йолдызлар сирәкләнгән, кояш ягында яктырып килә. Урамнан бер кеше сызгыр-сызгыра ат эчерергә китеп бара. Әтәчләр чуылдыйлар. Ул арада көр тавышлы мөәззин бабай азан да кычкырып җибәрде (иртәнчәк тавыш бик шәп ишетелә икән ул). Ләкин азанны ахшамдагы кебек башламый, иң тәүдә ике рәт әллә нәрсә дип кычкырды (бу миңа бик гаҗәп тоелды, мин аны мәктәптә “Хуҗаи сыбьян”ны чыгып, хәлфә иртәнге азанны үземнән әйттереп карый башлагач кына белдем). Без өйгә кереп, әтигә азан әйткәнен белдердек. Ул урынга чалкан төшеп яткан, кулларын баш астына куйган да, гадәтт укый торганын укый дип әйтимме, җырлый димме, хәер, ул укый да һәм җырлый да иде. Мин аларны шул вакыттук ятлап алган идем:

“Бу дөньяның вафасы юк

Һаман җөри җафасы чук

Һич гаһденә вафасы юк

Каму аквәледер ялан”

Бу – укый торганы. Мин аны аңламыйм да – ул кыен. Ә җырлый торганы – түбәндәге кебек:

“Ай-һай гына гомер, ай үтәсең

Картайтып ук әрәм итәсең…”

Әтинең: “Кил углым, ят!” диюенә мин аның янына ары пятам. Ул мине : “Малаюшка, малаюшка” дип аркамнан сөя дә, торып: “Син, намаз вакыты булган, дип әйтәсеңме?” дип, тәһарәт алырга чыгып китә.

Мин иртәнчәк уянсам – өй эссе, кояш та яхшы гына җылы төшә. Әни: “Йә, Сәлим, тор-тордан хәбәр килгән, йокының мазасы киткән. Менә син бүген өч ураза тотарсың!” дип, пичтән чәйгүн берлән чәйне алып миңа эчерергә хәзерләп йөри…

Рәхәт лә бу кечкенә вакытта!

Габделгалләм Мортазин

Чыганак: Шура, 1915, №12

Искетатар теленнән бүгенге әдәби татар теленә Фатих Хәбибуллин күчерде

Ислам порталы



Возврат к списку