Исламские новости

Беренче бөтендөнья сугышы һәм татарлар 19 Июля 2014

Беренче бөтендөнья сугышы һәм татарлар

Беренче бөтендөнья сугышы һәм татарлар

Бүген иртә сәгать унда Русиягә сугыш иглан ителү сәбәпле рус гаскәренә галәбә (җиңү) теләп Казан муллалары тарафыннан Юнусовлар мәйданында зур дога булачактыр.

Кояш, 1914, №467

 

Русиядәге хәзерге хәлләр мөнәсәбәте белән Казан мөселманнары вә хәзрәтләре тарафыннан ясалган манифестация

21 июльдә Юнусовлар мәйданында мөселманнар тарафыннан дога булачак дип бер көн алдыннан белгәнгә, мин көндез 11 сәгатьләрдә әлеге мәйданша киттем. Ләкин мин бераз соңга калганмын икән. Мин Екатеринский урамның башына җиткәндә берничә йөз мөселман Евангелистовский урамына таба киләләр иде. Иң алда егермеләп флаг күтәргән бүрекле мөселманнар килә вә ике мөселман падишаһ әгъзам хәзрәтләренең зур бер рәсемен мәһабәт бер рәвештә күтәргәннәр иде. Ошбуларның артында беренче сыйныфта шәһәрнең могътәбәр хәзрәтләре һәм башка могътәбәр затлары тезелгән...

 

Шагыйремез солдатка алынган

Шагыйремез Сәгыйт Сүнчәләй 19 августта гына Эстәрле өязеннән истирахәттән (ял) кайткан иде. 21 августта призывка куелып (Сәгыйт әфәнде учитель иде) солдатка алынды.

Кояш, 1914, №490

 

Мәдрәсәи Хөсәения мөдириятеннән

Мәдрәсәмез хәзердә гаскәр белән тулы булганга вә кайчан бушалачаклары да һаман билгеле булмаганлыктан мәдрәсәнең ачылуы мәгълүм булмаган бер мөддәткә кадәр тәэхир ителде. Шунлыктан шәкертләрнең үз тарафымыздан яңадан бер иглан булмый торып мәдрәсәгә килми торуларын тәүсыя итәмез. Мөдир Габделгалим Дәүләтшин.

Кояш, 1914, №490

Соңгы көннәрдә төннәрен әллә ничә тапкыр бистәләр өстендә бигрәк тә заводлар тирәсендә һава көймәләре очып йөргәнлекләре күренгәли башлаган. Хәтта шәһәрне прожектор белән яктыртканнары беленгән. Хәзер сугыш заманы халәтләре хөкем сөргәнлектән хәрби һәм милкуи мәэмүрият тарафыннан бу һава көймәләренең ниндилекләрен белү чарасына керешелгән һәм дә гасскәргә һәм полициягә әгәр мондый көймәләр яңадан күренсә – атарга, җиргә төшкәннәрен туктатырга әмер бирелгән.

 

Әсирләр

Германия һәм Австрия тәбәгәләреннән 942 әсир дүртенче көн Казаана китерелделәр. Моннан башка шәһәрләргә озатылалар, аларны баракларга алып барганда урамнарда сәйр итәргә бик күп халык җыелган иде. Бу әсирләр һәммәсе дип әйтерлек бай вә купшы киенгән халыктан гыйбарәт.

 

Мозаффарият теләп дога

Гает көнне гает намазыннан соң мәчетләрнең һәммәсендә падишаһ әгъзамымыз вә аның гаиләсенең сәламәтлеген һәм Русия гаскәренең дошманга галәбәсен теләп догалар ителде.

 

Мөселман ятимханәсе

Оренбург мөселман җәмгыятенең советы гаскәрлеккә алынган кайбер мөселманнарның һич тәрбиячесез балалары калганлыкка әһәмият биреп аларны тәрбия мәсьәләсен тикшергән. Русларда мондый балалар приютларга биреләләр. Фәкать анда тәрбия христианлык рухында булганлыктан мөселман балаларын анда җирләштерү мөмкин түгелдер.

Шул сәбәпле совет җәмгыятнең һөнәр мәктәбе ишек алдындагы агач йортта 15 кешелек бер приют ачып әлеге запасныйларның һич тәрбиясез калган ятим балаларын асрарга булды. Боларга аш вә чәй биреләдер. Өс-башлары һәм тәрбияләре каралачактыр. Совет хәзинәдән, мәхәлли идарәләрдән бирелә торган иганәләрне алып шуннан өстенен үзеннән тотарга карар бирде. Запаснойларның 11-12 дән узган ятим балаларына хезмәт тапшырырга булды. Хәзер приют вакытлы булып ачыла, әгәр җәмгыятьнең матди хәле мөсәгадә кылса ул даими булып та китәр. (Вакыттан)

Кояш, 1914, №482

 

Сембер вә Буа өязләрендә

Авылларда падишаһ хәзрәтләренең манифесты бик зур шатлык илә каршы алынды. Халыкның рухы күтәренке, гаскәр җыю кызу эш вакытында булса да, халык һич авырсыну күрсәтми – түрәләрнең әмерен ишетү илә эшләрен ташлап сугышка әзерләнделәр. Гаскәргә китүче егетләргә халык зур ярдәмләрдә булдылар. Тиешле урыннарга аларны атлар илә озаттылар. Читтән килүчеләргә хаксыз аш, чәй әзерлиләр. Үз авылларыннан китүче егетләргә акча илә ярдәм кылдылар. Кайбер авылларда сугышка баручыларга кеше башына 10-15 сум кадәр бирделәр. Буа өязендә Тинчәле вә Суксу авыллары сугышка китүче егетләр өчен меңәр сумнан артык акча чыгардылар. Яңа Тинчәле авылы фәкыйр генә авыл булса да сугышка китүче егетләргә мең ике йөз сум ярдәм итте. Гаскәремезнең галиб булуын теләп мәчетләрдә дога кылынды.

Кояш, 1914, №484

 

Сембер фабрикантларыннан Акчуриннар сугышка алынган солдатларның гаиләләренә дип мең сум акча иганә иткәннәр һәм мәҗрухлар өчен берничә караватның чыгымын үз өсләренә алганнар.

Тәтеш өязеннән.

Сугышка киткән запаснойларның кыр эшләрен авыл җәмәгате бергәләшеп эшлиләр.

Сугыш вакыты булганга авылларда һәркемнең газета укыйсы килә. Бу сәбәптән волостьларга килгән газеталарны бик урлыйлар. Башка вакытта һич калмый килә торган газетаның атнага бер-ике номеры урланып югала.

 

Чистай өязеннән

Исерткеч кибетләренең ябык торуыннан һәркем мәмнүн. Вә моннан соң бөтенләй ачылмаса да ярар иде диеп теләктәләр. Шуның сәясендә мобилизация вакытында да урамнарда исерекләр күренмәде, начар эшләр вә тәртипсезлекләр булмады.

Кояш, 1914, №487


Иске татар теленнән бүгенге әдәби татар теленә Фатих Хәбибуллин күчерде

Ислам порталы


Возврат к списку