Исламские новости

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Бу вакыйга белән генә тукталмас, провокацияләр дәвам итәр дип уйлыйм 15 Января 2015

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Бу вакыйга белән генә тукталмас, провокацияләр дәвам итәр дип уйлыйм










Җиденче гыйнвар көнне Парижда нәшер ителүче, үз вакытында Мөхәммәд пәйгамбәрне мәсхәрәләгән карикатуралар бастырып чыгарган “Сharlie Hebdo” журналы редакциясе хезмәткәрләрен атып чыгулары һаман көнүзәк вакыйгаларның берсе булып кала. Күп сораулар, шактый каршылыклы фаразлар тудырган бу вакыйга хакында ни уйлыйсыз, дип РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.

Пәйгамбәребезне мәсхәрәләп ясау бүген генә килеп чыккан проблема түгел. 4-5 ел элек Даниядә, Европаның башка илләрендә дә шундыйрак карикатуралар басылды. Моңа мөселманнар канәгатьсезлекләрен белдерде. Бу – үзенә күрә бер сылтау.

Дөньяда, Европада барган процесслар бик катлаулы. Бүген дөнья үзгәрә. Кайсы якка үзгәрүе бик күп шартларга бәйле. Мөселман дөньясы да, Америка да үзгәрә. АКШ, гегемон буларак, позицияләрен югалта бара. Гыйрак, Ливия, Сүриядә демократик үзгәртүләр кертәбез дип башлаган процесслар бөтенләй тискәре якка китереп чыгарды. Европаның үзендә дә проблемалар шактый күп. Икътисадый проблемалар өстенә сәяси, социаль проблемалар өстәлә. Америка белән Европаның мөнәсәбәтләре дә шактый катлаулы. Америка йогынтысын ныграк таратырга теләсә, хәзер Европаның үзендә икътисадый мөстәкыйльлекләрен саклап калырга теләгән Америкага каршы көчләр шактый еш күренә башлады. Менә шушындый проблемалар йомгагы шәйләнә.

Шушы мәлдә әлеге кан коюга китергән вакыйганы сүз ирегенә һөҗүм дип кенә бәяләү киң таралды. Чынлыкта Европа хәзер мөселманнар белән нишләргә кирәклеген белми. Анда хәзер мөселманнар саны еллап түгел, айлап арта. Европа өчен бүген  алар мигрант түгел, төп халыкка әйләнеп бара: инде Франциядә, Германиядә дә өченче-дүртенче буыны үсеп килә. Ләкин алар – барысы да мөселман. Миграция агымнарын туктатыйк дип кенә бүген проблема хәл ителми. Узган ел ук, җәмгыятьтә барган процессларга нәтиҗә ясап, Ангела Меркель, Европада мультикультурализм сәясәте барып чыкмады, дип белдергән иде. Ни дигән сүз инде бу? Европа хәзер күп динле, күп милләтле җәмгыятькә әйләнде. Гомердә булмаган хәл бу. Европа күптәннән үзен дөньяви дип санап килсә дә, барыбер христиан цивилизациясенең өлеше иде бит. Христиан дөньясы казанышларына нигезләнгән  җәмгыять ул барыбер. Бу да беренче планга чыкты. Әлеге редакциядә кан коелу – барыбер шушы катлаулы процессларның бер чагылышы.

Пәйгамбәргә карикатура ясау хакында инде күп тапкырлар әйтелде. Мөселман кеше, әлбәттә, моның белән һич килешә алмый, аның провокация икәнлеге көн кебек ачык. Ходорковскийның, җавап йөзеннән ул карикатураларны башка газета-журналларда да  бастырып чыгарырга кирәк, дип белдерүе – үзе үк провокация. Күпләр аны менә шушы провокация юнәлешеннән җибәреп, мөселманнарны өнәмәүчелек хисләрен арттырмакчы. Төп проблемалардан халыкның уйфикерен читкә җибәрергә маташу бу. Югыйсә тормыш Ходорковскийны шактый “кыйнады”, акыллы фикер йөртергә тиеш ул. Сәясәткә бүген генә килмәгән бит. Дәүләт Думасында, аны судка бирергә кирәк,  динара ыгы-зыгы чыгарырга маташу бу, дип тә бәяләделәр.

“Эхо Москвы” радиосының, бу карикатураларны бастырып чыгарырга кирәкме, дип сораштыру үткәрүе, шул сорауга тыңлаучыларның 60 проценты “кирәк” дип җавап бирүе, беренче чиратта, радио аудиториясенең нинди булуын, аларның исламны өнәп бетермәүләрен күрсәтеп тора; икенчедән, бу проблеманы Россиядә ни өчен күтәрергә?! Бу һич тә демократия чагылышы түгел. Европада булган провокацияне Россия җирлегенә дә кертергә чакыруның бер формасы гына бу.

Хәзер әлеге карикатураларны өч миллион тираж белән ундүрт телдә чыгарулары провокациянең дәвамы булып тора. Һич тә сүз иреге түгел бу. Кемнедер мыскыллау – башкаларның позициясен хөрмәт итмәү ул. Моны бүтәннәр дә аңлыйдыр дип уйлыйм. Хәзер күп кенә сәяси көчләр, сүз ирегенә каршы юнәлтелгән эш бу дип, вакыйганы ялгыш юлдан җибәрмәкче.

Европада барган вакыйгалар – Шәрекъ дөньясында барган вакыйгаларның бер очы, чагылышы гына. Мөселманнар үзләрен агрессив тота диләр, әмма аларның сайлап алу юлы юк бит. XIX гасырдан бирле мөселман дөньясын актарып, мөстәкыйль позициясе булган илләрне пыран-заран китергәч, алар Европа цивилизациясенә каршы ничек хәер­һахлы була алсын соң?! Әлбәттә, алар Европага агрессив карый. Башкача булуы да мөмкин түгел – моны да аңларга кирәк.

Бу хәлне постколониаль синдром дип тә әйтәләр. Мөселман илләренең аякка басып, яхшы гына үсеп китә алганнары юк диярлек. Әз генә үз фикерен әйтеп, мөстәкыйль үсә башласа, аларны юкка чыгарырга тырышалар. Әнә Ливияне җимерделәр, Сәддам Хөсәеннең башына җиттеләр. Инде Сүрияне юкка чыгарырга телиләр. Имеш, ил җитәкчеләре – залимнәр, халыкны изеп торучылар. Әмма сүз дәүләтләр хакында бара. Демократия корабыз дип ул дәүләтләрне юкка чыгару, пыран-заран китерүнең нәтиҗәсе нинди?! Хәзер ул илләрдә гражданнар сугышы кабынып китте.

Редакциядә кан коелуның төрле фаразлары бар. Аны теләсә кем оештырырга мөмкин. Шушылай һөнәри дәрәҗәдә оештырылгач, махсус хезмәтләр түгелме икән, диюләре дә гаҗәп түгел. Франциянең үзендә барган процесслар да кемнеңдер эчен пошыра. Франциядә Мари Ле Пен кебек мөстәкыйль сәясәтчеләрнең берече планга чыга башлавына Американың эче пошадыр дип уйлыйм. Ангела Меркельнең позициясе дә шактый үзенчәлекле. Шуңа күрә сәбәпләр бик күп. Билгеле, кеше үтерүгә мөселманнар каршы чыгарга тиеш. Шул ук вакытта (бу фикер Интернетта яңгырады инде) мөселман илләрендә бер үк вакытта 60ар-90ышар кеше үтерелә, әмма бу җәһәттә болай шаулап язганнары юк. Мөселман илләрендә күпләп кеше үтерү – гадәти хәл, ә Европада берничә кеше үлсә, бу инде беренче планга чыгарыла. Болай булырга тиеш түгел бит. Кайда да кеше язмышы ич. 

Бу вакыйга белән генә тукталмас, провокацияләр дәвам итәр дип уйлыйм. “Әл-Кагыйдә” оешмасы да, үзен “ислам дәүләте” дип белдерүче радикаллар оешмасы да, террорчылыкны дәвам итәчәкбез, дип белдерде. Ике цивилизациянең каршылыгы яңа дәвергә керде дип тә әйтергә була бу очракны. Бик куркыныч тенденция бу. Моның нәрсә белән бетәчәген әйтү бик кыен, – дип сөйләде ул безгә.

“Ватаным Татарстан”, №3, 14.01.2015.


Возврат к списку