Р.Мөхәммәтшин: “Форум имамнарны җыя, әмма каршылыклар кимеми”

15 Июня 2012 8-9 июнь көннәрендә Казанда Русиянең 45 төбәгеннән татар дин әһелләре җыелды. Форумның дәвамы Болгар җыены белән тәмамланды. 3 көн эчендә төрле вакыйгалар булды, бу хакта Татар заманы инде берникадәр сөйләгән иде. Җыенның нәтиҗәләре хакында без Русия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

Татар заманы: Өченче ел рәттән үтүче җыенда, башка еллар белән чагыштырганда, нинди үзгәрешләр булды?

Рәфыйк Мөхәммәтшин: Принципаль үзгәрешләр булмады. Беренче тапкыр оештырганда конкрет проблемнарны алып, чиратлап тикшерик, дип тә күзаллаган идек. Проблемнарны карый башлагач, аларның һәммәсенең дә мөһим икәнлеге килеп чыкты. Мәхәлләне алсак та, мәгарифкә тукталсак та – барысы да актуаль мәсьәлә. Татар конгрессында без проблемнарны ишетик, барлыйк, аннан бер концептуаль калыпка салыйк дигән фикергә килдек. Бу соңгы 3 елда гомуми проблемнар хакында фикер алышуга багышланды. Быелгы форум башка елларга караганда катнашучыларга концепция өчен материаллар әзерләнүдән гыйбарәт иде. Ул таратылды. Ислам диненең татар тарихында тоткан урыны, мөселман ислахчылыгы, Русия империясендә татарларның яшәеше, ислам һәм милләт, мәгариф системасы, мәхәллә системасы, гаилә кебек проблемнарга бүленеп бирелде. Зәкәт, инфраструктура мәсьәләсенә аерым игътибарны биререгә кирәк. Мәхәллә темасы иҗтимагый фикер дәрәҗәсенәкүтәрелде. Бүген әлеге юнәлештә чыннан да кызыклы тәҗрибә бар. Бу мәгълүматлар таратылды, киләсе җыеннарда без аны концепция дәрәҗәсенә җиткерә алырбыз дип уйлыйм.

Т.З.: Тәлгат Таҗетдиннең фикере – ел саен аерым стратегик темага алынып, фикер алышып, ел дәвамында шул проблемнар буенча эшләп, чираттагы җыенда шуны тикшереп чыгу. Бу форум эшенең иң нәтиҗәле юлы түгелме?

Р.М.: Без киләсе елда концепцияне кабул итсәк, шул юлдан китәрбез инде. Ул эффективрак чара булыр дип уйлыйм. 3 ел җыелабыз, бер үк әйберне сөйләмибезме, диючеләр дә бар. Шулай дисәләр дә зур-зур мөфтиләр проблемнар сөйләр урынга, вәгазь сөйләп утыра. Нәрсә димәсеннәр, форумның үтүе, һәм анда тулысынча диярлек дин әһелләренең килүе – ул үзен-үзе аклавы хакында сөйли. Аерым темага сөйләшсәк тә, проблемны аңларлармы, чишелешен тормышка ашырырлармы дигән шик тә бар.

Т.З.: Җыенда күпчелек өлкән буын вәкиле. Кадрларга кризис кичерүме бу?

Р.М.: Быелгы форумда, башка елларга караганда, яшьрәкләр күбрәк килгән иде. Кадрлар кризисы бар, ул төбәкләрдә дә, Татарстанда бар. Татарстан мөфтияте статистика буенча, республикада имамнарның 20-25%ы гына әзерлекле хәзрәтләр. Алары да шәһәр мәчетләрендә. Татарстанда 1000гә якын мәчеттә карт бабайлар, аларның белемнәре дә җитеп бетми, күп дигәндә алар биш вакыт намаз укыта алырга, җеназага йөрергә мөмкиннәр. Балалар, яшьләр белән эшләү, тәрбияләү юк.

Т.З.: Татар имамнары җыены — Русиядәге барлык татар дин әһелләрен җыючы бердәнбер мәйдан. Бу юлысы форумга Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең килмәвен, җыен урынына Ингушетиягә юбилейга баруын, шул ук вакытта Мәскәүдә хәләл индустрия, яшьләр җыены үтүе һәм анда Татарстаннан бернинди чакыру алмавын ничек аңларга? Бу СМРның Татарстанга карашымы?

Р.М.: Дөрес, СМР делегациясе бу форумда катнашты, 100ләп имамнары килде. Шул ук вакытта Равил Гайнетдиннең килмәве, җыен вакытында парралель яшьләр форумы үтүе – күпләрдә бик күп сорау уятты. Бу форум татар имамнарын җыючы бердәнбер мәйдан, ул имамнар арасында булган каршылыкларны бетерү өчен оештырыла дибез, әмма бу форум оештырыла башлаганнан бирле каршылыклар кимеде дип әйтмәс идем мин.

Т.З.: Май ахырында Татарстан мөфтияте белән Русия Үзәк нәзарәте арасында ике яклы килешү төзелде. Аннан форумда Илдус Фәизгә ЦДУМ чалма-чапаны киертелүе, Тәлгат Таҗетдиннең Шәймиевка ЦДУМ рәислеге тәкъдим итүе, Болгарда шәйх-ел-ислам резиденциясе булачагы нәрсәләр хакында сөйли?

Р.М.: Үзәкләшкән мөфтиятләр мөстәкыйльлеген саклап калалар. Алар хәзер алты. Һәм алар бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә тиешләр. Әмма бер яктан да берләшү омтылышы юк әлегә. Татарстан мөфтияте шундый ук килешүне СМРга да тәкъдим итте, бәлки РАИСка да булыр. Бу килешү булган каршылыкларны киметер иде, әлбәттә.

Т.З.: Болгарда Ак мәчеттә шәйх-ел-ислам резиденциясе булачак. Анда кем утырачак. Тәлгат Таҗетдин, Илдус Фәизме?

Р.М.: Бу тәгаен ачык түгел. Башта шәйх-ел-ислам дип аталды, хәзер мөфти резиденциясе дип үзгәртелде. Болгар Татарстан җирлегендә булгач, анда Татарстан мөфтие булырмы, Тәлгат Таҗетдин Болгар мөфтияте төзергә тәкъдим итеп, бөтен үзәкләшкән дини идарәләрдән әгъзларны үз эченә алган ассоцияләшкән оешма булдыру турында уйлый. Әлегә фикер алышынганы юк. Болгардагы объектлар мөстәкыйльме, Татарстан мөфтиятенә карыйчакмы, әллә 20 ел буе Болгар җыены үткәреп йөргән Тәлгат Таҗетдингә биреләчәкме – бу ачык калган мәсьәлә. Болгар мөфтиятенең дә кызыклы эчтәлеге бар.

Т.З.: Ә Миңтимер Шәймиев Тәҗетдиннең ЦДУМга рәислеккә тәкъдимен кабул итәр дип уйлыйсызмы?

Р.М.: Шәймиевнең реакциясенә караганда, аның өчен бик көтелмәгән тәкъдим булып чыкты. Бу бүгенге көндә бик реаль түгел дип уйлыйм. Шәймиевнең Болгарда әле эшләре күп, Габдрахман коесы, башка объектлар буенча эшләре бар, Зөя утравында эшләр күп. 3 айда гына Миңтимер Шәрипович уңай җавап бирер дип уйламыйм.

Т.З.: Имамнар җыенында Болгарда куелачак “Саклаучы” һәйкәленә каршы чыгыш булды, тавышка куелып, резолюциядә потны куймаска дигән фикер кертелде. Әмма илбашлыклары янында бу хакта фикер белдерү булмаган иде. Болгарда үткән ябык “түгәрәк өстәлдә” бу хакта суз әйтүче булдымы?

Р.М.: Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов бу мәсьәләне җыен вакытында күтәрде, тавышка куйды, аннан аерым карар кабул ителде. Болгарда үткән “түгәрәк өстәл”дә Бибарсов бу мәсьәләне кискен рәвештә куйды. Болгар җирендә һәйкәл булырга тиеш түгел. Әлегә бу мәсьәлә дә анык түгел.

Татар заманы өчен Айзат Шәймәрдән

Возврат к списку