1 март: "Таян Аллага" дүртенче әдәби конкурс

21 Февраля 2014

Әдәби сүз, иҗат аша Исламдагы югары рухи кыйммәтләргә игътибар юнәлтү, мөселманнар тормышын, динебез кыйммәтләрен әдәби әсәрләрдә яктырту һәм иманлы буын тәрбияләү ниятеннән "Таян Аллага" конкурсы уздырыла.

«ТАЯН АЛЛАГА» ДҮРТЕНЧЕ ӘДӘБИ КОНКУРСЫНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты «Таян Аллага» дүртенче әдәби конкурсын игълан итә.

1. Конкурсның максаты.

Татар иҗади яшьләр арасында сәләтлеләрне барлау һәм аларны берләштерү. 

2. Бурычлары:

— сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

— татар әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау.

3. Оештыручылар:

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

4. Вакыты һәм үткәрү тәртибе. Конкурс өч этапта үтә:

1 этап — әсәрләрне җыю (15 гыйнвар, 2014 – 1 март, 2014 ел)

2 этап — әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү.

3 этап — җиңүчеләрне бүләкләү. 

5. Конкурста катнашу шартлары.

Конкурста Татарстан һәм татарлар яши торган төбәкләрдән һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Конкурска әсәрләр татар телендә электрон вариантта кабул ителә. Конкурс өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәрләр, драматургия. Аз күләмле әсәрләр (шигырьләр, кыска хикәяләр һ.б.) өчтән дә ким булмаска тиеш. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш.

6. Нәтиҗә ясау һәм бүләкләү.

Конкурста катнашучыларның әсәрләрен жюри әгъзалары бәяли. Һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар һәм гран-при билгеләнә. Моннан тыш махсус бүләкләр булуы мөмкин. Жюри гран-при һәм призлы урыннарны бирмәү хокукына да ия.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Таян Аллага» исемле җыентык чыгарыла. Ул конкурска килгән иң яхшы әсәрләрдән туплана.

7. Жюри составы.

Жюри оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә.

8. Оештыру комитеты.

Оештыру комитеты сәркатибәте адресы: г. Казань, Газ урамы, 19 нчы йорт, 312 каб.

Тел.: (843) 277-58-12, 238-17-61

Координатор: Галиева Гөлназ Гомәр кызы

E-mail: tayanallaga@yandex.ru

 


Возврат к списку