6-18 июнь: Фотобәйге "Сабантуй"

31 Мая 2014

Сабантуйлар чорында кем генә истәлеккә фото ясамый икән? Смартфон-планшеты булган яшьләр дә, бәйрәм карарга, туганнары белән очрашырга җыелышкан өлкәннәр дә күңелле мизгелләрне тарихта калдыру өчен фотоаппаратларын әзер тота. Intertat.ru сезгә шундый кызыклы фотоны башкаларга да күрсәтеп, бүләк оту мөмкинлеге бирә.

Июнь аенда без фотобәйге оештырырга булдык. Без сезгә Сабантуй бәйрәмендә төшерелгән иң үзенчәлекле, иң оригиналь фото җибәрергә тәкъдим итәбез. Килгән фотоларның барысы да сайтка урнаштырылачак, ә җиңүчене исә тавыш бирү юлы белән укучыларыбыз билгеләячәк.

Бәйгегә фотолар 18 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Алар өчен тавыш бирү 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 1 июльдә без җиңүчене игълан итәргә планлаштырабыз.

Әзер фотоларыгыз булса, аларны 18 июньгә кадәр саклап тотмагыз, электрон почта аша редакциягә бүгеннән үк юлласагыз да була. Аларны “Фотоконкурс” тамгасы белән intertat.baige@mail.ru электрон адресына җибәрегез.

Бәйгедә җиңүчегә төп бүләк – электрон китап! Шулай ук башка истәлекле бүләкләр дә каралган.


Возврат к списку