Мәчеттә бабам рухы

Мәчеттә  бабам рухы 10 Февраля 2011

Минем туган ягым Мөслим районы, Әмәкәй авылы. Мин үземнең туган ягым белән бик горурланам. “Көмеш кыңгырау” газетасында игълан ителгән бәйге турында укыгач, катнашасым килеп китте. Авылымның тарихы, мәчетләрнең тарихы һәм бүгенге көндәге торышы, гаиләбез белән таныштырасым  килде.

Авылымның тарихы бик кызыклы. Аксакаллар сөйләве буенча, моннан 500 еллар чамасы элек, Казан яны авылларының берсеннән агалы-энеле татарлар – Әмәк һәм Сәмәк – күп  балалы гаиләләре, туган-тумачалары белән шушы төбәккә килеп чыга. Куе агачлар, куаклыклар арасыннан шаулап аккан мул сулы елга (Калмыя) ярына тукталалар. Әмәк исемлесе шунда йорт җиткерергә була. Ул авыл, аңа хөрмәт йөзеннән, Әмәкәй дип атала. Кардәшләренең бер өлеше аның белән кала. Ә аның бертуганы Сәмәк, абыйсыннан  рөхсәт алып, башка урынга төпләнә. Ул урында Симәк авылы барлыкка килә...

ХIX гасыр башы мәгълүматлары да тулы тугел. Бу чорда (1811 ел) Әмәкәй авылында бер  мәчет эшләп килә. Анда указлы мулла – 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов хезмәт күрсәтә.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, волость үзәге Әмәкәйдә 231 хуҗалык булып, аларда  569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз яши. Авылда ике мәчет һәм өч мәктәп эшли. Әмәкәй ул  вакытта зур сәүдә үзәгенә әверелә...

Әмәкәй базарында даими 17 лавка, дүшәмбе саен базарлар эшләп торган. Ә көз көне (16-23 ноябрьләрдә) олы ярминкә үткәрелгән.

Гасыр ахырында (1897 ел) авылда даими яшәүчеләр саны бер мең ярымга якынлаша. Ир-атлар 764 кә, хатын-кызлар 717 гә җитә. Бу саннар гына да Әмәкәйнең шактый зур авыл  булганлыгын раслый.

Егерменче йөз башында Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсе исәпләнә. 1906 елгы  статистик белешмәдә анда 274 хуҗалык булуы, 795 ир-ат  һәм 776 хатын-кыз яшәгәнлеге  күрсәтелә. Өч мәчет, икмәк запасы саклана торган үзәк кибет, шәраб һәм берничә бакалея лавкасы була. Атна саен базарлар, елга бер тапкыр (гадәттә 14 ноябрь көнне) ярминкә уза.

1913 елда Әмәкәйдә өч мәчет эшли. Беренче мәхәлләдә мулла булып Нурлыгаян  Хисмәтуллин, Мирзасалих Әхмәров тора, азанчы - Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих мулла мал-мөлкәтенең күплеге белән аерылып тора. Аның өч йорты, ике  амбары, мунчасы, күп санлы мал-туары була. Икенче мәчеттә Мөхәммәтбәкер Фазылов –мулла, Фазыл Гыйрфанов азанчы вазифаларын башкара. Өченче мәхәлләдә исә  Мөхәммәтзакир Шәймәрданов һәм Миркасыйм Шәйхелисламов - мулла, Шакир Фәттахов  азанчы булып торалар.

Беренче мәхәллә мәчете иң зурлардан санала. Аның озынлыгы 25, киңлеге 10 аршын була. Мәчетләр барысы да манаралы, такта белән тышланган, ихата - такта койма белән әйләндереп алынган. Беренче һәм икенче мәчетләр тышкы күренеше ягыннын аерылыбрак  торган: калай түбәләр, зәвыклы итеп эшләнгән күп санлы (16 һәм 12) тәрәзәләр... Хәзерге көндә беренче мәчет булган урында Хәбибуллин Азат Сәгыйть улы гаиләсе яши. Ә икенче мәхәллә мәчете урынында хәзерге көндә мәдәният йорты, өченче мәчет урыны Хасанов Фидаил Низаметдин улы яшәгән йорт каршында (Фәрхетдинов Ришат абыйларның элеккеге планы) юл аркылы гына урнашкан булган.

Авылда беренче мәдрәсәләрнең кайчан ачылуы, аларда кемнәр эшләве хакында төгәл  документлар юк. Шулай да, өч мәчет каршында да мәдрәсәләр эшләп килгәнлеге  мәгълүм. Аларда дини белем бирү белән беррәттән, әдәп, әхлак нигезләре, шәригать  кануннары киң һәм төпле итеп укытылган. Мәктәп һәм мәдрәсәләрне яшәтү авыл  җәмәгатьчелеге өстенә төшкән, хәллерәк кешеләр, сәүдәгәрләр даими рәвештә матди  ярдәм күрсәтеп килгәннәр. Патша хөкүмәте аларга ярдәм итүне кирәк дип санамаган.     

Мәчетләрне 1930-1935 еллар дәвамында сүтеп, икенче максатларга күчереп төзегәннәр. Дини биналарны туздыруга үз авылдашлары – Гыйздәтулла Зиннәтуллин алынуын бүген дә яхшы хәтерләүчеләр бар. Ике мәчет башлангыч мәктәп итеп үзгәртеп салына, өченчесен исә, сүтеп, Пучы авылына җибәрәләр.

1993 нче елга кадәр авылда мәчет эшләми. 1993нче елдан мәхәллә советы төзелә. Аның рәисе Шәйхуллин Абдулла (Бөек Ватан сугышы ветераны) була. Мәчет төзү өчен мәхәллә халкыннан акча җыела. Аерым оешмалар, колхоз идарәсе, авыл советы да мәчет төзүгә зур өлеш кертә. 1995нче елның язында мәчет ачу тантанасы үтә, азан әйтелә, бәйрәм намазы укыла. Мәчет ачу тантанасында шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов мәчет ачу тантанасының мәртәбәле кунаклары була. Мәдәният йортында зур концерт куела, мәктәп ашханәсендә туклану оештырыла. Ул чорда колхоз рәисе Галиев Фәнил Гыйлемҗан улы, авыл советы рәисе Шәйхәйдәрова Клара Әбүбәкер кызы, мәктәп директоры Хәмидуллин Хөснулла Сәгыйдулла улы була.

Мәчетне торгызуда авылдашларыбыз күп көч куя. Кирпеч, таш эшен башкаруда Нургалиев Фаяз, бертуганнар Суфиев Мирсәгыйть һәм Мирзанур; агач эшендә Ямансаров Флүн (мәрхүм инде), Нәҗметдинов Марат, Фаррахов Рәзми (бабам 2000 елда вафат булды), Хасанов Фидаил; эретеп-ябыштыру эшләрен Латипов Хәлим абый башкарган. Склад өлешен Муллагалиев Флүр абый эшләгән. Мәчетебез ныклы тимер койма белән уратып алынган. Ул ярдәмне Юл төзү идарәсендә җитәкче булып эшләгән чорда Салихов Тимерҗан Фатыйх улы күрсәткән. Аның әтисе Салихов Фатыйх бабам-әбиемнәр колхозда терлекчелек һәм төзелеш тармакларында хезмәт куйган чорда 40 ел колхоз рәисе булып эшләгән.

Хәзерге көндә имам-хатыйб булып торган Хөснулла хәзрәт миңа исәп-хисап дәфтәрен биреп торган иде. Ул рәсми чыганаклардан файдаланып, авылның өлкән буын кешеләре белән фикерләшүләргә нигезләнеп, Әмәкәй мәхәлләсендә имам-хатиблар исемлеген барлаган. Исемлек түбәндәгечә:

1913-1935 нче елларда

1.      Нурлыгаян Хисмәтуллин

2.      Мирзасалих Әхмәров

3.      Мөхәммәтбәкер Фазылов

4.      Миркасыйм Шәйхелисламов

5.      Мөхәммәтзакир Шәймәрдәнов

6.      Гыйзетдин Шәвәлиев

1935 нче еллардан соң

7.      Мөхәммәтгали Идрис улы

8.      Шәйхелислам (Исламов Нургали бабайның әтисе, Нургали бабай Бөек Ватан сугышы ветераны булган)

9.      Мөхәммәдиев Әхмәтвәли (Сибаева Җәүһәрия апаның әтисе)

10.  Әхмәзакир Фархетдинов

11.  Сафиуллин Миңнемөхәммәт Сафиулла улы

12.  Шәрипов Мирхаҗиан Хисмәтулла улы

13.  Гатин Илгиз Мәгариф улы

14.  Хәмидуллин Хөснулла Сәгыйдулла улы

1995 елда Әмәкәй  авылында  яңа  гыйбадәтханә - “Рәмзи” мәчете ачыла.Авылда мәчет  төзү эшендә бабам Рәмзи башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Ул елларда Әмәкәй авыл советы рәисе булып Шәйхәйдәрова Клара апа эшләгән. Авылда мәчет төзетү уе белән ул минем бабама киңәшкә килгән. Сарман районындагы мәчетле авылларга барып, андагы мәчетләрне карап кайталар. Үзләренә ошаган мәчетне безнең авылда да төзергә булалар. Нигез ташыннан башлап, манарасын күтәргәнче бабам мәчет төзүдә катнашкан. Мәчетне ачу көне барлык авылдашларга зур бәйрәм булгандыр, чөнки бу - күп еллар үткәннән соң, кире иманга кайту. Мәчет ачканда, читтә яшәүче авылдашлар, күрше-тирә авыл халкы, бик күп күренекле кешеләр катнашалар. Һәрберсе яңа иман йортына үзенең бүләген, хәерен калдыра. Шул вакытта, җыелган халык бертавыштан, төзелеш эшләрендә иң күп көч куйганын искә алып,  мәчеткә бабамның исемен куярга була.

Минем бабам бик акыллы, сабыр, алтын куллы кеше иде (2000 елда мәрхүм булды). Авылыбызда аның хезмәте кермәгән, киң көрәктәй кулларының көче куелмаган йорт бар  микән? Ул уйлап табарга да бик ярата иде. Колхозда карабодай ярмасы тегермәнен төзеп, аны оста итеп эшкә җигүче дә Рәмзи бабам булган.

Авылыбыз горурлыгы булган “Рәмзи” мәчете – авылыбызның йөзек кашы. Авыл  уртасында балкып тора ул. Мин көн саен мәктәпкә мәчет яныннан үтеп йөрим, бабамнар  куйган зур хезмәт җимешенә сокланып, горурланып үтәм. Бабамны аз хәтерлим, шулай да  аңа гел ияреп йөргәнем, аның сарайда нидер тукылдатканы, чарлаганы, какканы колак  төбемдә тора.

“Рәмзи” мәчете бүгенге көндә ышанычлы кулларда. Анда имам-хатыйб вазифасын, элек  укытучы булып эшләп, 16 ел мәктәп директоры булган Хәмидуллин Хөснулла абый үти. Ул 2009 нчы елның 3 нче октябреннән мәчетне җитәкли. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый Хәмидуллин Хөснулла Сәгыйдулла улын Әмәкәй авылы мәчетенең имам-хатибы итеп билгеләп, 2010 нчы елның 22 нче мартында указга кул куя.

Хөснулла хәзрәт мәчеткә җан өрде. Сәламәтлеге бик нык булмаса да, халык динле, балалар иманлы булсын өчен тырыша. 16 ноябрьдә үткән Корбан гаете бәйрәменә  Хөснулла хәзрәттән рөхсәт сорап, классташ кызларым белән без дә бардык.

Муллабызның тавышы бик матур, колакка ятышлы, вәгазьләре үтемле. Хөснулла  хәзрәтнең планнары зурдан. Мәчеткә парта һәм урындыклар юнәтә алса, ул безне дә иман  сабакларына өйрәтергә тели. Кыз кеше булсам да, минем мәчеткә йөрисем, догалар  өйрәнәсем  килә.

Хөснулла хәзрәткә кадәр мәчетебездә күршебездә яшәүче Шәрипов Мирхаҗиан бабай  мулла иде. Халык аны да бик яратты. Ипле, сабыр холыклы, балаларына үрнәк тәрбия  биргән кеше иде ул.

Вафаты алдыннан янына Хөснулла абыйны чакырып ала. Үзен җирләү эшен Хөснулла абыйга башкарырга куша.

Мирхаҗиан бабайга кадәр куренекле язучы, яраткан авылдашыбыз Факил абый  Сафинның әтисе Миңлемөхәммәт бабай мулла иде. Гасырга якын гомер кичереп, уллары тәрбиясендә вафат булды.

Ул күп еллар авылыбызда мулла булып торды, күрше-тирә авылларда да исем кую, мәетне соңгы юлга озату йолаларын, Коръән укуларны изге күңеле белән башкарды. Ләкин  моннан бер ел элек, уллары тәрбиясендә Аллаһысына бик рәхмәтле булып, улларына хәер-фатихасын биреп дөнья куйды. Авылдашлар аны исеме белән түгел, яратып, үз итеп  “Мулла бабай”  дип  кенә йөрттеләр.

Мин бу язманы әнием, Лилия апам, татар теле һәм әдәбияты укытучым Шамсова Резида апа ярдәменә, бабамның сеңлесе Аниса апа, авылыбыз мулласы Хөснулла абый истәлекләренә таянып яздым. Фотолар гаилә архивыннан һәм Хөснулла хәзрәттән алынды.

Апам Лилия үзе өчен генә шигырьләр язарга ярата. Бабабыз исеме белән йөргән “Рәмзи”  мәчете турында бик матур шигырь иҗат иткән иде. Сезгә дә шуны тәкъдим итәм  әле.


Рәмзи мәчете

Авылыбызның уртасында

Балкый зур бер манара.

Рәмзи мәчете диләр,

Нигә шулай атала?

Бу мәчетне минем бабам

Күпме көч куеп салган.

Исеме авылым тарихында

Тирән уелып калган.

Халыкка дин өйрәтергә

Авылымда мәчет бар.

Биек манара өстендә

Балкып торган ае бар.

Бу мәчеткә мин үзем дә

Зур хөрмәт белән карыйм.

Намазларга йөрерләр дип,

Зур ышанычлар баглыйм.

  

                                                                                                                           

                            

Гүзәл ФАРРАХОВА, 12 яшь

Мөслим  районы, Әмәкәй  авылы

Количество показов: 7870

Возврат к списку