06.09.2017 Габделхәбир хәзрәт Яруллин.Нәрсә ул фарыз? 

1391 нче һижри ел, сафәр аеның 20 нче көне, 1971 нче милади ел, апрель аеның 16 нчы көне, жомга көн. 

Бисмил-леһир рахманир рахим. 

Шәһәребезнең төрле тарафларыннан жыелган мөхтәрәм мөселманнар! Әссәламе галәйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ! Барчаларыбызга сәламэтлек вә хәерле бәрәкәтле тормыш белән Аллаһының рәхмәтенә ирешу насыйп булсын. Сафәр аеныц 3 нче җомгасы мөбарәк булып киләчәктә дә сеййидел әййәм аталган мәбарәк жомга вә бәйрәм кәннәрен сәламәт, тыныч булганыбыз хәлдә шатлык белән курергә насыйп булсын. 

Мөхтәрәм мөсәлманнар! Берничә көн элек бер мөселман тарафыннан түбәндәге сораулар белән кыска гына язу бирелгән иде. Аның сораган сөальлэре: һәрбер гыйбадәтнең фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәбләре бар диләр. Без шушы гыйбадәтләрдә фарыз, ваҗи-бларны, сөннәт, мөстәхәбләрне белмибез, фарыз лары калса тәһарәт, намаз булсын гыйбадәт дөрес булмый диләр. Шул хакта беркадәр аңлатсагыз иде дип утенеп яза. 

Бу адәмгә рәхмәт, Аллаһы разый булсын. Иң кирәк нәрсәләрнең дә кирәген сораган. Игътимадлы (таәянычлы) хәдис, галимнәр рәсүл әкрәм хәзрәтләреннен шушы хәдиене күчерәләр. Ягъни тәхкыйк Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә берничә гамәлләрне фарыз кылды (эшләргә кушты), сез ул фарызларны утәми заигъ (зая) кылмагыз. Эшләми калдырмагыз (юкка чыгармагыз). Һәртөрле чикләрне тәгъйин кылды. Ул чикләрне сез һич үтмәгез, берничә төрле гамәлләрне сезгә хәрам кылды. Ул эшләрдән ерак булыгыз дип, аларны кылмаска, сакланырга кушты. Ул хәрам эшләргә якын бармагыз (эшләмәгез) диде. Дәхи берничә төрле эшләр хакында һичбер хөкем сөйләмәде, ул эшләрнец хакында сөйләнми калуы онытылу сәбәпле тугел, бәлки сезгә рәхмәт өчен, шушындый сөйләнми калган шәригать хөкемнәре хакында куп тикшермәгез, бәхәс кылмагыз. Шушы рәвешле Ислам дине гамәл итуе мөселманнарга, дини дөньяви эшләребезде бәгъзы бер гамел яки гыйбадәт фарыз булган, бәгъзы берсе ваҗиб булган, бәгъзы берләре сөннет яки мөстәхәб исеменде безге ачык бәян ителгән, бәгъзы берләре хәрам, мекруһ, мөстәкрәһ исемендә булып болар да ачык белдерелгән. Ислам дине буенча бәндәләрнең гамәлләре сигез төрле була: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәк-руһ, мөстәкрәһ. 

Мөхтәрәм мөселманнар! Ислам дине белән гамәл итүче мөселманнарга, иҗмали рәвештә кыскача гына булса да шушы нәрсәләрдән хәбәрдар булырга тиеш, кыскача гына шушы гамәлләр хакында аңлатма бирергә тиеш була. Әүвәлән фарыз гамәл дибез. «Фарыз нәрсә?» — дип сорасалар, мөселман булып та фарыз гамәл ни дип сораганга белмәсәк бу бик күңелсез. Фарыз гамәл, фарыз эш: шундый эшләргә, гыйбадәтләргә әйтелә, аны эшләгән кеше саваплы була. Аны эшләмәгән кеше гөнаһлы була. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше мөселман булмый. Гыйбадәт бабында госел, тәһарәт, намаз, рузә кебек гыйбадәтләрдә, фарыз булган рөкеннәреннән (кисәкләреннән) фарыз исеме белән аталган бер рөкене калса ул гыйба-дәт-гамәл дөрес булмый, аны яңадан кайтарырга тиеш була. Намазның фарызларыннан берсе калса (кайтарып укырга) госел, тәһарәт тә калса дөрес булмый. Инде мөселман бәндәләргә белергә тиешле булган фарызлар хакында мәшһүр галимнәребез тарафыннан кечкенә генә (шәрайит ийман) иман шарты дип язылган кечкенә китапта мөэмин мөселман бәндәнең зим-мәсенә, муенына фарыз гамәлләрдән (кырык фарыз) дип безгә яхшы аңлатканнар һәм Аллаһы рәхмәт итте 150 еллардан күбрәк, артыграк вакыт шушы иман шартында күрсәтелгән. Иң кирәкле дини мәсьәләләрне мөхтәрәм карт хәзрәтләребез, абыстайларыбыз һәм әби-бабаларыбыз шушы иман шартын укытып мөселман адәмгә иң мөһим булган фарызларны белдергәннәр: һәр гамәлдә ничә фарыз икәнен ачык сөйләгәннәр: иң белергә тиешле фарызлардан (бурычлардан) 5 есе Исламда, 7 се иманда, 12 се намазда, 3 есе госел-дә, 4 есе тәһарәттә, 4 есе тәяммемдә, 2 се әмер бил-мәгъруф белән нәһи гәнил мөнкәрдә, 2 се хаез белән нифаста, 1 есе гыйлем эстәмәктәдер. 

Әүвәл иманны белмәк, икенчесе биш вакыт намаз, өченчесе рузә, дүртенчесе зәкят, бишенчесе хаҗ. 

Уникесе намазда, алтысы намазның тышында, алтысы намазның эчендәдер: 
1) Пакь су белән тәһарәт 
2) киеме пакь булу 
3) Намаз укый торган урын пакь булу 
4) Вакыт, 
5) Кыйбла, 
6) Ният. 

Намазның эчендә булган фарызлары: 
1) Тәкбир тәхримә (ифтитах тәкбире), 
2) Кыям, 
3) Кыйраәт, 
4) Рукүгъ, 
5) Сәҗдә, 
6) Һәр намазның ахырында әттәхият укыр кадәр утырып тору. 

12 төрле эш намазда фарыз була. Шушы онытып яки белә торып калдырса намаз дөрес булмый. Яңадан кайтарырга тиеш була. 

Өчесе госелдәдер: 
1) авызына, 
2) борынына су алмак, 
3) бөтен тәненә су ирештерү. 

Дүртесе тәһарәттә: 
1) әүвәл йөзне юмак, 
2) ике кулны юмак терсәкләре белән, 
3) башының дүрттән беренә мәсех кылу (сыйпау), 
4) ике аякларын тубыклары белән. 

Дүрт фарыз тәяммүмдәдер: 

1) ният кылмак, 
2) ару җир җенесе булмак, 
3) ике кулын пакь җир җенесенә сугып битен сы-йпамак, 
4) ике кулын сыйпамак. 

Икесе әмер билмәгъруф вә нәһи гәнил мөнкәр. Хатын-кызларга хас булган арулану хакында булган хөкемнәр. Бусы гыйлем өстәмәк белмәгән нәрсәләребезне үлгәнче өйрәнү фарыз. Ислам шәригатендә моннан башка фарыз эшләр күп, мөселман булган адәмгә (иҗмали) рәвештә кыскача гына булса да белергә тырышырга кирәк. Бу сөйләнгән нәрсәләребез Исламда, игътикадта, гыйбадәттә иң кирәкле фарызларны искә алып, болардан башка гыйбадәт дөрес түгеллеген аңлату булды. Моннан башка тәһарәттә булсын, намазда булсын ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб гамәлләр бик күп, бу хакта, иман хакында: игътикад китаплары, гыйбадәт, намаз мәсьәләләре, фикыһ китапларында мөҗтәһид-ләребез, галимнәребез ничәшәр җилед китаплар язып безгә ачык итеп аңлатып (чәйнәп каптырганнар). Киләчәк җомгада гыйбадәттә (намаз укуларыбыз) белергә тиешле булган ваҗиб гамәлләр, сөннәт гамәлләр, мөстәхәб гамәлләр хакында искә алырбыз. 

Җәнабе Раббүл галәмиин хәзрәте барчаларыбыз-га фарыз гамәлләребезне дөрес итеп үтәргә насыйп булсын.

Теги: 
rating:  2.93

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.