Исламские новости

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада 21 Ноября 2013

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада


Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үткәреләчәк. Анда катнашучыларны терки башлаганнар инде. Әлеге чара Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – татар телен үстерү өчен өр-яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту, популярлаштыру. Әле алай гына да түгел, олимпиадада чит ил укучылары да катнаша ала. Бу исә әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.

Татар теле һәм әдәбияты буенча

Халыкара олимпиадада катнашучылар өчен

олимпиадага теркәлү һәм анда катнашу тәртибе турында

күрсәтмә

«Буду студентом!» иҗтимагый-белем бирү челтәрендә кулланучы буларак теркәлгән  катнашучылар күрсәтмәнең 5 пунктына күчегез. Сез тагын бер тапкыр теркәлергә тиеш түгел. Әмма үзегез турындагы «ил», «катнашучының категориясе» кебек мәгълүматларның дөреслеген тикшерегез. Серсүзегезне онытсагыз, abiturient.kpfu.ru битенең уң ягының өске почмагындагы «Забыли пароль» төймәсенә басып, серсүзне кабат искә төшерү системасыннан файдаланагыз.

1.                  Һәр катнашучы шәхси теркәлә. Интернет челтәрендәге теләсә-кайсы компьютердан теркәлергә була. Internet Explorer  7, Opеra 8, FireFox 3 браузерларының яңа версияләрен кулланырга тәкъдим итәбез.

2.                  «Буду студентом!» иҗтимагый-белем бирү челтәренең (abiturient.kpfu.ru) беренче битенә күчегез.

3.  Теркәлүне башлар өчен, abiturient.kpfu.ru. битенең өске уң почмагында күрсәтелгән телне (рус, инглиз, татар, латиница/кириллица) сайлагыз.

4. Аннан соң abiturient.kpfu.ru битенең өске уң почмагындагы Теркәлү (Регистрация) төймәсенә басыгыз.

5. Тәкъдим ителгән барлык мәгълүматларны языгыз. Игътибар итегез: сезнең e-mail – логин, күңелегезгә хуш килгән төрле хәрефләр яки саннар җыелмасы – серсүз булачак, 4 символдан да ким булмаска тиеш.

Барлык мәгълүматларны язып бетергәч, “Теркәлергә” (Зарегистрироваться) төймәсенә басыгыз.

6. Теркәлгәннән соң, Сезнең e-mailга (теркәлү барышында күрсәтелгән) теркәлүне раслау турында хат киләчәк, шуңа күрә куллана торган электрон адресыгызны күрсәтегез.

Интернет-кабинетта  кирәкле мәгълүматларны (әлеге күрсәтмәнең 7 нче, 8 нче, 9 нчы пунктларында аңлатылган) язып бетерү өчен, почтагызга керегез һәм теркәлүегезне раслагыз!!!

7. Игътибар! Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада катнашу өчен, түбәндәге күрсәтмәләрне үтәргә кирәк:

  • “Татар теленнән олимпиада” бүлеген сайларга кирәк (уңда)
  • Шуннан соң барлык тәкъдим ителгән мәгълүматларны язып, катнашучының категориясен сайлагыз. Аннары “Теркәлергә” (“Зарегистрироваться”) төймәсенә басыгыз.  

8. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданы билгеләнгән көнне (график буенча) үтү өчен, шәхси Интернет-кабинетыгыздагы “Татар теленнән олимпиада” бүлегенә керергә кирәк булачак.

Игътибар  итегез!

- РФ регионнары (шул исәптән ТР) катнашучылары үзләре өчен тестны мәктәптәге әзерлек дәрәҗәсен (татар мәктәпләре, рус мәктәпләренең татар төркемнәре, рус төркемнәре) исәпкә алып сайларга тиеш.

- Чит ит катнашучылары тестны текстны уку мөмкинлегеннән чыгып (латиница/кириллица) сайлый.

Шуннан соң “Тестны башлау” («Начать тестирование») төймәсенә басарга кирәк.

9. Барлык биремнәрне үтәгәннән соң, сезгә “Тестны тәмамлау” («Завершить тестирование») төймәсенә басарга кирәк булачак. Бу, үз чиратында, эшегезнең нәтиҗәләрен күрергә мөмкинлек бирәчәк. Аларны, олимпиада тәмамлангач, шәхси кабинетта карый аласыз. Интернет-тестның вакыты – 60 минут.  

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада график буенча уздырылачак, төгәл график abiturient.kpfu.ru иҗтимагый – белем бирү челтәре сайтында 2013 нче елның декабрь башында урнаштырылачак. 

Уңышлар телибез!

Олимпиаданың техник ярдәм бүлеге +7 (843)  238-77-11, e-mail: rt.test@ksu.ru

Татар теле һәм әдәбияты буенча

халыкара олимпиада уздыру турындагы

нигезләмә 
 
1. Гомуми нигезләмәләр

 1.1. Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада (алга таба – Олимпиада) Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы телләрен һәм башка телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү турындагы дәүләт программалары кысаларында уздырыла.

1.2. Олимпиада Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илдә татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм белем дәрәҗәсен камилләштерү, татар мәдәниятенә һәм тарихына карата хөрмәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның һәм студентларның лингвистик мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

 

1.3. Олимпиаданың бурычлары: Россия Федерациясе  һәм чит ил студентлары һәм  укучыларының татар теле һәм әдәбиятына карата кызыксынуын арттыру; әдәби белемле, татар телен, әдәбиятын, Татарстан һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучылар һәм студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; Россия Федерациясе һәм чит ил субъектларында халыкара гуманитар бәйләнешләрне ныгыту чарасы буларак татар мәдәнятен таныту; үсеп килүче буында милли мәдәниятнең мөһим бер өлеше буларак татар әдәбиятына карата мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның һәм студентларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү; фәнни эшчәнлек белән кызыксынуын уяту; татар теленә карата  сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;       яшьләр  арасында татар теле һәм әдәбиятын  таныту. 

 

1.4. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучы һәм студентлар катнаша ала.

 

Соңгы биш ел эчендә регионара һәм республика олимпиадаларында җиңгән кешеләргә (алга таба – Җиңүчеләр) сайлап алу турында катнашмыйча гына Олимпиадада катнашу хокукы бирелә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән вакыт аралыгында  Олимпиаданың сайлап алу турын уздыру порталында теркәлгән Җиңүчеләр генә катнаша ала.

 

1.5. Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты (алга таба КФУ).

 

2. Олимпиаданы оештыру һәм уздыру

 2.1. Олимпиада ике турда үткәрелә.

2.1.1. Беренче тур – сайлап алу туры.

 

Сайлап алу туры онлайн-тест формасында уздырыла. Анда әлеге нигезләмәнең 1.4. нче пунктында әйтелгән барлык теләк белдерүчеләр алдан сайлап алынмыйча катнаша ала. Катнашучылар теркәлгәннән соң, онлайн-тест уздыру өчен, мәгълүматлар туплана. 1 нче ноябрьдән теркәлә башларга мөмкин. Декабрьнең икенче яртысында онлайн-тест уздырыла һәм аның нәтиҗәләре билгеле була. Онлайн-тест уздыру вакытын Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы билгели. Интернет-тест нәтиҗәләре биш эш көне эчендә билгеле була. Тестлар татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә караган биремнәрне үз эченә ала.

 

Һәр категория буенча икенче турга узу баллары Олимпиаданың оештыру комитеты тарафыннан Интернет-тест нәтиҗәләре билгеле булганнан соң 15 эш көне эчендә раслана. Олимпиаданы оештыру комитеты сайлап алу турында катнашучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итә ала. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган һәм, кирәк булса, өстәмә биремнәрне эшләгән катнашучылар икенче турга чакырыла. 

 

2.1.2. Икенче тур – йомгаклау туры.

 

Йомгаклау туры сайлап алу  туры нәтиҗәләре нигезендә 23-27 нче апрельдә уздырыла. Йомгаклау турының берничә  этабы бар:

– телдән аралашу конкурсы;

– язма конкурс;

– иҗади конкурс (катнашучылар үзләре сайлый):

а)  вокал (татар халык җыры/ татар композиторы җыры);

б) инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композицияләр/татар классик композиторы әсәрләрен фортепиано, баян, курай, сорнай һ.б. уен коралларында уйнау);

в) хореография (татар милли биюе);

г) нәфис сүз (халык эпосы/ халык прозасы һәм поэзиясе/ әдәби-музыкаль композиция);

д) этно-дизайн (заманча костюм ансамблендә халыкның кул эше традицияләре: костюм/ җирле кәсеп традицияләре сурәтләнгән туган як сувениры/ этник стильдәге әйбернең дизайн-проекты/ этник стильдәге график дизайн – открытка һ.б.).

– ил, үзең яшәгән регион белән таныштыру конкурсы (видеоматериалларны тәкъдир итү формасында һ.б.).

2.2. Олимпиаданың беренче һәм икенче тур биремнәре (алга таба – Биремнәр) түбәндәге катнашучылар өчен әзерләнә:

 

–  чит ил студентлары;

 

– Татарстан Республикасы студентлары (татар филологиясе студентларыннан тыш);

 

– Россия Федерациясенең башка субъектлары студентлары (татар филологиясе студентларыннан тыш);

 

– Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча белем алучы һәм татар филологиясе факультетларында, бүлекләрендә укучы студентлар;

 

– чит ил мәктәпләрендә укучылар;

 

– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары;

 

– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары;

 

– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары;

 

– Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары;

 

– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 8 нче сыйныф укучылары;

 

– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары;

 

– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары;

 

– Россия Федерациясенең башка субъектлары гомуми белем бирү оешмаларының 11 нче сыйныф укучылары;

 

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары мәктәпләрендә укучыларның һәр категориясе өчен биремнәр өч төрле программа нигезендә әзерләнә: татар мәктәпләре, рус мәктәпләрендәге татар төркемнәре, рус төркемнәре.  

 

2.3. Олимпиада чаралары белән җитәкчелек итү һәм оештыру-техник ярдәм күрсәтү өчен оештыру комитеты, эш төркемнәре, жюри төзелә. Жюри һәм оештыру комитеты карары, беркетмәләре нигезендә Олимпиадада катнашучыларның һәр категориясе арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнә.

 

2.4. Оештыру комитеты, эш төркемнәре, жюри эшчәнлеге регламенты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнә.

 

2.5 Олимпиаданы уздыру программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан раслана.

 

3. Олимпиадага йомгак ясау

3.1. Олимпиада этаплары җиңүчеләре һәм призерлары Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучалардан чыгып билгеләнә.

3.2. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, истәлекле бүләкләр тапшырыла. Олимпиадада катнашкан һәр кешегә сертификат һәм сувенир бирелә. Олимпиаданың сайлап алу турында катнашкан һәр кеше онлайн-тест узган сайтта электрон сертификат ала. Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын әзерләгән укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла.

 

3.3. Югары нәтиҗәләр күрсәтеп тә, җиңүчеләр һәм призерлар арасына кермәгән Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучыларга Оештыру комитеты карары буенча мактау грамотасы һәм/яки бүләкләр бирелә. 

 

4. Олимпиаданы финанслау

 

4.1. Олимпиада Татарстан Республикасы бюджеты һәм Россия Федерациясе кануннары белән тыелмаган башка чыганаклар хисабына финанслана. Олимпиадада катнашучыларның юл, яшәү һәм ашау чыгымнарын  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түли.

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада катнашучыларны теркәү

Фамилия

Исем

Әтиегезнең исеме

Җенесегез

Туган көнегез (кк.аа.ееее)

Белем бирү оешмасының тулы исеме 

Укытучыгызның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, электрон адресы (катнашырга теләүче татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгән һәм өйрәнә торган очракта языла) 

Категория

Ил

Республика

Шәһәр

Район

Авыл

Телефон

E-mail

«АНА ТЕЛЕ» онлайн мәктәбендәге дәрәҗәгез (Катнашырга теләүче «Ана теле» онлайн мәктәбендә татар телен өйрәнгән яки өйрәнә торган очракта языла).


Возврат к списку