Исламские новости

Ислам галәмендә инглизләрнең фетнәчелеге - "Ислам" журналы 6 Декабря 2013

Ислам галәмендә инглизләрнең фетнәчелеге - "Ислам" журналы

Мәскәүдә Төркия фетнәсе мөнәсәбәте белән ахунд Габделвәдуд Фәттәхетдин тарафыннан китерелгән хөтбә.

Мөхтәрәм җәмәгать!

Ислам дөньясында барлыкка килгән гаять куркынычлы вакыйгалар мине, кызганычка каршы, бүген бу фетнә хәдисен ислам минбәрендә укырга мшҗбүр итте. Хәдиснең кыскача мәгънәсе болай: “Караңгы фетнәләр килүдән элек яхшы гамәлләр кылырга ашыгыгыз, фетнә шул дәрәҗәгә җитәр ки, иртә мөэмин булган кеше кич кәфер булыр вә кич мөэмин булган иртә кәфер булыр. Кеше үзенең динен бик аз гына дөнья малына сатар”.

Расулүллаһ ислам диненең вә иман һәм әхлак та ни дәрәҗәгә төшәчәгеннән хәбәр биргән. Ислам дөньясында да хәзердә тәмам шул әйтелгән рәвешчә хәлләр булып тора. Төркиянең милләт сөюче галимнәре, мәмләкәтне төзек юлга салу, гадәллек урнаштыру, төрек халкын һәр яктан күтәрү юлына кертергә тырышканда, курд галимнәреннән Англияга сатылган шәйх Сәгыйд дин исеменнән бер фетнә кузгатты.

Инглизләрнең шәрык халкына, бигрәк тә мөселманнарга нинди күз белән карап эш йөрткәнен мин сезгә үрнәкләр белән күрсәтәм:

1. Һиндстанда 225 миллион мәҗүсиләр, 70-80 миллионлап мөселманнар, 40 миллионнан гыйбарәт инглизләрнең изүе астында яшиләр. Инглизләр үзләренең хөҗалыкларын саклау вә ныгыту өчен төрле хәйләләр белән мәҗүсиләр белән мөселманнарны үзара сугыштырып килделәр. Һәр ике якның да дин галимнәре исемендәгеләрен сатып алып, шулар аркылы төрле фетнәләр чыгарып тордылар да вә торалар. Түбән халыкны наданлыкта, сәясәттән хәбәрсезлектә тотып, бөтен Һиндстанны талап яталар, Һинстанның бөтен байлыгы Англия банкларына агып бара.

2. Әфганстан халкы да күп вакытлардан брле Англия кул астында изелеп мәмләкәтләрендә гыйлем вә һөнәр үстерә алмадылар. Инглизләр әсирлегеннән котылырга батырчылык итә алмаган Хәбибулла хан вафат булганнан соң әмир Аманулла әфган тәхетенә утырды. Моның тәхеткә утыруы куркынычлы Европа сугышы барган, юклаган дәүләтләр дә туп тавышыннан уяна, үзләренең миилли мәнфәгатьләрен күзәтә башлаган вакытка тугры килде. Шул әхвәлнең тәэсире белән Аманулла хан әфган дәүләтенең инглизләр кул астыннан чыгып, аерым мөстәкыйль бер мәмләкәт булуын игълан итте. Инглизләр гомуми Европа сугышы белән мәшгуль булганга теләр-теләмәс әфганның истикъләлиятен танырга ирексез булдылар. Англия гомуми сугыштан аз гына айныгач та әфган эчендәге дин голәмәсе исемен күтәреп йөри торган алдакчы шәйхләрне сатып алып, 24 нче елда Аманулла ханның төзекләндерү эшләренә каршы , дин исеменнән коткылар ясатып фетнә кузгаттырды. Аманулла хан бу фетнәләрне бик тиз басып хаиннәргә тиешле җәзаларын бирде исә дә, бу һаман да ислахат эшләренә тоткарлык итте.

3. Иран халкы инглизләрнең шәрык халкы арасында белем үсүгә каршы булган тозакларныннан котыла алмыйлар. Англияга сатылган шәйх Хәйзәлнең 24 нче елда Иранда зур фетнә чыгарып, фетнә вакытында бастырылса да, никадәр мөселман каны агуга сәбәб булды.

4. Төркия бөек миләт мәҗлесе карары белән Габделхәмид хәлифәлектән төшерелгәннән соң, инглизләрнең агентлары булган хиҗаз короле Хөсәен Гәуни, үзен хәлифә итеп игълан итте. Дин вә милләтне сатып йөри торган бу алдакчының хәлифәлеген бөтен гарәп халкы танымаганга, ибн Согуд Нәҗди моны әдәпләндерү өчен хәрәкәт итеп җиңде. Хөсәен Гәуни урынына нәиб итеп куйган углы белән Англияга качты. Ибн Согуд Нәҗди хиҗазның Мәккә вә Мәдинә кебек мөһим урыннарын алды исә дә, сугыш һаман да дәвам итә. Димәк инглизләр исламият бишеге булган Хиҗазда да мөселманнарны бер-берсе белән сугыштыралар. Дин исеменнән фетнәләр чыгарттыралар.

Чыганак: «Ислам» журналы

Иске татар теленнән бүгенге әдәби телгә Фатыйх Хәбиб күчерде.

Исламский портал


Возврат к списку