Исламские новости

Мәүлид бәйрәме татарларга  19 нчы гасыр ахырында гына кергән – Рафис Җәмдихан 10 Февраля 2015

Мәүлид бәйрәме татарларга 19 нчы гасыр ахырында гына кергән – Рафис Җәмдихан










Мөселман дөньясы бу араларда гына Мәүлид аен тәмамлады. Шул вакытта карикатурага сылтап,  пәйгамбәр өчен  кеше үтерүләр булды.  Әлбәттә,  рабигул әүвәл ае дип аталган бу  айны кайбер сәләфи карашлы мөселманнар  Мәүлид ае буларак танымый  анысы.  Ә   татарларда ул изге бер айлардан саналып,  Мөхәммәд   (сгв)ның туган ае буларак бәйрәм ителә.  Бәйрәмнең эчтәлегенә,  аның мәгънәви ягына тукталып торуның кирәге юк.  Теләгән кеше өчен хәзер мәгълүмать җитәрлек. Өстәвенә, татарларда соңгы елларда  Мәүлид бәйрәме зур-зур тантаналар,   җыелышлар, концертлар рәвешендә оештырыла.  Бу чараларда  дәүләт җитәкчеләре дә катнаша, кайбер төбәкләрдәге, мәсәлән,  Чуашстандагы татарларның Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырулары  үрнәк итеп куела.

Ә чынлыкта  Мәүлид бәйрәме татарларда кайчан уздырыла башлаган соң?   Татарлар арасында  мәүлид бәйрәмен фәнни яктан өйрәнеп  хезмәт язган, танылган композитор  Мәсгүдә Шәмсетдинова “Татарларда Мәүлед бәйрәме” дигән хезмәтендә  болай ди:  “Татар мөселманнары өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв) нең туган көнендә мәүлед бәйрәме ясау, аңа багышлап  салаватлар әйтү, мәчетләрдә тәфсилле вәгазләр сөйләү, “мәүлед ашы”на туган-тумачаларны, күрше-күләнне, дус-ишләрне җыеп мәҗлес ясау, шул мәҗлестә  “Мәүлед китабы”н уку-укыту элек-электән матур гадәт булган”.  Хөрмәтле галимәбез шулай да вакыт аралыгын элек-электән дип кенә әйтеп куя.

Әмма татарларда мәүлид бәйрәмен уздыру традициясе алай ук тирәнгә киткән, элек-электән килгән йола түгел ул.  Иң күп дигәндә  100-120 ел тирәсе бармы-юкмы бу бәйрәмгә.

Инкыйлабка кадәр  чыккан “Мәктәп” журналында бу хакта ачыктан ачык языла. Әлеге  журналның 1914 елдагы икенче санында  Ш.Шәрәф авторлыгында (Шәһәр Шәрәф дип фаразлана) “Мәүлид ае мөнәсәбәт илә” дип аталган язма бар.

Автор бу язмасында  безнең имамнарыбыз, мөгаллимнәребез  бу бәйрәмне  соңгы вакытта гына, Истамбул һәм  Мисырга  укырга барып, шуннан өйрәнеп кайтып кына бәйрәм итә башладылар ди. “Бездә бу бәйрәмне билгеләп узу  башлангыч чорда гына әле”, дип өстәп тә куя. Автор, татарларда бу бәйрәмнең традицияләре юклыгына бик пошынып, яңа буын имамнар гына ул йолаларны барлыкка китерә  ала дип  саный.  Әлеге төрек йолалары гына  тарала дип тә куя. Әлбәттә,  мәгърифәт таратучы журнал авторы буларак, үзенең киңәшләрен дә бирә.

shigirdan34.jpg

Шулай итеп,  соңгы елларда  зурлап уздырыла торган Мәүлид бәйрәме татарларга  19 нчы гасыр ахырында гына кергән дип раслап була. Кызык бит,  яхшы әйбер  халыкка тиз керә. Татарлардан,  шушы милли җирлектә   әллә ни тарихи тамыры булмаган бәйрәмне совет дәһрилеге дә чыгара алмады. Аны халык,  һәр йортта  Мәүлид укытабыз дип, мәҗлесләр ясап уздырып торды.

Безнең халык, пәйгамбәргә генә түгел, Алланың үзенә дә әллә күпме карикатура күргән заманнарны узды. Әмма пәйгамбәргә мәхәббәте халкыбызда кеше үтерергә сәбәпче булмады. Чөнки,  безнең татар,  соңгы гасырларда гына пәйгамбәр туган көнен бәйрәм итә башласа да, аны мәрхәмәтле,  кичерә белүче, киң күңелле, шәфәгатьче итеп күрде. Бу тәрбиягә әбиләребез качып уздырган, шул вакытларда алар башкарган,  пәйгамбәрләр  тормышын сурәтләгән  мөнәҗәтләр өлеш кертте.   Безнең әбиләребез,  Мәүлид уздырганда  сөйләшеп утырганнар  һаман истә.  Алар бит сөйлиләр иде,  ничек пәйгамбәр намаз укыганда, аның дошманнары аркасына эчәгеләр ташлыйлар.  Әмма ул аларны гафу итә. Әбиләр бит,  Муса пәйгамбәр үрнәгендә моңланалар иде: “Раббым Алла, диде Муса,  Миңа җәннәт булыр микән,  Сиңа җәннәт булыр  Муса,  Күршеләрең риза булса” дип.  Ә бүген  кайберәүләр рәсем ясауны гафу итә алмый, күршеләрен үтерә.   Милләтебездә ярым гасыр тарихи булган  Мәүлид бәйрәме безгә шуның өчен кадерле дә: ул  пәйгамбәребезне сугышчы буларак түгел,  олы йөрәкле Пәйгамбәр буларак безгә күрсәтте. 

Рафис ҖӘМДИХАН

Ислам порталы өчен


Возврат к списку