28 ноября: Детский праздник в честь дня рождения радио "Азан"
28нче ноябрьдә – шимбә көнне көндезге сәгать 2нче яртыда (13.30) Гаилә мәчете мәхәлләдәшләрне, шәһәрдәшләрне, барлык мөселман кардәшләрне "Хозур" нәшрият йортының "Азан" интернет-радиосына 3 яшь тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмгә дәшә.
Оештыручылар балалар өчен төрле бәйгеләр, аквагрим, мехенди, татлы мамык, попкорн, ә әти-әниләргә викторина әзерли.
Бәйге-викторина җиңүчеләрен "Азан" радиосының истәлекле бүләкләре һәм, әлбәттә инде, барлык кунакларны туган көн торты көтә.
Килегез, тәмле булачак!
Гаилә мәчетенең адресы: Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт.
Исламский портал